САРМАН
  • Рус Тат
  • Күңел чиреме, әллә күзнекеме?

    Бүгенге көндә мөселман хатын-кызы образы дөньяда киң таралыш алды! Үзебезнең урамнарыбызда да еш кына яшь кызларның яулык киеп, гаурәтләрен каплап йөрүләрен күрергә туры килә. Халкыбыз бу мәсьәләдә төрле фикердә. Кемдер сокланып карый, кайберләренең ни өчендер ачулары килә... Әйдәгез, сезнең белән бергәләп шушы темага тукталыйк әле. Шулай итеп безнең татар хатын-кызлары...

    Бүгенге көндә мөселман хатын-кызы образы дөньяда киң таралыш алды!

    Үзебезнең урамнарыбызда да еш кына яшь кызларның яулык киеп, гаурәтләрен каплап йөрүләрен күрергә туры килә. Халкыбыз бу мәсьәләдә төрле фикердә. Кемдер сокланып карый, кайберләренең ни өчендер ачулары килә... Әйдәгез, сезнең белән бергәләп шушы темага тукталыйк әле.

    Шулай итеп безнең татар хатын-кызлары тарихның билгеле чорында башындагы булган яулыгын салды... Әллә белмиме ул: яулык - аның горурлыгы, намусы, пакьлеге булганын? Әллә белмиме, әбиләребез яшь чагында урамда гына түгел, өй эчендә дә салмаганнарын! Бу уйлар бер хәзрәтнең сүзләрен искә төшерә: "Яулык ябу - безгә хас, чөнки без инде 1000 елдан артык мөселман, ә яулыксыз йөрү - читтән кергән чир, аңа әле 100 ел да юк."(Фатых Әбү Хәбиб). Ник соң, "горур" татарларыбыз әбиләрен-бабайларын гына түгел, динне дә җиргә ташлап таптады? Нигә соң авыр заманнарда әбиләребез , бабайларыбыз базларда намаз укыганнар, ә без шушындый бәрәкәттә дә ике рәкәгать намаз да укый белмибез? Яулыкны да никахка, кеше үлгәндә һәм ашларда гына чөеп куябыз? Без әнә шулай үзебезнең тамырлардан ераклаштык...

    Ел да кабатлана торган хәлләр: язның, җәйнең эссе көннәре башлануга, татар хатын-кызларыбыз көнбатыш үрнәгендәге кебек киенә, ягъни ярым шәрә йөри башлыйлар. Дөресен генә әйткәндә, ир-егетләрнең эчке киеме дә урамдагы кызларның "шортик" дип йөрткән әйберләреннән озынрак, ӘстәгефируЛлаһ! Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның Сәламе һәм Бәрәкәте булсын) әйткән: "Ахырзаман хатын-кызлары киенгән һәм шул ук вакытта шәрә булачаклар". Дин-кардәшләрдән дә ишетергә була: "Асфальт сезоны башланды инде, җиргә таба башны иеп: "ӘстәгфируЛлаһ" - дип әйтүләрен! Алар, бер дә асфальтка карап, аның матурлыгына сокланмыйлар, я төзексезлеген тикшермиләр, ә бәлкем шәрә кызларыбызның күңел ямьсезлеген, аларның рухи гариплеген, намуссызлыгын күреп алып, авыр сулап куялар!

    Кызганычка каршы, кызларының зинадан балага узганын белсәләр, аны никахлаштырырга ашыгу күренеше татарларда гадәти хәлгә әверелде! Имеш ертык чапанны ямаган кебек, имеш ул яңа булып күренеп калачак! СубханАллаһ! Әллә шулай иттереп оятны юмакчы булалар?! Кем гәпле соң?! Ата-аналары, үзләрен генә гаепли алалар! Алар алып калмаган! Бәлкем үзләренең элеккеге гөнаһлары өчендер, кемнедер шундый пычраклыкта гаепләгәннәре өчен, яки кемне намуссыз калдырганнары очен кайтмый микән соң? Әллә сез ышандыгызмы кызыгызның: "Әни, мин дус кызда калам", "Әни, без кызлар белән аулак өйдә утырдык, шуңа соң кайттым,"- дигән сүзләренә, әллә сез үзегез чыгарып җибәрмәдегезме кызыгызны йөргән егете белән икесен генә? Ә бит Пәйгәмбәребез әйткән: "Ир-ат хатын кыз белән икесе генә калсалар, өченчесе шайтан булыр."

    Шуңа күрә, әй, әниләр, кызыгызны, яки кыз туганнарыгызны бераз гына булса да гыйффәтле итеп киендерегез, Аллаһ ризалыгы өчен!

    Ислам дине хатын кызга ничек карый соң? Ул аны кысырыклыймы, әллә киресенчә өскә күтәрәме? Лев Толстой әйтә: "Һәр акыллы кешенең ахыргы инстанциясе ул - Ислам". Ислам ул кешенең табигатенә туры килә торган дин! Шуңа Ислам динеме, Христиан яки Яһүд динеме - һәр бересенең китабында хатын кызны чит күзләрдән саклау, аны чиста тоту турында әмер ителгән. Хиджаб-яулык ул кысырыклау түгел, ә бәлкем хатын-кызны тагын да матурлап торучы әйбердер! Аллаһ китабында әйтте: "Ий пәйгамбәр, үз хатыннарыңа, вә кызларыңа һәм башка мөэминә хатыннарга әйт: "Бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларыгызны каплый торган зур әйбер белән төренеп чыгыгыз", - дип. Шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белергә якынрак буладыр. Итагать итүче мөэминә хатыннарны Аллаһ ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүче булды."(33:59) Ногъмани тәфсире.

    Пәйгамбәр (Аңа Аллаһның Сәламе һәм Бәрәкәте булсын) әйткән: "Әгәр хатын-кыз үзенең иренең өеннән ялангыч килеш урамга чыкса, аны Бөек һәм Көдрәтле Аллаһ оятка калдырачак" (Хәдис шәриф). Чыннан да, урамнан үтеп баручы ялангач, киенмәгән хатын кызны чит күзләр "90-60-90" системасына туры килә микән дип үлчиләр, имеш, туры килсә - әйбәт. Товар сыман, әстәгыфируллаһ!

    Аллаһ бөек! Ничек Ул хатын-кызны күтәргән! Зурлык буенча Коръәндә өченче урында "Ан-Ниса" ("Хатын-кызлар") сүрәсе тора, ә шул ук вакытта "Ир-атлар" дигән сүрә юк. "Мәрьям"дигән сүрә бар, ә "Гәйсә"(Иисус) дигән сүрә юк. Беренче Ислам кабул итә Хәдичә(Аллаһ аның белән разый булсын). Бу мисалларны чутласаң, алар күп. Халид Ясин дигән дин белгече әйтә: "Ничек бөек Рабыббыз, Ул хатын-кызны ир-атның кабыргасыннан яраткан, ә аннары ир-атның дөньяга килүен хатын-кыз аркылы иткән".

    Мин сезне күркәм холыкка чакырырга телим. Безне - ир-атларны һәм үзегезне дә хөрмәт итегез, бераз булса да тыйнак булыгыз, Аллаһ ризалыгы өчен! Минем өчен түгел бит. Сезгә бу дөнья бәхете дә, җәннәт нигъмәтләре дә булыр, иншәә Аллаһ!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: