САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Алмалы эремчек запеканкасы

500әр г эремчек һәм чистартылган алма 3 йомырка, 50 г эретелгән атланмай ½ лимон кабыгы ½ кап разрыхлитель 150 г шикәр оны 80-100 г йөзем 2 аш кашыгы манный ярмасы ванилин

Юка телемләп туралган алманы майланган табага тигез итеп салырга.
Лимон кабыгын угычтан уарга.
Эремчеккә йомырка сарысы, лимон кабыгы һәм ванилин салып тугларга. Аннан разрыхлитель сибелгән манный ярмасы, атланмайга өстәп, яхшылап болгатырга.
Йомырка агына шикәр оны (120 г) өстәп, күпертергә.
Эремчекле массага йөзем һәм аз-азлап күпертелгән йомырка агын өстәргә, болгатырга. Аннан алма өстенә салып, кашык белән тигезләргә.
170 градуска кадәр җылытылган духовкада өсте алтынсу төскә кергәнче, якынча 40-50 минут тотарга.
Бераз суынгач, өстенә калган шикәр онын сибәргә һәм җылы килеш табынга бирергә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X