САРМАН
  • Рус Тат
  • Оясында ни күрсә…

    Балалар - гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла. Әти-әниләр балаларына бәхетле балачак телиләр. Тик бәхетле балачак дигәнне ничек аңларга? Авырлыкта үскән, дөнья йөген үз җилкәсенә салган кешенең балачагы булмый, диләр. Ләкин гел бәйрәм, күңел ачу рәвешендә узган балачакны бәхетле дип санап буламы? Гамьсез рәхәтлектә үткән тормыш...

    Балалар - гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.
    Әти-әниләр балаларына бәхетле балачак телиләр. Тик бәхетле балачак дигәнне ничек аңларга? Авырлыкта үскән, дөнья йөген үз җилкәсенә салган кешенең балачагы булмый, диләр. Ләкин гел бәйрәм, күңел ачу рәвешендә узган балачакны бәхетле дип санап буламы? Гамьсез рәхәтлектә үткән тормыш бушка узган булмыймы?
    Гаилә - ул әти-әни, апа-сеңел, абый-энеләр дөньясы. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Бала анда яхшыны да, начарны да, вөҗданлык һәм тәрбиясезлекне дә күрә. Кешенең формалашуы - авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк, монда барысы да бала күңелендә күпмедер эз калдыра. Аз гына күреп җиткермәдеңме, бала туры юлдан тайпылырга мөмкин. Үзара хөрмәт һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан гаиләләрдә үз гамәлләре үзе җавап бирергә тиешлегенә инанган кеше үсә. Бала кечкенәдән үк ярамаган эш өчен җавап бирергә туры киләчәген белергә тиеш. Аның психикасында, әкренләп, тыя торган киртәләр барлыкка килә, соңрак психик карашы формалаша.
    Ата-ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы анда намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ләкин баланы яратуда чама белергә кирәк. Югыйсә, үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән баш тарта алмый торган кеше үсәргә мөмкин.
    Гаилә - гадел, акыллы, ихтирамга лаек әти-әни дигән сүзләрдән төзелгән сүз. Гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы бу төшенчәләрнең камиллегенә бәйле. Гаилә -баланың төп тәрбиячесе, ул шуның өчен төзелә дә. Бала тирә-якны танып белергә иң элек гаилә аша өйрәнә. Гаилә аша урамга, олы дөньяга чыга. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» дигән мәкаль дә шуннан килә. Мәшһүр мәгърифәтче Р.Фәхретдин болай дигән: «Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән килмиләр. Аның юлы исә…яшь вакытлардан башлап, яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш ата-ана өстендә иң зур бурычтыр».
    Бала күңеле уңдырышлы туфрак белән бер. Шул туфракка ни чәчсәң, шуны җыеп алырбыз. Әлеге уңайдан бер әкиятне искә төшерәсе килә. «Бабай белән малай өй алдында эскәмиядә утыралар, ди. Каршыларында әвәрә килеп, ике эт сугыша икән. Этләрнең берсе - ак, икенчесе кара төстә, ди. Малай карап-карап торган да болай дигән:
    - Бабай, өебезне саклар өчен бу этләрнең берсе генә җитмәс иде микән?
    - Юк, улым, аларның берсе - яхшылыктыр, ә икенчесе - яманлыктыр. Бу этләр - кеше күңеленең чагылышыдыр…
    - Кызык икән, - дигән малай. - Ә аларның кайсы җиңәр, дип уйлыйсың соң син?
    - И улым, улым, кайсын яхшырак ашатсаң, шунысы җиңәчәк, - дигән карт».
    Әйе, баланың ничек тәрбияләнүе, кайсы сыйфатларының ничек ачылуы гаилә тәрбиясеннән тора. Һәр гаиләнең үз эчке тәртип-кагыйдәләре бар. Балалар - шул гамәлләрне көзгедәй чагылдыручылар. Кайчак без үзебезнең балачагыбыз, яшьлегебезне онытып җибәрәбез, шуңа күрә үз балаларыбызны аңлап бетермибез. Ә алар безне аңламый башлыйлар. Балаларга безнең кайгыртуыбыз, киңәшебез, акыллы күрсәтмәбез кирәк. Әмма моның өчен үзеңнең тиешле югарылыкта булуың таләп ителә. Үз балаларыңны кызыксындыра алырлык кеше булырга кирәк.
    Балага һәрчак кирәкле булып калу өчен, без, иң элек, үзебез тәрбияле булырга тиеш. Шул чакта алар, үсеп җиткәч тә, безнең аларны аңлавыбызны күрерләр, зирәклегебезгә ышанырлар, рухи якынлыгыбызны тоярлар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: