САРМАН
  • Рус Тат
  • Күңелең чистарсын дисәң...

    Минем шундый сүзләрне укыганым бар: "Дога белән хәтта тәкъдирне дә үзгәртеп була". Бу, мөгаен, пәйгамбәребез тарафыннан билгеләнгән иң изге ай - Рамазан ае хакында әйтелгәндер. Бу айда барлык мөселман дөньясы, күңелләрен чистартып, кирәкмәгән уй-фикерләрдән арынырга, теләкләр теләргә, догада булырга һәм ураза тотарга бурычлы. Минем уйлавымча, без ел буе, ягъни шушы...

    Минем шундый сүзләрне укыганым бар: "Дога белән хәтта тәкъдирне дә үзгәртеп була". Бу, мөгаен, пәйгамбәребез тарафыннан билгеләнгән иң изге ай - Рамазан ае хакында әйтелгәндер. Бу айда барлык мөселман дөньясы, күңелләрен чистартып, кирәкмәгән уй-фикерләрдән арынырга, теләкләр теләргә, догада булырга һәм ураза тотарга бурычлы. Минем уйлавымча, без ел буе, ягъни шушы көнгә кадәр җыелган хата-кимчелекләребезне искә төшереп, алардан котылуны сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялварырга тиешбез. Бу айда кылынган изге гамәлләрнең савабы, башка айларныкына караганда, күбрәк була, дип әйтә дин белгечләре. Шунысы куанычлы, хәзер олылар белән бергә, яшьләр дә уразага керә. Тик кайберәүләр, ураза тоткач, дога укырга кирәк, без аларны белмибез, диләр. Минем белүемчә, ураза тотуның махсус догалары юк. Иң мөһиме - иртән сәхәр ашаганда, ният кылу. Дога белмәү - ураза тотмас өчен сәбәп була алмый.
    Берничә көннән изге Рамазан аена керәбез. Шул уңайдан үземнең иптәш кызларым белән булган әңгәмәне искә төшереп узасым килә. Без җәйге матур көннәрнең берсендә урамга һава суларга чыктык. Айгөл белән берничә ел инде ислам дине кануннарын өйрәнәбез, шул кагыйдәләр буенча яшәргә тырышабыз. Ә менә Рәмилә яңарак кына мәчеткә йөри, намазлар укый башлады. Рамазан ае хакында сүз чыккач, Айгөл, шаярып кына, Рәмиләдән:
    - Син безнең белән ураза тотмыйсыңмы? - дип сорап куйды.
    Рәмилә, каушабрак:
    - Мин аның турында әле хәбәрдар түгел. Уразаны ничек тотасын, бу вакытта ниләр эшләргә икәнен төгәл белми торып, үземне әзер, дип әйтә алмыйм, - диде.
    - Борчылма, без барысын да сиңа аңлатырбыз - дип, мин дә сүзгә кушылдым. - Иң элек мин сиңа ураза тоту һәм аның кагыйдәләре, тәртибе турында сөйләп китәрмен. Ураза - ул таң атканнан алып, кояш баеганчыга хәтле ашамыйча тору, ягъни иртәнге намаз алдыннан сәхәр ашыйсың да, аннары ахшам җиткәч, авыз ачасың.
    Рәмилә тын гына тыңлап торды да:
    - Ураза тоту нигә кирәк ул? Ни өчен кеше шулай интегергә тиеш? - диде.
    - Беренчедән, аның файдалары бик күп. Рамазан аенда, без, ураза тотып, игелекле, сабыр булырга, ризыкның кадерен белергә өйрәнәбез. Бу айда Аллаһы Тәгалә аеруча мәрхәмәтле һәм юмарт. Ураза тоту мөселманнарны берләштерә, аларны яхшылыкка чакыра, алар арасында булган мөнәсәбәтләрне ныгыта, кешеләрне берләштерә. Ураза - организм өчен дә файдалы. Кеше, берникадәр ач торып, кирәк булмаган ят нәрсәләрдән арына, ашказаны ял итә һәм шифа ала. Икенчедән, ураза - бер дә интегү түгел, бәлки, киресенчә, син бу көннәрдә җаныңда иман нуры артуын тоясың, күңелеңә рәхәтлек иңә. Дөньяның барлык мөселманнары бу айны түземсезлек белән көтеп алалар һәм бер-берсен шушы бәйрәм белән котлыйлар. Кыскасы, уразаның савабы - санап бетергесез.
    Ураза тоту - ашамыйча гына тору түгел ул. Бу айда син гайбәттән, ялганнан, яман эшләрдән аеруча сакланырга тиеш. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: "Ашау-эчүдән генә тыелган, ә буш сүзләрдән чикләнмәгән кешенең уразасы ач тору гына булыр", - ди. Ураза вакытында күбрәк Коръән, өстәмә намазлар уку, зекерләр әйтү, сәдакаләр бирү тиеш.
    - Шулай ук ифтарда һәм сәхәрдә күп ашамау кирәк, - дип өстәп куйды Айгөл дә. Рәмилә боларның барысын да игътибар белән тыңлап торды да ахырдан әйтеп куйды:
    - Менә хәзер барысы да аңлашылды. Рәхмәт сезгә, кызлар. Мин дә сезнең белән ураза тотачакмын, Аллаһ боерса!
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      198
      0
      0
    Ночной режим