САРМАН
  • Рус Тат
  • Хак юлда булыйк

    Кеше тәннән генә тормый. Кешенең җаны да, аңы да бар. Җан нәрсә, каян килгән, кая китәчәк? Тән белән җан арасында, җан белән аң арасында, аң белән тән арасында нинди бәйләнеш бар? Кешенең кайсы өлеше нинди вазыйфа башкара, кайсы әһәмиятлерәк? Кайсы мәңгелек, кайсы вакытлы гына? Кайсына нинди тәрбия кирәк? Әйтик, тәнгә...

    Кеше тәннән генә тормый. Кешенең җаны да, аңы да бар. Җан нәрсә, каян килгән, кая китәчәк? Тән белән җан арасында, җан белән аң арасында, аң белән тән арасында нинди бәйләнеш бар? Кешенең кайсы өлеше нинди вазыйфа башкара, кайсы әһәмиятлерәк? Кайсы мәңгелек, кайсы вакытлы гына? Кайсына нинди тәрбия кирәк? Әйтик, тәнгә ризык, су, һава, ял, гигиена, спорт, хезмәт кирәк булса, акылны, аңны белем белән, фикер белән баетып була. Җанның вазифасы нидә? Аны ничек сафландырып була?

    Боларны белмәү бүген кешеләрнең бернинди файдасы булмаган эшләр белән шөгыльләнеп, гомерләрен заяга уздыруына һәм фәкать тән ләззәтләренә генә бирелеп, нәфес өчен генә хайваннарча яшәү рәвешенә китерә. Кешенең һәр гамәле тәнен, җанын, акылын кайгыртуга, тәрбияләүгә юнәлгән булырга тиеш.
    Җәмгыятебез, кешелек дөньясында, гаять зур фән-техника прогрессы булуга карамастан, шәхес тәрбияләү өлкәсендә хәл ителмәслек мәсьәләгә килеп терәлде. Җинаятьчелек, фахишәлек, наркомания, эчүчелек, СПИД авыруының көннән-көн киңрәк таралуы, аларны авызлыкларга бөтен дөнья байлыгының яртысын үз кулларында тоткан илләрнең дә көчсез булуы - моның ачык мисалы.
    Һәртөрле тәрбиянең башы-ачкычы булып, Аллаһны тану һәм Аның кануннары буенча яшәргә өйрәнү тора. Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ кануннарына буйсынып яшәү генә яшьләргә дә, картларга да тормыш диңгезендә туры юлны табарга, адашмаска ярдәм итә. Аллаһ кануннарын инкарь итү кешеләрне дә, кешелек дөньясын да фаҗигагә алып бара. Кешелек дөньясының тәрбия мәсьәләләрендә бүген баткаклыктан чыга алмавының сәбәбе дә - Аллаһны оныту, Аллаһтан ваз кичү. Үзенең диненнән баш тарткан кеше, әлбәттә, Аллаһны оныта һәм инде ул күңелнең каралуына, җанның явызлануына китерә. Бүген илебездә кешеләр ата-бабаларының динен ташлаган һәм аның урынына алмашка берни дә уйлап таба алмаган хәлдә яши. Әмма Аллаһ кануннарыннан камилрәк канун булдырырга тырышу - ахмаклык. Чөнки Аллаһны беркем дә уза алмый һәм бер Ул гына кимчелекләрдән пакь. Ә үзе кимчелекле булган кешеләрдән торган закон чыгару органнары күпме генә тырышмасын, кимчелексез закон уйлап чыгара алмый. Бу эш белән бушка вакыт уздырмасыннар өчен, Аллаһ безгә Коръәнне бирде. Шуның буенча, эчүчелек, наркоманиядән башка яшәүче илләр булуы - моның ачык мисалы.
    Бөтен кешелек дөньясы аңлы рәвештәме, аңсыз рәвештәме омтылган һәм гыйбадәт кылырга лаек булган Затны бала белергә тиеш. Бала үзенең кылган гамәлләре өчен кешелек дөньясы алдында гына түгел, бөтен нәрсәне күреп-белеп торучы Аллаһ каршында да җаваплы икәнен тоярга тиеш. Бу дөнья никадәр генә гаделсез, сатлык, чиркангыч булмасын, бала Аллаһ кулындагы гаделлек үлчәвенә ышанырга тиеш. Билгеле урыс язучысы Ю.Лермонтов та бит:
    "Но есть и божий суд, наперсники разврата!
    Есть грозный суд: он ждет;
    Он не доступен звону злата,
    И мысли, и дела он знает наперед", - дип язды.
    Бала шулай ук үлемнең мәңгегә югалту, юкка чыгу түгел, бәлки, җанның тәннән аерылуы, җанның бер халәттән икенче халәткә генә күчүе икәнен төшенергә тиеш. Ул, үз чиратында, балага күп фаҗигаләрне җиңелрәк кичерергә, психикасын стресслардан сакларга һәм иманын югалтмаска тырышып яшәргә ярдәм итә.
    Дингә омтылу, Аллаһны танырга омтылу - һәр баланың табигый халәте. Баланы бу юлга кертү һәм шул кагыйдә белән тәрбияләү артык зур көч сорамый. Әмма 70 ел буе дингә каршы барган тискәре тәрбия йогынтысы белем бирү системасын һәм баланың әти-әнисен бүген, кызганыч ки, шушы хак юлга киртә итеп куя. Бүген без - болай да аз санлы, бер җирдән дә финансланмый торган дин әһелләре, балаларга хакыйкый белем бирәсе урынга, гомеребезне шул киртәләрне сүтеп үткәрәбез. Балаларның хак юлда булуына сөенәсе урынга, бүген ата-ана, укытучылар нәрсәдәндер шикләнә, икеләнә. Чөнки үз вакытында алар бу хакыйкатьне аңлаудан мәхрүм калганнар. Аллаһка кечкенәдән мәхәббәтле итеп тәрбияләнмәгән кеше, картайгач, күпме генә теләсә дә, тиз генә дингә кереп китә алмый. Яки моңа бик зур көч куеп кына ирешергә мөмкин. Кайберәүләрнең моның өчен гомерләре дә җитми.
    Инде Аллаһның рәхмәте белән әти-әни, йә булмаса, тәрбияче, укытучы исемнәре алганбыз икән, тәрбияче вазифаларыбыз кыямәт көнендә йөзебез кызаруына һәм тәмугка керүебезгә сәбәпче була күрмәсен. Һәркем бу эше өчен бөтен кешелек дөньясы алдында да, Аллаһ каршында да җаваплы.
    Аллаһка итагать итә торган, үзебезне хөрмәт итә белгән, үзебезгә догачы балалар калдырырлык итеп яшәүләребез насыйп булса иде. Бу дөньяда һәркем үзенә күрә кабатланмас шәхес. Һәркем үзенчә яши, үзенчә фикерли, үзенчә ялгыша. Мин дә үземнең кайбер уй-фикерләремне язарга һәм сезнең белән уртаклашырга җөрьәт иттем. Язган сүзләрем миңа тәрбия һәм белем биргәннәр һәм бирүчеләргә дога һәм рәхмәт булсын, кемнәрнеңдер фикере белән туры килми икән, алар гафу итсен. Фикерләр капма-каршы торуга караганда, бер-берсен тулыландырса, уңышлырак һәм нәтиҗәлерәк була. Һәр фикердә әз генә микъдарда булса да хакыйкать бар, кире какканчы, шуны күрә һәм бәяли белергә кирәк.
    Кемнәрдер укып чыгып та: "Бер файдалы фикер дә күрмәдем", - дисә, вакытларын әрәм иткәнем өчен алардан түбәнчелек белән гафу үтенәм. Изге гамәлләребездән Аллаһ риза булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: