САРМАН
  • Рус Тат
  • Син тәкъдиргә ышан

    "Юк"! - дияргә ашыкма. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә үзенең китабы Коръәни Кәримдә: "Бөтен нәрсә дә һәрвакыт тәкъдир белән бара", - дип әйтә. Нәрсә соң ул тәкъдир? Тәкъдир - Аллаһы Тәгалә төзегән программа. Җир-суларны, күкләрне, галәмнәрне бар кылганчы, Аллаһы Тәгалә каләмне бар кылды һәм аңа булачакның программасын яздырды. Бөтен нәрсә дә шуның...

    "Юк"! - дияргә ашыкма. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә үзенең китабы Коръәни Кәримдә: "Бөтен нәрсә дә һәрвакыт тәкъдир белән бара", - дип әйтә.
    Нәрсә соң ул тәкъдир?
    Тәкъдир - Аллаһы Тәгалә төзегән программа. Җир-суларны, күкләрне, галәмнәрне бар кылганчы, Аллаһы Тәгалә каләмне бар кылды һәм аңа булачакның программасын яздырды. Бөтен нәрсә дә шуның нигезендә бара.
    Аллаһының тәкъдиренә һәм язмышка ышану хакында Коръәни Кәримдә бик күп аятьләр бар. Пәйгамбәребез с.г.в.нең хәдисләрендә дә алар зур урын алып торалар. Мәсәлән, "Ай" сүрәсенең 49 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә әйткән: "Дөреслектә без барча нәрсәне бер үлчәү һәм микъдар белән яки тәкъдир белән яраттык". "Фуркан" (Аеручы) сүрәсенең икенче аятендә болай диелә: "Ул һәр нәрсәне халык кылды, һәр нәрсәне үлчәп, ризык һәм әҗәл "тәкъдир" кылды".
    Аллаһы илчесе Мөхәммәд галәйһиссәләм Җәбраил фәрештәнең соравына җавабында: "Дингә ышануның мәгънәсе - Аллаһка ышану, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, пәйгамбәрләренә, кыямәт көненә һәм тәкъдиргә (яхшысына да, начарына да) ышану", - дигән. Дин галимнәренең фикерләренә дә колак салыйк. Исламның иң зур галимнәреннән берсе - имам Әхмәт болай ди: "Тәкъдир - ул Аллаһының кодрәте". Аллаһы Тәгалә өчен мөмкин булмаган бер нәрсә дә юк. Бу хакта Аның исемнәре үк сөйли: Әл-Кадиир, ягъни - куәтле, кодрәтле, бик көчле, Әл-Каадир - буйсындыручы, үлчәм-күләмне, вакытны билгеләүче, алдан тәкъдир кылучы.
    Финляндиянең ислам җәмгыяте имамы Абдрахман Кайаның "Иман вә гыйбадәт" дигән китабында тәкъдир һәм язмыш хакында болай аңлатыла. Тәкъдир - дөньяның башыннан ахырына кадәр булачак эшләрнең Аллаһ тарафыннан беленүе. Аллаһның сыйфатларыннан берсе - гыйлем. Димәк, Аллаһы Тәгалә - Үзенең гыйлем сыйфаты белән дөньяда булган һәм булачак һәр нәрсәне белә. Язмыш - Аллаһы тарафыннан беленгән эшләрнең, вакыты килгәч, мәйданга чыгуы була. Язмасын Абдрахман хәзрәт шундый мисаллар белән ныгыта. Беренче мисал. "Безнең кайчан, нинди шәһәрдә яки авылда, нинди исемле анадан туачагыбызны Аллаһы Тәгалә меңнәрчә ел элек белә иде. Бу белемгә "тәкъдир" диелә. Аллаһы безнең туачак көнебезне һәм сәгатебезне, алдан белеп, тәкъдир иткән. Аллаһы тарафыннан беленгән бу эшләрнең, вакыты килгәч, мәйданга чыгуына "каза" диелә. Шуңа күрә, Аллаһының безнең туачагыбызны белүе - "кадир" (тәкъдир), безнең тууыбыз "каза" (язмыш) була".
    Икенче мисалга тукталыйк. Кешенең кайчан үләчәген Аллаһ белә. Аллаһның бу белеменә "тәкъдир" диелә. Вакыты җиткәч, шул кешенең үлүе "каза", ягъни язмыш була. Тагын бер мисал. Тормышта нинди хәлләр белән очрашачагыбызны Аллаһ белә. Бу - "тәкъдир" була. Вакыты һәм көне җиткән саен, без алар белән очрашабыз. Бу - "каза" була.
    Без, мөселманнар, "ничек?", "ни рәвешле?" дип сорап та тормыйча, тәкъдиргә иман китерергә тиешбез. Ул берсүзсез эшләнә, чөнки аны аңларга безнең акылыбызның көче җитми. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм тәкъдир хакындагы бәхәсләрне тыйган. Аңардан соң килгән тугры хәлифләр - Әбү-Бәкер, Гомәр, Госман вакытларында да бу хакта бәхәс алып бармаганнар. Тәкъдирнең барлыгы турында бернинди шик-шөбһә булмаган. Беренче каршы фикерләр Басрада, хәзерге Гыйрак дәүләтендә барлыкка килә. Шуннан башлап, үзләрен дин белгечләре, дип санаган адәмнәр җитәкчелегендә төрле агымнар оеша башлый. Бүгенге көндә аларның төрләре һәм саны тагын да артты. Карашлары төрле, аңлатмалары каршылыклы булса да, аларның нигезендә бер үк нәрсә ята, ул да булса, Аллаһының тәкъдиренә шикләнеп карау, аны кире кагу, төрле аңлатмалар "уйлап табу" һ.б. лар. Болар барысы да Аллаһка тиңдәш куюга, я күп аллалыкка, я төрле потларга табынуга этәрәләр, яисә тәкъдиргә сылтау итеп, Аллаһның кушканнарын үтәмәүгә китерәләр.
    Дин галимнәре арасында язмыш һәм тәкъдиргә карата ике төрле фикер, аңлатма бар. Беренчеләре - "Язмыш (каза) - ул беренчел белем һәм шуның нигезендә Аллаһ алдан язган, ә тәкъдир - алдан язылган буенча тормышка ашырыла", - диләр. Ә икенчеләре - "Тәкъдир (кадир) - алдан кабул ителгән, ә язмыш (каза) алдан кабул ителгәнне тормышка ашыр", - диләр.
    Язмамның башында тәкъдир хакында ("Ай" сүрәсе, 49 аять) Аллаһының сүзләрен китергән идем. Ә язмыш турында "Фуссиләт" (Аңлатылды) сүрәсенең 12 нче аятендә болай диелгән: "Аллаһы Тәгалә аларны җиде кат күк итеп төзеде һәм ике көндә аларның эшләрен тәмам итте".
    Язмыш белән тәкъдир бер-берсенә тыгыз бәйле, аларны аерырга ярамый. "Әгәр Аллаһы бер нәрсәне төзергә теләсә: "Бар, бул", - дип әйтер һәм ул, төзелеп, бар булыр" ("Бәкара" сүрәсе, 117 нче аять). Аллаһы Тәгалә булырга тиешле барлык нәрсәләрне дә билгеләгән һәм моңа сәбәп буласы нәрсәләрне дә хәзерләп куйган. Ул кешеләргә дөнья һәм ахирәт өчен кирәк-яракны биреп һәм һәр кешегә гамәл итү юлын җиңеләйтеп, бөек хикмәт күрсәткән. Хәзер Әл-Кадир сүзенә тулырак аңлатма бирик.
    Әл-Кадир - Аллаһ Тәгаләнең күркәм исемнәренең һәм сыйфатларының берсе. Ул - камил, чиксез кодрәт иясе дигәнне аңлата, дидек. Күкләрдә дә, җирләрдә дә Аллаһы Тәгалә булдыра алмаслык, Аның кодрәтенә каршы торырлык бер нәрсә дә юк. Карагыз һәм уйлагыз: Аллаһ ниндидер юклыктан бөтен барлыкны бар кылган. Аның җир, күкләре, кояшы, ае, диңгез-океаннары, коры җирләре, агачлары, яңа үскәннәре, корыганнары безгә, гади күзләребезгә күренә торганнары һәм күренми торган яшерен әйберләре - барысы да иң гүзәл, гадел тәртиптә эшләнгәннәр. Коръән аятьләренең берсендә әйтелә: "Ул күкләрне вә җирне алты көндә барлыкка китерде. Соңыннан Гарем өстенә күтәрелде. Җиргә ни керә, һәм аннан ни чыга , күктән ни иңә, һәм анда ни менә - барысын да Ул белеп тора. Сез кайда гына булсагыз да, Аллаһ (белеме, күрүе, ишетүе һ.б. сыйфатлары белән). Сезнең янда булыр Аллаһ - гамәлләрегезне күреп торучы" (Хәдид, Б). Аятьтә әйтелгәнчә, Аллаһ күкләрне һәм җирне алты көн эчендә бар кылды, гәрчә Ул аларны бер мизгелдә бар кыла алган булса да. Ләкин Аллаһ Раббыбыз - хикмәт иясе, Ул һәрбер эшнең ниндидер сәбәпкә бәйле рәвештә килеп чыкканлыгын бәян кылыр өчен шулай эшләгән.
    Аллаһу субхәнә вә Тәгаләнең безгә күренми торган, ягъни күзләребез өчен яшерен булган мәхлүкләре дә бар. Аларның бу дөньяда булган мәхлүкләргә (җир, күк, кояш, йолдызлар һ.б. кебекләргә) караганда күпкә зуррак, бөегрәк, мәһабәтрәк булулары безне тагын бар кат Аллаһның чиксез кодрәт иясе булуына инандыра. Бер хәдистә болай диелә: "Дөреслектә җиде кат күк һәм җиде кат җир, күкләрне вә җирләрне әйләндереп алган Күрси янында, чүлгә ыргытылган балдак шикелле генә, әмма (күз алдына китерә алмаслык зур булган) Күрси үзе, Гарем кырында, шулай ук, чүлгә ыргытылган балдак зурлыгында гына булып кала".
    Адәм акылы чикләрендә тәкъдирне белү - мөмкин түгел. Тәкъдир - Бөек Аллаһның яшерен сере һәм ул аңа гына билгеле. Бу мәсьәләдә бары тик Коръәнгә һәм сөннәткә генә таянырга кирәк. Нәкъ менә шулай эшләмәгән аркасында адәм баласы хата ясый, гөнаһка бата. Тәкъдир хакында фәрештәләр дә, пәйгамбәрләр дә хәбәрдар түгел. Имам Әхмәд, Аллаһ аннан разый булсын, әйткән: "Тәкъдирнең яхшысына да, начарына да ышанырга кирәк. Һәм "ни өчен?", "ничек?" дигән сорауларны куярга ярамый, ә бары ышану гына сорала". Әгәр кеше тәкъдирнең мәгънәсен аңламый һәм аның акылы аны аңларга җитми икән, бу хакта нәрсә әйтелгән булса, шул җитә һәм ул шуңа ышанырга тиеш.
    Тәкъдирне сылтау итеп, бер нәрсә дә эшләмәүчеләр дә бар бит әле. Алар: "Язмыштан узып булмый, тәкъдиргә алдан язылган булгач, Аллаһка ышанмау да, күпаллалык та, үтерүчеләр дә, фахишәлек тә, урлашу да, ата-аналарга хөрмәт белән карамау да - барысы да Аллаһка ошый, Ул шулай теләгән", - диләр. Мондый кешеләр Аллаһ кушканнарны үтәмиләр һәм тыйганнарыннан тыелмыйлар.
    Аллаһ Тәгалә Үзенең китабы Коръәни Кәримдә безгә күзәтергә, уйланырга, фикер йөртергә (размышлять) куша. Ул болай ди: "Алар Коръәнне тыңлап, аятьләрен уйлап, фикерләп карамыйлармы, әгәр фикерләп карасалар, әлбәттә, иман китерер иделәр, аларның күңелләре ачылмаска йозак белән бикләнгәнме?" ("Кыйтал" (Сугыш) сүрәсе, 24 нче аять).
    Йомгаклап, шуны әйтәсе килә. Безнең бу дөньяда яшәвебез, исән-имин, сәламәт булуыбыз, балаларыбыз, малларыбыз булуы, кәсеп һәм ял итәр өчен көн белән төннең алмашынуы, төрле үсемлекләр, җиләк-җимешләр үсүе, имин тормышта яшәвебез, бу тормышның мәгънәсен, кыйбласын аңлар өчен илчеләр, пәйгамбәрләр җибәрелүе, алар аша изге китапларның иңүе - болар барысы да Аллаһ Раббыбызның рәхмәте, безгә бирелгән нигъмәте. Шуңа күрә безнең барча мактау, хәмед-сәнәләребез бер Аллаһу Субхәнәһү вә Тәгаләгә генә. Без Аны мактыйбыз, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аннан гына гөнаһларыбызның ярлыкануын ялварабыз, үзебезнең яман сыйфатларыбыздан Аңа гына сыгынабыз. Я, Раббым, ярлыка безне!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим