САРМАН
  • Рус Тат
  • Һәрчак истә син, Бикәсаз

    ТАССР Югары Советы Президиумының 1965 елда чыгарган кече авылларны берләштереп эреләндерү турындагы боерыгы безнең районның Бикәсаз авылына да кагыла. 1967 елда аннан соңгы хуҗалык күченеп китә. Авыл халкы, кайда гына яшәсә дә, элемтәләрне өзмәскә тырыша, аралашып яши. Хәзерге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче Нир Яхин авыл һәм авылдашлары турында мәгълүматлар туплап,...

    ТАССР Югары Советы Президиумының 1965 елда чыгарган кече авылларны берләштереп эреләндерү турындагы боерыгы безнең районның Бикәсаз авылына да кагыла. 1967 елда аннан соңгы хуҗалык күченеп китә. Авыл халкы, кайда гына яшәсә дә, элемтәләрне өзмәскә тырыша, аралашып яши. Хәзерге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче Нир Яхин авыл һәм авылдашлары турында мәгълүматлар туплап, аларны газетада бастырып чыгаруны сорап килгән иде. Бүген без газета укучыларга шуларны тәкъдим итәбез.
    Архив мәгълүматларына караганда, Бикәсаз авылына якынча 1815 елда нигез салынган. 1816 елда авылда 12 хуҗалык булып, 36 ясаклы татар яшәгән. 1859 елда 76 хуҗалыкта 243 кеше - 107 ир-ат һәм 136 хатын-кыз торган. Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена караган Бикәсаз авылында, 1906 елгы сан алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 80 хуҗалыкта 259 ир-ат һәм 237 хатын-кыз яшәгән. Халык иген игеп, мал асрап, көн күргән. Җир җитмәү сәбәпле, 1908 елда күп кенә кеше күченеп китеп, хәзерге Әлмәт районы Бикәсаз авылына нигез салганнар. 1913 елгы сан алудан күренгәнчә, авылда 59 хуҗалыкта 135 ир-ат һәм 135 хатын-кыз булган. Бикәсаз беренче оешкан колхозлар исемлегендә йөри. 1940 елда Калинин исемендәге колхозда 144 кеше исәпләнә. Колхоз рәисләре булып төрле елларда Гәрәев Габделхак, Әхмәтова Шәмсенур, Маликов Мәҗит эшлиләр. 1950 еллар башында колхозларны берләштерү башлана. Бикәсаз да кереп, дүрт колхозны берләштергән «Сталинчы» колхозы барлыкка килә. Колхоз рәисе Гыйрфанов Гайнелхак була. Аның хатыны Җәүһәрия апа башлангыч классларда укыта. Мәктәптә төрле елларда Баткак авылыннан Таһира, Сарманнан Наҗия, Морбаштан Дөрия, Мортамактан Мәүҗидә, Гөлҗәүһәр апалар укыталар. Мәктәп элекке мәчет бинасында эшли. Ул исә 1846 елда ук салына башлый. Миргалетдин Минһаҗетдин улы, Хәйрулла Хәмидуллин, Шәмсемөхәммәт Мөхәммәтлатыйп улы, Әхмәтҗан Биктимер улы, Гарифетдин Мифтахетдин улы төрле елларда имам-хатыйб булалар.
    Кече авылларны берләштерү башлангач, бикәсазлыларның кайсы кая күченә. Хөкүмәт аларга техника белән булыша. 1967 елда авылдан соңгы хуҗалык күченеп китә.
    Ул чакларда кечкенә булсам да, хәтерлим: авыл халкы начар яшәмәде. Каз-үрдәк, сыер, сарык, кәҗәләр һәр хуҗалыкта бар иде. Халык үзара дус, тату яшәде, күп җирдә койма-капка да юк иде. Авылда сыер, ат, куян һәм тавык фермалары, таштан салынган, тимер ишекле, калай түбәле зур-зур орлык, фураж амбарлары бар иде.
    1953 елның декабрендә «Сталинчы» колхозына рәис булып Йосыф абый Дәүләтшин килде. Ул килгәч, үгезләр симертү өчен ферма, ике силос башнясы төзелде, малларны эчерер өчен коелар казытылды, бик күп техника кайтты. 1956 елда колхоз миллионер колхоз булып, аңа ВДНХга путевка бирелде. Күп кенә колхозчылар Йосыф абый белән бергә Мәскәүгә бардылар. Алар арасында минем Хәмдүнә апа да бар иде. Ул сыер фермасында мөдир булып та, савымчы булып та эшләде. Куян һәм тавык фермасын Яхина Зәйтүнә җитәкләде. Ат фермасында Хафизова Зәйтүнә апа белән Сәхипзадина Шәмсенур апа эшләделәр. Миңнебаева Шәмсенур хуҗалык эшләре мөдире дә булды, сатучы да. Миңнегалиев Сәет, Латыйпов Зәки, Гобәйдуллин Галиәхмәт бригадир булдылар. Морбаштан килеп, Әюп абый кырчылык бригадиры булып эшләде. Бикәсазның элек-электән Вәли, Мисбах, Миңнәхмәт, Садретдин абзыйлар кебек үз балта осталары, ташчылары, морҗа чыгаручылары, итек басучылары була. 1959 елдан тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар барлыкка килә. Авыл халкы колхозда гына түгел, «хөкүмәт эшендә» дә эшли - наряд буенча юл салырга, урман кисәргә, торф чыгарырга йөриләр.
    2008 елда мин Йосыф абый янында булдым (инде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын). Ул мине бик ачык каршы алды, иркенләп сөйләшеп утырдык. Яхиннарны, Хафизовларны, Миңнебаевларны, Латыйповларны, Хәйруллиннарны, Гобәйдуллиннарны, колхозның нык терәкле кешеләре иде, дип искә алды.
    Авылдан Бөек Ватан сугышына китүчеләрнең күбесе яу кырында ятып кала. Колхозның бөтен авыр эше хатын-кызлар, карт-коры, бала-чага җилкәсенә төшә. Сугыш елларында көндез колхоз эшендә булсалар, төннәрен фронтка җибәрү өчен оек-бияләй бәйлиләр, сохари, бәрәңге киптерәләр. Ханса, Фатыйма апалар тәгәрмәчле тракторда эшлиләр.
    1945 елда Бикәсазда дүрт малай туган, аларны Җиңү алып килүчеләр дип йөрткәннәр. Алар - Шакиров Рәкыйп, Хафизов Илгизәр, Миңнебаев Рафис һәм мин.
    Мин - Бикәсазда туып үскән Хисаметдин Яхин оныгы. Әнием Зәйтүнә, колхозда эшләп, лаеклы ялга чыкты, хезмәт һәм тыл ветераны иде. 2002 елда вафат булды. Мин, Морбаш җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Әлмәт шәһәрендә төзелеш училищесында укыдым, 1964 елдан «Тат-электромонтаж»да эшлим. 1971 елда Мортамак авылы кызы Галләмова Фәүзия белән тормыш кордык. Ул телефонистка булып эшләде. Кызыбыз Альбина - югары категорияле шәфкать туташы.
    Бикәсазда туып-үсеп, күченеп китәргә мәҗбүр булучылар республиканың төрле авыл-шәһәрләрендә, хәтта Чиләбе, Пермь өлкәләрендә, Урта Азия республикаларында яшиләр. Алар, кайда гына яшәсәләр дә, авылны онытмыйлар. Дәүләтов Минсалих урманчылыкта эшләгәндә, бик күп нарат үсентеләре алып кайтты. Латыйпов Рәис, Хафизов Мансур, Салихов Рөстәм белән зиратны әйләндереп, шул үсентеләрне утырттылар. Мин бабамнар истәлегенә мемориаль такта эшләтеп куйдым. Авыл урынына да истәлек тактасы куелды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: