САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

5 МИНУТТА – ИРТӘНГЕ АШ!

Иртәнге ашны үз сәламәтлеген кайгырткан кеше калдырмаска тиеш.

1. Җиләк-җимеш һәм чикләвек белән солы боткасы

Кирәк булачак: 

– 1 стакан су; 
– 0,5 стакан геркулес; 
– бер чеметем тоз; 
– 1 бал кашыгы дарчин (корица); 
– 2 аш кашыгы шикәр комы; 
– 2 аш кашыгы вакланган әстерхан чикләвеге; 
– 0,25 стакан җиләк-җимеш. 

Әзерләү: 

Барлык әйберләрне кушып, кружкага салырга һәм микродулкынлы мичкә 2 минут та 20 секундка куярга кирәк була. Әгәр ботка сыек килеп чыкса, тагын 10-15 секундка куй.

2. Бал һәм корица белән солы боткасы

Кирәк булачак: 

-ярты стакан геркулес; 
– ¾ стакан сөт; 
– 1 аш кашыгы бал; 
– бер чеметем тоз; 
– 1 бал кашыгы корица. 

Әзерләү: 

Геркулес өстенә сөт салып, аны 2 минутка микродулкынлы мичкә тыгарга кирәк. Куерак булуын теләсәң, озаграк тотарга мөмкин. Алганнан соң бал, тоз һәм корица салып әйбәтләп болгат.

3. Йомыркалы солы боткасы

Кирәк булачак: 

– ⅓ стакан геркулес; 
– ярты стакан сөт; 
– 1 йомырка; 
-¼ стакан җиләк-җимеш. 

Әзерләү: 

Барлык әйберләрне бергә салып бутарга һәм савытка салып, 1 минутка микродулкынлы мичкә тыгарга кирәк. Кашык белән болгатырга һәм 1-1,5 минутка яңадан мичкә тыгарга. Әзер булганнан соң ботка өстенә корица сибәргә, шоколад, йөзем салырга мөмкин.

4. Сырлы йомырка тәбәсе

Кирәк булачак: 

– 2 йомырка; 
– 2 аш кашыгы сөт; 
– тәменчә тоз; 
– тәменчә борыч; 
– 2 аш кашыгы уылган сыр. 

Әзерләү:

Йомырка белән сөтне яхшылап болгатып кружкага салырга һәм 45 секундка микродулкынлы мичкә тыгарга кирәк. Аннан соң кружканы алып, ботканы болгатырга һәм яңадан 30-45 секундка мичкә озатырга. Әзер омлетка тоз, борыч, уылган сыр сибәргә.

5. Помидор, борыч белән йомырка тәбәсе

Кирәк булачак:

– 2 йомырка; 
– 2 аш кашыгы сөт; 
– 2 аш кашыгы уылган сыр; 
– ярты помидор; 
– ¼ яшел борыч; 
– тәменчә тоз; 
– борыч. 

Әзерләү: 

Йомырка, сөт, сыр, шакмаклап туралган помидор һәм борычны бергә куш һәм кружкага сал. 30 секундка микродулкынлы мичкә тыгарга. Алып болгатырга, аннан тагын 70-80 секундка мичкә озатырга, тәбә күтәрелеп киткәнче тотарга.

Чыганак: http://yalkyn.com/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев