САРМАН
  • Рус Тат
  • Корбан Гаетенә 10 көн кала...

    25 нче Октябрь, җөмһүриятебез мөфтияте билгеләвенчә, Корбан гаете көне дип игълан ителде. Күп ватандашларыбыз, шул исәптән Җир йөзендә яшәүче барлык мөселман халкы да, бу көнгә корбанлыкларын хәстәрли башлыйлар. Ләкин күп кардәшләребез корбан белән бәйле булган кайбер мәсьәләләрне игътибарсыз калдыралар. Шуңа күрә аларның берничәсен искә төшереп китәсе килә. Беренче чиратта пәйгамбәребезнең...

    25 нче Октябрь, җөмһүриятебез мөфтияте билгеләвенчә, Корбан гаете көне дип игълан ителде. Күп ватандашларыбыз, шул исәптән Җир йөзендә яшәүче барлык мөселман халкы да, бу көнгә корбанлыкларын хәстәрли башлыйлар. Ләкин күп кардәшләребез корбан белән бәйле булган кайбер мәсьәләләрне игътибарсыз калдыралар. Шуңа күрә аларның берничәсен искә төшереп китәсе килә.
    Беренче чиратта пәйгамбәребезнең (с.г.в) бер хәдисен карап үтик: "Әгәр дә зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне башланса һәм берәрегез корбан чалырга теләсә, чәченнән һәм тәненнән бернәрсәгә тимәсен". Икенче риваятьтә исә: "Чәченә һәм тырнакларына тимәсен", - диелә. Билгеле булганча, Корбан гаете һиҗри календарь буенча зөлхиҗҗә аеның унысы үткәрелә, ягъни 10 нчы зөлхиҗҗә - Корбан гаете көне. Һәм, хәдистән аңлашылганча, кем дә кем корбан чалырга ниятләгән булса, зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән алып корбанын чалганчыга кадәр башындагы чәчен, мыегын, сакалын, култык асларындагы һәм гаурәтендәге төкләрен кырмаска, йолкымаска һәм тырнакларын кисмәскә тиеш була. Әлбәттә, бу фарыз гамәл түгел, ләкин корбан чалу гыйбадәтебез камилрәк булуын теләсәк, бу сөннәт гамәлне үтәү хәерлерәк була. Шулай ук, кем дә кем онытылып яки белмичә чәчен ала яки тырнагын кисә икән, аның өстендә гөнаһ юк. Тагын шуны әйтергә кирәк: бу сөннәт гамәл корбанны үзеннән һәм гаиләсеннән чалырга ниятләгән кешегә генә кагыла, ялланып, кемгәдер чалып бирүче кешегә кагылмый. Ул кеше (үзеннән дә корбан чалмаса) чәченә яки тырнагына "тия" ала. Димәк, кем быел корбан чалырга ниятли, шул 15 нче октябрьдән чәченә, тырнагына тимәсә, яхшы.
    Икенчедән, яллап чалдырган кешегә түләү хакын корбан ите белән түләргә ярамый, ә акчалата бирергә кирәк, әгәр дә итен күчтәнәч нияте белән бирсәң - рөхсәт ителә.
    Өченчедән, корбан итеннән акча эшләргә, итен дә, тиресен дә сатарга ярамый. Итен өч өлешкә яки үзең теләгән өлешләргә бүлеп таратырга, тиресен берәр кешегә сәдака итеп бирергә яки, үзең сатып, акчасын сәдака итеп бирергә мөмкин. Кыскасы, корбанлыктан үзеңә акча эшләү тыела. Бернәрсәгә ярамаган калдыкларын исә күмсәң дә, чүплеккә атсаң да, эткә бирсәң дә ярый, ләкин, кайберәүләрнең фикеренчә, суга, елгага ташларга ярамый.
    Дүртенчедән, кыйблага каратып яткырылган хайванны чалганда, пычак уң кулга тотыла һәм "Бисмиллаһи, Аллаһү әкбәр!" дип әйтелә. (Корбан чалучы бугазлау моментында Аллаһ исемен (бисмилла), белә торып, искә алмаса, Хәнәфи мәзһәбе фикеренчә, бу хайванның итен ашау харам).
    Бишенчедән, хайванның сыйфатларына килгәндә, сарык яки кәҗә булса, бер яшьтән узган булуы шарт. Әгәр сарыкның гәүдәсе көр булса, алты айдан узып киткән булса да ярый. Сыерга - ике яшь, дөягә дүрт яшь тулган булырга тиеш. Корбанлык малында күзгә ташланып торган кимчелекләр (аксак, ябык, сукыр, мөгезсез, колаксыз яки чирле) булмаска тиеш. Әгәр дә тамга өчен колагы бераз киселгән, тазартыр өчен печелгән яки бер мөгезе әзрәк сынган булса, куркыныч түгел.
    Тагын бер нәрсәне искәртәсе килә, Коръәндә әйтелгәнчә, Аллаһка безнең корбанлыкларыбызның ите дә, каны да кирәк түгел, ә күңелебездә Аллаһка карата итагатьлелегебез, тәкъвалыгыбыз, юмартлыгыбыз, мескен-фәкыйрьләргә һәм башкаларга карата мәрхәмәтлелегебез кирәк. Аллаһу Тәгалә китергән кобаннарыбызны кабул кылса, гөнаһларыбызны ярлыкаса һәм дә тиешле әҗерләрен насыйб әйләсә иде.
    Бер уңайдан Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне һәм Гарәфә көне турындагы хәдискә дә тукталасы килә. "Аллаһ каршында изге гамәлләр кылыр өчен, шушы ун көннән дә сөеклерәк көннәр юк", - дигән пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.). Димәк, бу көннәрдә изгелек кылуыбызны, Коръән укуыбызны, догалар соравыбызны, гомумән, тирә-юньгә яхшылык эшләвебезне тагы да арттырырга тиешбез. Шулай ук зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне, ягъни 24 нче октябрь, Гарәфә көне була. Гарәфә көне турында пәйгамбәребез (с.г.в.): "Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (Мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә", - дигән. Шуның өчен күп кешеләр зөлхиҗҗә аеның беренче сигез көнендәге изгелекләренә өстәп, тугызынчы Гарәфә көнен тагын бер гыйбадәт - ураза гыйбадәте белән дә үткәрәләр. Кемдер исә беренче сигез көнен дә һәм Гарәфә көнен дә ураза тотып үткәрә. Ни өчен бу көн Гарәфә көне дип атала, дигәндә, бу көнне Хаҗда булган кешеләр Гарәфә тавы үзәнендә өйләдән алып кояш батканчыга тикле догалар укып, теләкләр теләп торалар. Өч миллионнан артык кара, ак, сары, кызыл тәнле бөтендөнья мөселман халкы һәрберсе үз телендә, елый-елый, Раббыларына мөрәҗәгать итәләр, дога кылалар. Күп кешеләр ошбу мизгелләрдән соң үз илләренә гыйбрәтләнеп, тәэсирләнеп кайталар һәм кылган догаларының үтәлә башлауларын күреп хәйран калалар. Шуңа күрә, Гарәфә көне - Хаҗның иң әһәмиятле ноктасы, дип тә әйтергә була. Чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Хаҗ ул - Гарәфә" дигән. Ә Хаҗда булмаган барлык мөселманнар ошбу бөек көнне, югарыда искәрткән хәдискә таянып, уразада үткәрәләр. Һәм, иншәл-Лаһ, Аллаһның рәхмәте белән ике еллык гөнаһларын бетерергә тырышалар. Әлхәмдүлил-Ләһ, Аллаһның рәхмәте киң, ә безнең гөнаһларыбыз юк түгел. Ошбу изгелек кылу, гөнаһлардан пакьләнү форсатларын кулдан ычкындырмасак иде. Әмин, йә Раббәл-галәмин.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: