САРМАН
  • Рус Тат
  • Тәрбиядә ата йогынтысы

    Язмамны бер журналда басылып чыккан мәкаләдән башлыйсым килә. Ул мәкалә "Әти нигә кирәк?" дип исемләнгән иде. Анда бер кечкенә кыз бала әйткән түбәндәге сүзләр китерелә: "Әни, синең нигә кирәк икәнлегеңне мин яхшы беләм. Син мине ашатасың, киендерәсең. Укытучы балаларга белем бирә. Табиб та кирәк: ул сәламәтлегебезне саклый. Әбием мине саф...

    Язмамны бер журналда басылып чыккан
    мәкаләдән башлыйсым килә. Ул мәкалә "Әти нигә кирәк?" дип исемләнгән иде. Анда бер
    кечкенә кыз бала әйткән түбәндәге сүзләр китерелә: "Әни, синең нигә кирәк икәнлегеңне мин яхшы беләм. Син мине ашатасың, киендерәсең.
    Укытучы балаларга белем бирә. Табиб та кирәк: ул сәламәтлегебезне саклый. Әбием мине саф һавада йөртеп керү өчен кирәк. Мин бары тик әтинең генә нигә кирәк икәнен төшенә
    алмыйм..."
    Әлеге кыз баланың җан ачысы белән әйткән соңгы сүзләренә нәрсә дип җавап кайтарырга, аңа нинди аңлатма бирергә? Гомумән, ата кеше гаиләдә нинди урын тотарга тиеш? Ул гаиләнең матди ягын кайгыртучы, өйгә акча табып кайтучы гына булырга тиешме? Яки хатыны белән бертигез дәрәҗәдә тәрбия эшендә катнашырга, гаиләдә авторитет, чын дус, киңәшче булыргамы? Бәхәссез, һәр ата гаиләдә тәрбия эшендә катнашырга бурычлы. Һәр бала "Дөньяда иң яхшы гаилә - безнең гаилә. Мин үз әтием-әнием белән горурланам!" дип әйтерлек булсын.
    Гаилә тәрбиясендә ата кешенең йогынтысы аеруча зур. Шуңа да баланы тәрбияләүчеләр арасында бер ир-ат булырга тиеш. Әгәр тулы гаиләдә үсүче һәм әтисез балаларны чагыштырып карасак, әнисе тәрбиясендә генә калган балаларның йомшаграк характерлы булуын, яшьтәшләре йогынтысына тиз бирешүләрен күрербез. Ата-анасының аерылуын, әтисенең гаиләдән китүен кичергән балалар турында да шуны әйтергә мөмкин. Әйе, әти кешенең гаиләне ташлап китүе бала күңеленә авыр җәрәхәт сала. Якын кешесен сагыну, горурлыгының кимсетелүе, тирә-яктагы кешеләрдән оялу, әнисен кызгану, гаиләнең матди хәле начараю кебек күренешләргә бала үзенчә җавап бирә. Берләре үз эчләренә бикләнә, кайберләре явызлана, өченчеләре укуын ташлый һ.б.
    Гаилә җимерелгән чакта балага бик кыен була. Мондый очракта ул үзе дә тәрбиягә авыр бирелүче балага әверелә. Бала холкында шикләнүчәнлек, тупаслык, үч алу теләге, рәхимсезлек, алдакчылык сыйфатлары барлыкка килә. Ул кешеләргә һәм үз-үзенә карата ышанычын югалта.
    Гаиләдә ата йогынтысы, дибез. Ләкин безнең бәлабез дә шунда: әлеге йогынты кайвакыт хәтта тулы гаиләләрдә дә сизелми. Социологик тикшеренү мәгълүматларына караганда, хокук бозуларның һәм кылынган җинаятьләрнең зур өлеше тулы һәм матди яктан иркен яшәүче гаиләләргә туры килә. Беренче карашка, бөтен шартлар бар: балаларның тамагы тук, өсте бөтен, укырга тулы мөмкинлекләре бар шикелле. Ә алар еш кына суд эскәмиясенә эләгә. Бу очракта үз балаларына кул селтәгән, аталык вазифаларын гаиләнең матди ягын кайгырту белән чикләгән аталарның гаебе зур. Бүген, хатын-кызлар һәр өлкәдә ир-атлар белән тиң эшләгән чакта, өйгә кайткач та хатын-кызның икенче эш сменасы башлануын ир кеше онытмаска тиеш. Ул кибеткә йөгерә, аш пешерә, өй җыештыра, кер юа, кием тегә. Мондый шартларда ана кешенең тиешле дәрәҗәдә тәрбия бирә алмаячагы болай да аңлашыла. Шуңа күрә ир-атлар бу эшләрнең күбесен үз өсләренә алырга тиешләр. Югыйсә, өй эшләре - хатын-кыз эше, дип, искечә фикер йөртүче ирләр бүген дә җитәрлек. Өй эшләрен бергәләп башкару, аңа баланы да тарту эшкә өйрәтеп кенә калмый, хатын-кызга карата хөрмәт, гаиләдә дуслык, татулык, ярдәмчеллек сыйфатлары да тәрбияли.
    Әлбәттә, чын ирләрне яшьтән тәрбияләргә кирәк. Бу - ата-аналарның төп бурычы. Монда төп йөк ата җилкәсенә төшә. Малай кеше чын ир булып үсеп җитсен өчен, әти кешенең күп акыл көче, кырыслыгы, түземлелеге, яхшы үрнәк күрсәтүе, уртак тел таба белүе кирәк. Малайларга бигрәк тә ата йогынтысы зарур. Ә хәзер чын ирләр тәрбияләү өчен кирәкле кайбер сыйфатларга тукталыйк. Балагызны сәламәт итеп тәрбияләгез, чыныктырыгыз, спортка җәлеп итегез. Бала өчен уку - ихтыяр көчен, игътибарны, фикер йөртү активлыгын таләп иткән зур хезмәт ул. Аның китапка мәхәббәтен үстерегез, кызыксынуларын хуплагыз, өй эшләрен үтәгәндә, ярдәм кулын сузыгыз. Балагызны, бер генә эшнең дә ояты юк, дип ышандырыгыз. Хезмәткә тарту күп уңай сыйфатлар тәрбияли. Эш көчтән килердәй булсын. Түземлелек, шәхси үрнәк, уртак эшчәнлек, мактау сүзләре сезгә бала тәрбияләүдә ярдәм итәр.
    Тәрбия-күпкырлы, катлаулы процесс. Әгәр балагызны тәрбияле итеп күрергә телисез икән, башта үзегездә ихтыяр көче булдырырга, уңай үрнәк күрсәтергә, күп нәрсәләрдән баш тартырга тиешсез. Бу - кыен, четерекле, әмма зарур, мөмкин эш. Сез нинди - ул шундый. Улыгызга карагач, үзегезне күз алдыгызга китерегез: ата-аналар үз балаларында чагылыш таба.
    Язмам азагында берничә мисал китереп үтү файдалы һәм кызыклы булыр, дип уйлыйм. Ир-атларның тәрбия өлкәсендә катнашуы балада фикерләү сәләтенең билгеле бер дәрәҗәсен булдыру белән бәйле икән. Ирләр югарырак математик сәләткә ия, төрле проблемалар турында тирәнрәк фикер йөртә. Ир-ат белән аралашуның җитмәве балаларда үзен сиздерә. Мондый малайларда математик сәләт һәм техник эшкә һәвәслек бик йомшак үскән була. Ир-атларның гомер озынлыгы хатын-кызларныкына караганда якынча 10 елга кыскарак. Ирләрнең азрак яшәве - хатын-кызларга караганда җиңелрәк тормыш алып бару нәтиҗәсе ул. Эш күләменең зур булуы нәфис затларыбызны чыныктыра, ныгыта, түземлекләрен арттыра, гомерләрен озынайта. Тикшеренүләр балага аналарның ешрак киңәш бирүен ачыклаган. Тормыш раслаганча, балалар алдында әниләрнең абруе зуррак. Яшүсмерләрнең 70% үзләрен борчыган җитди мәсьәләләр турында әниләре белән киңәш-табыш итәләр.
    Әти булу - үз өстеңә зур җаваплылык алу, дигән сүз. Шуңа күрә дә, хөрмәтле әтиләр, бу җаваплылыктан читләшмәгез, кулыгыздан килгән кадәр балагызга ярдәм итегез, аның сорауларын игътибарсыз калдырмаска тырышыгыз. Тәрбия өлкәсендә вакытыгызны һәм көчегезне кызганмагыз, шул вакытта Сез кирәкле, хөрмәткә лаек, үрнәк Әти булырсыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: