САРМАН
  • Рус Тат
  • Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлламнең тормыш юлы

    Пәйгамбәребез (с.г.в.) кабиләсе. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кабиләсе Кураеш исемен йөрткән. Кураеш кабиләсе башка гәрәпләрдән үзенең күркәм нәселлеге һәм үзенең югары дәрәҗәлелеге белән аерылып торган. Кураеш сүзенең килеп чыгуы Пәйгамбәребезнең Әннәдр ибн Кинән исемле бабасының кушаматыннан. Үз вакытында бу кабиләнең күренекле кешеләре зур абруйлы һәм кабилә башлыкларыннан булганнар. Шулар арасыннан иң күренеклесе...

    Пәйгамбәребез (с.г.в.) кабиләсе.
    Пәйгамбәребез (с.г.в.) кабиләсе Кураеш исемен йөрткән. Кураеш кабиләсе башка гәрәпләрдән үзенең күркәм нәселлеге һәм үзенең югары дәрәҗәлелеге белән аерылып торган. Кураеш сүзенең килеп чыгуы Пәйгамбәребезнең Әннәдр ибн Кинән исемле бабасының кушаматыннан. Үз вакытында бу кабиләнең күренекле кешеләре зур абруйлы һәм кабилә башлыкларыннан булганнар. Шулар арасыннан иң күренеклесе Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең Кусай исемле бабасы булган. Ул кураешлылар арасыннан иң беренче Кәгъбәтулланы караучылардан була, ягъни Кәгъбәтулланың ачкычы анда гына булган. Ул аны кайчан ачасы килгән - шул вакытта ачкан һәм анда кемне кертәсе килгән - шуны гына керткән.
    Кусай кураешлыларны Мәккә шәһәренә алып килә, һәм алар Мәккә шәһәрендә яши башлыйлар. Моңа кадәр алар Мәккә шәһәренең кырыенда башка кабиләләр белән бергә яшәгәннәр.
    Шулай ук ул Хаҗ кылырга килүчеләрне ашатып-эчертү гадәтен башлап җибәрә.
    Кусай Кәгъбәтулланың көньяк ягында өй сала, ул өйгә дәрүннәдвә (җыелу йорты) дигән исем бирәләр. Кураешлылар бу йортта никахлашалар, үзләренең мөһим булган сорауларын чишәләр, җыелышларын үткәрә башлыйлар. Болардан тыш Кусай әле гаскәр башлыгы да була. Кусай акыллы, юмарт, зирәк кешеләрдән булган һәм үз яшьтәшләре арасында үзенең күркәм дәрәҗәлеге белән аерылып торган.
    Пәйгамбәребез (с.г.в)нең нәселе.
    Пәйгамбәребез (с.г.в)нең нәселенең исеме Хәшимит исемен йөртә, бу исем Пәйгамбәребез (с.г.в)нең Хәшим исемле бабасыннан алынган. Хәшим Кусайдан калган хаҗиларны ашатып-эчертү гадәтен дәвам итә. Бу вазыйфалар мирас булып Моталипка, аннан соң Хәшимнең балаларына кала. Хәшимнең балалары бу гадәтне Ислам дине барлыкка килгәнче дәвам итәләр.
    Хәшим үз яшьтәшләре арасында иң абруйлылардан була. Ул ипине ваклый һәм аны ит белән бергә бутап кешеләрне ашата, шуның өчен ул Хәшим (бутаучы) дигән исем ала. Аның чын исеме - Әмр.
    Шулай ук Хәшим елына ике мәртәбә сәүдә кәрвәннәре йөкләп җибәрү гадәтен башлый: аның берсе кыш көне - Йәмәнгә, ә икенчесе җәй көне Сүриягә юллана.
    Хәбәрләрдән килгәнчә, ул үз вакытында Сүриягә сәүдә эшләре белән китә, ә Мәдинәгә килеп җиткәннән соң, ул анда Ади ибн Әннәдҗәр кабиләсендәге Әмр кызы Сәлмәгә өйләнә. Күпмедер вакыт яшәгәннән соң, Хәшим авырлы хатынын калдырып, Сүриягә юлын дәвам итә, әммә Гәззәдә (Палестина җирлегендәге шәһәр) Хәшим үлә. Сәлмәнең Мәдинәдә малае туа, ул аңа Шайба дип исем куша, чөнки аның башында шайба зурлыгында ак чәче була.
    Бу бала Мәдинәдә апалары тәрбиясендә үсә, Мәккәдә яши торган абыйлары бу бала турында, аңа җиде яки сигез яшь тулмыйча, бер нәрсә дә белмиләр. Моталипка Хәшимның Мәдинәдә баласы барлыгы турында әйтәләр. Моталип Мәдинәгә бара һәм баланы Мәккәгә алып кайта. Мәккә әһелләре баланы күргәч, бу бала Моталипның колы (гәбд) дип уйлыйлар, шуның сәбәпле бу баланы Габделмоталип дип йөртә башлыйлар һәм шушы кушамат аның исеме булып кала.
    Габделмоталип үз яшьтәшләреннән үзенең матурлыгы, озын буйлылыгы белән аерылып торган һәм Мәккәдә аны бик хөрмәт иткәннәр. Ул кураешлыларның башлыгы булган, аның өстендә сәүдә кәрвәннарын тулыландырып тору җавапчылыгы торган. Шулай ук үзенең күркәмлеге, юмартлыгы белән билгеле кеше була, шуның өчен аңа Фәййәд (кырдан агып торучы) дигән исем бирәләр. Аның өстәлендәге ризыклары мохтаҗларга гына түгел, хәтта кошларга һәм хайваннарга да китә торган була. Кош һәм хайваннарны ашату сәбәпле, аны "тау итәгендәге кешеләрне ризыкландыручы, таулардагы кош һәм хайваннарны ризыкландыручы"исем белән дә әйтә башлыйлар.
    (Дәвамы алдагы санда).
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: