САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Айсылу Лероннан алма бәлеше РЕЦЕПТЫ

Камыр өчен: 200 гр сөт, 450 гр он (мин күбрәк салам), 1 йомырка, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 17 гр чүпрә, бер чеметем тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы кирәк.

Эчлек өчен: 2-3 алма, 50-80 гр сыер мае, 2-3 аш кашыгы шикәр комы (күбрәк тә ярый), корица (тәм өчен, ансыз да була)

Җылы сөткә (40 градуска хәтле җылытылса, бик шәп) йомырка, чүпрә, тоз, шикәр комы, көнбагыш мае салып болгатабыз. Аннары әкренләп он өстисең. Камыр рәвеше кергәч, берәр сәгатькә җылырак урынга куеп торабыз. Ул арада камыр шактый күтәрелергә тиеш. Эчлек өчен каты алмалар кирәк була. Аларны шакмаклап турап, сыер маенда кыздырабыз. Шикәр комы, тәмләткеч сибәбез. Алма йомшаргач, уттан алып суытырга кирәк. Күтәрелгән камырны ике өлешкә бүләбез. Берсен җәябез дә, табага пирог асты итеп куябыз. Шуның өстенә эчлекне салабыз. Мин үзем бу эчлеккә тагы юка итеп туралган чи алма телемнәрен дә куштым. Анысын эшләмәсәгез дә була. Шуннан соң калган камырны тагы ике өлешкә бүләбез: берсе – зуррак, ул пирогның өсте өчен булса, икенчесе пирог өстен бизәү өчен кирәк булачак. Үзегез белгәнчә бизәгәч, пирогны 180 градуслы духовкага куябыз. Минем пирог ярты сәгатьтә әзер булды.

Фото һәм текст: http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев