САРМАН
  • Рус Тат
  • Зарланабыз да зарланабыз

    "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә бу сүзгә ике төрле аңлату бирелә: 1) ризасызлык белдереп сөйләү, зарын сөйләү; 2) кешенең кимчелекләре һәм начар якларын сөйләү (гайбәт сөйләү). Кешеләрнең кимчелекләрен сөйләү буенча да, ниндидер хәлләрдән ризасызлык белдерү буенча да, әгәр, ярыш, олимпиадалар үткәрсәләр, безнең көннәрдә яшәүчеләр меңәрләп-меңәрләп беренчелекне алырлар иде. Безнең буын кешеләре...

    "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә бу сүзгә ике төрле аңлату бирелә: 1) ризасызлык белдереп сөйләү, зарын сөйләү; 2) кешенең кимчелекләре һәм начар якларын сөйләү (гайбәт сөйләү). Кешеләрнең кимчелекләрен сөйләү буенча да, ниндидер хәлләрдән ризасызлык белдерү буенча да, әгәр, ярыш, олимпиадалар үткәрсәләр, безнең көннәрдә яшәүчеләр меңәрләп-меңәрләп беренчелекне алырлар иде.
    Безнең буын кешеләре бала, яшь вакытта әнкәйләрнең, апа-җиңгиләрнең, әбиләрнең (әткәй, бабайлар күбебездә юк иде) өзлексез зарланганнарын беребез дә хәтерләмибез. Без ярым ач, ярым ялангач килеш, иртәдән кичкә кадәр, укуда гына түгел, көчләребез җитмәстәй колхоз эшләренә дә йөрдек. Ул вакытларда укулар, кагыйдә буларак, 5 нче класстан башлап, 1 октябрьдән башлана, тагын "каникул" ясап, 10-15 көнгә эшкә кушалар иде. Ул вакытта минем сабакташлар, яшьтәшләрнең авырлыклардан зарланганнарын хәтерләмим. Бары тик дәрескә бара алмаучы (ашарына, кияренә булмау сәбәпле) кайбер сабакташларның хәлләрен белешергә кергәндә, алар үзләренең дәресләре калу өчен генә борчылып сөйләшәләр иде.
    Безнең якларда урманнар юк. Әрәмәләр булса да, аларны 2-3 елга бер мәртәбә бүлеп бирәләр дә, кисеп алып кайткан тал чыбыгы ава башлаган читәнне ремонтларга гына, ә иске читән калдыклары берәр ай казан астына ягып аш пешерергә җитә. Кемнең малы бар, алар тиресне өеп (пешсен, чересен өчен) баралар. Җәйгә чыккач, шактый ерактан (безгә 1 километр чамасы иде) су ташып аны басабыз (калыпларга тутырырлык үзле хәлгә китерәбез). Аннан сугабыз, киптерәбез (кояшта), әвенлибез (бер-берсенә сөяп, бастырып куябыз), ә аннан яңгырга чыланмаслык итеп өеп куябыз. Әгәр 5000-6000 тирәсе кирпеч булса, бер елга мичкә һәм казан астына ягарга җитә.
    1946 ел безнең тирәләрдә иң көчле ачлык ел булып истә калган. Әнкәй иртә таңнан кичке караңгыга кадәр - колхоз эшендә. Мин дә, 14 яшьлек диярлек малай, июль-сентябрь айларында - ат белән колхоз эшендә. Июнь аенда әнкәй эштән кайткан арада (көндез) тиресне әзләп басабыз да, мин сугып, кипкәч, яңгырга чыланмастай итеп өям. Өйдә - 4 һәм 7 яшьлек ике сеңелкәш. Аларга күз-колак булып, булган кадәр ашатам. Бәрәңге утыйм. 2-3 умарта бар, аларны карау да - минем вазифа.
    Ул елны без ачка үлү дәрәҗәсенә җиттек. Дөрес, әнкәйгә кайбер эшләрне эшләгәндә нормасын тутырса (мәсәлән, печәнне 40 сутый чабасы), 900 грамм тирәсе (шулай истә калган) арыш оны бирәләр. Беркөнне әнкәй эшкә киткәнче, 4-5 апа җыелып, безгә килеп керделәр: "Зәкия, синең тирес сугасың бар, безгә шуны сугарга рөхсәт ит", - диләр. Барысы да ябыклар, немецларның концлагерьларыннан кайткан, диярсең. Әнкәй: "Сез ни сөйлисез, күршеләр, ничек мин сездән эш эшләтим. Аннан, минем сезне бәхилләтерлек акчам да юк. Соңгы тиеннәремә кадәр заемга һәм налогка түләп кайттым", - ди. Тегеләрнең берсе: "Без синнән хезмәт хакы сорамыйбыз. Тик "рәхмәт" бик кирәк булса да, "рәхмәт" өчен генә дә эшләмәячәкбез. Син - сакчыл, запаслы кеше. Берничә кило итең дә бар дип беләбез. Без тиресеңне басып, сугып бирәбез, ә син безгә ит турап, шулпа-аш ашатасың. Син бит печән чапканда норманы үтисең, 1 килограмм чамасы оның да булырга тиеш. Аны да файдаланырсың", - ди. Әнкәй аптыраганнанмы, басып торган җиреннән сәкегә барып утырды. Әлеге апалар әнкәйгә карап торалар. Әнкәй бераз сүзсез торганнан соң: "Ярар, күршеләр, сез мине ышандырдыгыз, үтенечегезне үтәргә туры килер. Минем әзрәк саклап торган тозлы итем дә, кичәге хезмәтем өчен колхоз биргән 900 грамм оным да бар. Аш пешерә алам, тик бер шарт белән. Без бергәләп тиресне фәләннәр коесыннан су ташып басабыз, ә сугуны менә шушы бала башкарып чыгар, Аллаһ теләсә", - диде. Әнкәй дә, күрше апалар да сүзләрендә тордылар. Мин дә берничә көн буе әлеге тиресне сугып, кипкәч, әкренләп урнаштыра бардым. Менә хәзер уйлап утырам. Ул апаларның сыерлары да, сарыклары да, хәтта тавыклары да юк иде. Димәк, тиресләре дә булмаган. Сугасы да, ни аяныч, кыш көне өйләренә ягар әйберләре дә булмаган. Алар инде күптән берәм-берәм бу дөньядан китеп бардылар. Урыннары җәннәттә булсын. Аларның бездәге ашауны ничек кабул иткәннәрен мин яңарак аңлап бетердем төсле. Җиде ел чамасы элек, җәй көне авылга кайткач, терәлеп торган күршенең малае (теге вакытта 6-7 яшьләрдәге малай булган) әнисе белән безгә кереп аш ашаган икән. Ул әле һаман берничә мәртәбә: "Зәкияттәй ул вакытта безне ачтан үлүдән коткарды", - дип кабатлады. Башка вакытта исәнләшеп кенә китә торган күршеләр, без берәр сәгать сөйләшеп тордык. Ул үзенең чирләбрәк торуын аңлатты. Икенче атнада кайткач, аның Сарманда операция ясатып ятуын әйттеләр. Икенче көнне иртән аның хәлен белергә төшкәндә, ул авыр хәлдә һәм ни өчендер үзе генә иде. Кеше ярдәмендә генә борыла алуын аңлатты. Бер 15 минут үттеме, хатыны Чаллыдагы абыйсы белән килеп керделәр. Мин: "Ярар, сиңа терелеп, исәнлектә күрешергә язсын", - дип күршене якыннары янында калдырып чыгып киттем. Ике-өч көн үткәч, хастаханәгә төшеп кайтырмын, дигән ният белән авылга, өйләренә шалтыраттым. "Әхнәф абый, әтине яңа җирләп кайттык", - диделәр. Берникадәр вакыттан соң хатыны да китеп барды.
    Менә шундый шартларда, шундый хәлләрне үзләре күреп үскәннәрнең дә күпчелеге, яшьрәкләр дә зарлану буенча чемпионнар дәрәҗәсендә. Әгәр берәр очраган таныш кешедән (һәр 10ның 9ы дип әйтергә була) хәлен сорасаң һәм тыңларга сабырлыгың җитсә, сәгатьләр буе зарланалар. "Ә син үзең ни хәлдә?" - дип сораучы, әлеге дә баягы дигәндәй, 10нан 1әү булырга мөмкин. Менә без - шундый зарланучылар. Димәк, Аллаһның безгә язган язмышыннан (үзебезнең язмыштан), тәкъдиребездән зарланабыз да, зарланабыз. Ә бездән әз генә алданрак яшәгәннәрнең кайберләре үзләренең язмышларында булган яхшылыкларга да, һәм без гаҗәпләнәбез дә бугай, авырлыкларга да шөкерана кылучылардан булганнар. Шөкерана кылу - язмыштан риза булу, булганнарына канәгать итү, рәхмәтле булу.
    Карашай Саклау авылында безнең бабайның бертуган энесе Газдалый мулла була. Күрәсең, дини белеме тирән булгандыр, аны белмәгән, күрмәгән кайбер хәзрәтләр дә ераклардан аңа киңәшкә килә торган булганнар. Менә шул хәзрәтнең гаиләсен (абыстайны 6, 3 һәм 1 яшьлек балалары белән) 1930 еллар тирәсендә өеннән куып чыгарганнар, башка кеше мунчасында яшәргә кушканнар. Үзләренең мунчасы ярыйсырак булгандыр, күрәсең, анда яшәргә рөхсәт бирмәгәннәр. Ә Газдалый абзыйны Башкортстанның Бакалы тирәсенә сөргәннәр. Менә шунда җәяүлеме, әллә әйберләрен атка салыпмы китеп баручы хәзрәт: "Аллага шөкер, бу көнне дә күрдек", - дип, якыннары белән күрешеп китеп барган.
    Ә без нәрсәдән зарланабыз соң? Дөресрәге, безнең зарланмаган әйберебез бармы икән? Зарланабыз: үзебездән дә: я сәламәт түгел, я бер нәрсәдән дә канәгать түгел. Я, исән булсалар, әти-әниләрдән риза түгел. Я инде бала, оныкларыбыздан, күршеләрдән безгә нәрсәдер җитми. Кайсыбызгадыр җәйнең эсселеге, кышның салкынлыгы ошамый. Яварга тиешле яңгыр да, безнең уйлавыбызча, я вакытында яумый, я ява башласа - туктый белми. Яшәү шартларыбыз, азыкларыбыз, киемнәребезнең моннан 2-3 дистә елдагыдан яхшырак икәнен күпчелегебез күрми дә, ишетми дә. Билгеле инде, шөкерана да кылмыйбыз.
    Дөньяда көн саен диярлек булучы җир тетрәүләр, су басулар, төрле-төрле һәлакәтләр үзебезнең кылган тиешсез гамәлләребез, телләребез, күңелләребез белән өзлексез зарлануларыбыз, һич тә тиеш булмаса да, ярым шәрә йөрүләребез нәтиҗәләре түгелме икән? Менә гади генә күренгән ярым шәрә йөрү нәтиҗәсе турында дин галимнәре дә, дөньяви галимнәр дә бу кыланышларыбызның үзебезнең сәламәтлегебез өчен дә, булачак балаларыбыз өчен дә нык зыянлы дип әйтеп, сөйләп, язып торган хәлдә, хастаханәләрдә моның нәтиҗәсен үзебез күргән хәлдә, кушканнарның нәкъ киресен эшлибез. Җитмәсә, тагын да начаррак булсын дипме, күпчелегебез тәмәке тартабыз, аракы, сыра һәм башкаларны эчәбез. Моңа хәзерге заман чумасы - СПИД, шундый ук афәт - наркотиклар өстәлә. Уңай үзгәрешләрне күрә белергә өйрәнеп, тормышта шактый еш була торган авырлыкларны, зарланмыйча: "Нигә миңа гына шундый хәлләр?" - дип сукранмыйча, сабыр да итәргә кирәклеген аңлап яши белергә Аллаһ Раббыбыз насыйп итсә иде. Бердәнбер хуҗабыз безне - Үзенең бәндәләрен (колларын) Үзе биргән язмышка ризалардан булып, шөкерана кылып яшәүче, сабыр бәндәләреннән булырга язса иде. Әмин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: