САРМАН
  • Рус Тат
  • Дин сабагы укыту өчен

    Коръәндә әйтелгәнчә, һәр мөселманның яшәеш нигезен Ислам әхлагы тәшкил итәргә тиеш. Кеше кече яшьтән дин сабаклары өйрәнсен, Коръәндә әйтелгәннәрне күңеленә сеңдерә барсын. Шул максатны тормышка ашыру өчен, мәктәпләрдә дин сабаклары өйрәтү программалары эшләнә. Аларның берсен Сарманда яшәүче Марс хәзрәт Антипов та әзерләгән иде. Аның 4 нче класстан башлап дин гыйлеме...

    Коръәндә әйтелгәнчә, һәр мөселманның яшәеш нигезен Ислам әхлагы тәшкил итәргә тиеш. Кеше кече яшьтән дин сабаклары өйрәнсен, Коръәндә әйтелгәннәрне күңеленә сеңдерә барсын. Шул максатны тормышка ашыру өчен, мәктәпләрдә дин сабаклары өйрәтү программалары эшләнә. Аларның берсен Сарманда яшәүче Марс хәзрәт Антипов та әзерләгән иде. Аның 4 нче класстан башлап дин гыйлеме укыту программасын газетаның узган ел январь-март саннарында урнаштырган идек. Без шул дәресләр программасын бирүне дәвам иттереп, бүгенге санда 7 нче дәрес темасын тәкъдим итәбез.

    Ислам әхлагының нигезе - Изге Коръән һәм сөннәт
    (4 нче сыйныф.
    Алтынчы дәрес)

    Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.: "Дөреслектә мин күркәм холыкларны тагын да яхшыртырга дип җибәрелдем", - дигән. Холык дип без кешенең үз - үзен тотышына әйтәбез. Холык ул яхшы да, начар да булырга мөмкин. Начар холыклы кешеләрне гадәттә "холыксыз" дип атыйлар. Холык кешенең әхлагына бәйле. Дингә чынлап ышанучылар әхлакның югары дәрәҗәсенә ия булалар. Адәм баласы һәр эшендә Аллаһының ярдәменә мохтаҗ. Аның дингә ышануында да Раббыбызның ярдәме кирәк. Шуңа күрә Ул кешеләргә хак һәм хакыйкатьне өйрәтү, туры юлны күрсәтер өчен китаплар җибәргән. Бу китапларда хәләл һәм харам, гөнаһ һәм савап булган эшләр күрсәтелгән, харам эшләр тыелган. Аннан соң әле аларда дин, иман, гыйбадәт, әхлак турында аңлатыла. Соңгы китап Коръәни Кәрим. Ул Мөхәммәд с.г.в. гә иңдерелгән. Аллаһының бөек китабы Коръәни Кәрим һәм пәйгамбәребез с.г.в. нең сөннәте Ислам диненең нигезен тәшкил итәләр. Шуңа күрә без: "Ислам әхлагенең нигезе - Изге Коръән һәм сөннәт ", - дибез. Коръәни Кәрим - Аллаһының китабы. Коръән аятьләре пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. гә беренче тапкыр 610 нчы елның Рамазан аенда Кадер кичәсендә төшерелә башланды һәм 632 нче елга кадәр дәвам итте.
    Коръән аятьләре төшерелгән саен язылып барылган һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. нең өендә сакланган. Аның Коръән аятьләрен яза торган мәхсус кешеләре, язучылары булган. Кайбер риваятьләрдә аларның саны кырыкка якын иде, диелә. Ул бер аять яки бер сүрә төшерелү белән язып баручыларның берсен чакырып яздыра торган булган. Язучы аятьләрне язып бетергәч, пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа аны укып күрсәтергә кушкан, хаталар күрсә, шунда ук төзәткән. Шуннан соң гына аны башка мөселманнарга өйрәткән. Кыскасы, пәйгамберебез искиткеч гүзәл холык иясе булган. Коръән иңгән вакытта аятьләр хөрмә агачы яфракларына, шома ташларга, тире кисәкләренә язылган. Язу карасы корым һәм сөремнән ясалган. Бер сүрәнең аятьләре иңеп беткәнче үк, икенче сүрә аятьләре иңә башлаган. Ә пәйгамбәр галәйһиссәләм әлеге аятьләрнең кайсы сүрәгә һәм кая куелырга тиеш икәнлеген бик яхшы белгән.
    Тормышының иң авыр чакларында да, Мәккәдән Мәдинәгә күченгәндә, һәм сугыш вакытларында ул язучыларны һәм язу әсбапларын үзе белән алырга онытмаган. Коръәндә Ислам әхлагына кагылышлы урыннар бик күп. Иман китергән һәм гыйбадәт кылган кеше әхлакле дә булырга тиеш. Гыйбадәт кешенең Аллаһы Тәгаләгә бәйле вазифаларын, ә әхлак исә кешенең башка кешеләргә карата вазифаларын белгертә һәм өйрәтә. Кеше дөньяда ялгыз яшәми. Шуңа күрә аның башка кешеләргә карата вазифалары бар. Бу вазифаларны "Әхлак вазифалары" диләр.
    Безнең әхлагыбыз нинди - холкыбыз шундый. Ә әхлак әдәптән башлана. Һәр эшнең үз әдәбе була: өй һәм мәктәп, дуслык һәм аралашу, сәфәр һәм кәсеб итү әдәпләре, йөз, күз, борын, колак, кул һәм баш әдәпләре, кыскасы - һәр гамәлнең һәм әгъзанең үз әдәбе бар. Берничәсен карап китик әле. Әйтик, колак әдәпләрен. Без аны Казанда нәшер ителгән "Балаларга үгет - нәсыйхәт" китабыннан алдык. Анда болай диелә:
    - Аллаһы Тәгалә колакларны файдалы сүзләр ишетү өчен яраткан. Шуңа күрә алар белән Коръән Кәрим, хәдис һәм гыйбрәтле сүзләрне, ата - ана һәм остазларыгызның (сүз укытучылар турында бара) үгет - нәсыйхәтләрен генә тыңлагыз.
    - Бозык сүз ишетү акылга бозыклык китерә. Шуның өчен начар сүзләр тыңламагыз. Кешеләрнең яшерен сүзләрен тыңлап тормагыз, яшерен сүзләрне тыңлаучылардан һичкемнең күңеле риза булмас;
    - Сүз йөртүчеләр һәм гайбәт сөйләүчеләрне тыңламагыз. Аларга бу эшләрнең гөнаһ икәнлеген әдәп белән сөйләп аңлатыгыз, үзегездән кече булсалар, йомшаклык белән генә тыегыз.
    - Ишеткән сүзләрнең талашка сәбәп була торганнарын һичкемгә сөйләмәгез. Әдәпсез урыннарга барып, гөнаһка төшерүче уен тавышларын (дискотека, капитал - шоу һ.б.) тыңламагыз.
    - Йөзегезне юганда, колакларыгызны да юыгыз.
    - Бик зур һәм авыр алкалар асып, колакларыгызны бозмагыз яки бөтенләй кимәгез.
    Аллаһы Тәгалә әйткән: "Тәхкыйкъ, колак, күз һәм йөрәк - барысы өчен дә сорау алыначак". (Исра сүрәсе, 36)
    Сөннәт турында берничә сүз әйтү кирәк булыр. Сөннәтнең туры мәгънәсе - "гореф - гадәт". Аның асылын болай аңлатырга була. Коръән мөселманнарга Аллаһы тарафыннан иңдерелгән дини тәгълиматләр һәм хокукый кагыйдәләр, ә Сөннәт шулар белән ничек эш итәргә икәнен күрсәтә һәм шуларны көндәлек тормышта гамәлгә ашыра, Сөннәтнең нигезендә хәдисләр ята. Алар Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына, яшәешенә кагылышлы аерым риваятьләрдән һәм аның теге яки бу очракта әйтелгән сүзләреннән торалар. Мөхәммәд галәйһиссәләм - пәйгамбәр. Аның барлык эше - гамәлләре, әйткән сүзләре мөселманнарга үрнәк һәм үтәү өчен кагыйдә булып торырга тиешләр.

    Ислам әхлагының гомуми
    кагыйдәләре
    (4 нче сыйныф.
    җиденче дәрес)

    Ислам әхлагының гомуми кагыйдәләре бар. Шуларның берничәсен карап китик. Аның иң беренче кагыйдәсе - Аллаһка буйсыну. Ислам кабул иткән кеше Аллаһка буйсына.
    Адәм баласы бу дөньяда күпме яшәсә дә, Аллаһка кире кайтачак һәм эшләгән эшләре өчен җавап бирәчәк. Җавап бирергә ул гомере буе әзерләнә. Кеше үзенең көнен Аллаһыга мактау сүзләре әйтеп башлый һәм тәмамлый. Ул кылган гөнаһлары өчен тәүбә кылып, Аллаһыдан үзен гафу итүен сорый. Әхлагы югары дәрәҗәдә булган мөселман, күңеле нинди булуга карамастан, (кәефлеме ул, кәефсезме) Аллаһы Тәгалә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. нең кушканнарына тулысы белән буйсынып яши.
    Ислам әхлагынең икенче кагыйдәсе - котылу дип атала. Нәрсәдән котылу? Әйдәгез, карап китик әле. Ислам әдәбендә тәрбияләнеп, аның әхлагынә ия булган кеше тәкәбберлектән, күпаллалыктан (ширк), икеләнүдән, явызлыктан, кыскасы - дөрес булмаган тормыш юлыннан котыла, Аллаһы күрсәткән юлга баса. Аны алда тормыш уңышсызлыгыннан котылу, бәхет - сәгадәткә ирешү көтә. Ул мохтаҗлыкта калса да, кайгырмый, бәлки, Аллаһыга шөкер итә. Баеп китсә - тәкәбберләнми, мохтаҗларны кызгана белә. Андый кеше үзе яшәгән җәмгыятьнең ихлас, туры һәм файдалы бер кешесе булып тора. Мондый кешене, билгеле инде, барыбыз да хөрмәт итәбез, яратабыз.
    Өченче кагыйдәсенә дә тукталыйк. Бусы - килешү була. Безнең динебез буенча, кеше тормышы үлем белән бетми. Киресенчә, яңа һәм мәңгелек тормыш башлана. Бу мәңгелек тормышка ышанган мөселман, дөньяда булганда гыйбадәтләрен үтәп, күп яхшылыклар эшләп, беркемгә дә зарар китермичә, гомерен үткәрергә тырыша. Үзен мәңгелек ахирәт тормышына әзерли. Шуңа күрә алар үзләренә, гаиләләренә, күршеләренә, танышларына, ватан һәм милләттәшләренә тугры булалар, башка кешеләргә шәфкатьле булалар, мәрхәмәт күрсәтәләр. Алар үзләреннән соң да кешеләргә файда китерә торган эшләр эшләп калдыралар. Шундый игелекле кешеләр турында борынгыдан килгән бер хикәя сөйлим әле. Ул "Салих бабай агачы" дип атала.
    Салих бабай бик ярлы кеше була. Аның бер балтасыннан башка бернәрсәсе дә юк икән. Шул балтасы белән ул көн дә тамак туйдырырлык тиеннәр эшләгән, көнен көнгә ялгап барган. Салих карт үтә ярлы булса да, үзен бәхетле санаган. Чөнки аның бик кыйммәтле нәрсәсе булган. Ул да булса - кешеләрнең аңа булган мәхәббәте. Ул да кешеләрне нык хөрмәт иткән. Шуның өчен Аллаһы Тәгаләнең үзен яратуын сизеп куанган.
    Беркөнне Салих карт үзенә беркетелгән җирне сөреп йөри икән. Менә кояш та саубуллашып офык артына кереп бара, һәм ул да эшен төгәлләү алдында. Шулчакны Салих карт моңаеп кына батып баручы кояшка караган да, үз - үзенә сөйләнеп куйган: "Көн дә тәмамланып килә, мин дә үземнең эшемне бетердем диярлек - Аллага шөкер, бар да тәртиптә. Кояш байый, минем дә вакыт төгәлләнеп килә. Мин инде картайдым һәм тиздән кояш кебек мин дә китәрмен."
    Салих бабай беразга тагын моңаеп калды. Әмма сагышы тиз узды, һәм ул иксез - чиксез күккә карады да әйтте: "Миндә кешеләрнең мәхәббәте бар." Тик күк йөзендәге болыт кебек аның йөзенә тагын сагыш кайтты: "Кешеләр мине онытырлар... Әмма минем яхшы эшләремне исләрендә тотарлар. Миңа нинди яхшы эш эшләргә һәм үземнән соң нәрсә калдырырга?"
    Салих карт бераз уйлап утыргач, аның башында гаҗәеп матур уй туды. Икенче көнне ул бер агач үсентесе алып килде һәм аны юл кырына утыртып куйды.
    Ни өчен ул агачны нәкъ менә басу читенә, юл кырына утыртты? Моның ике сәбәбе бар иде: беренчедән, Салих картның үз җире юк һәм ул гомере буе чит кешегә эшләде, икенчедән, бу юлдан йөрүчеләргә бернинди дә күләгә ясардай агачлар юк иде.
    Салих һәрвакыт агачын карап, тәрбияләп үстерде: су сипте, төбен йомшартты, яфракларыннан тузанын юып төшерде.
    Агач көннән - көн матурайды, үсте. Андагы чәчәкләр һәм җимешләр Салихка чиксез куаныч китерделәр, кешеләр аңа үзләреннән рәхмәтләрен белдерделәр. Еллар үтеп, ул мул итеп җимеш бирә башлады.
    Көннәрдән бер көнне Салих бабай мәңгелек дөньяга күчте, кешеләр дә аны сирәгрәк искә ала башладылар, ә агач һаман үсә торды. Аның ботаклары киң күләгә ясады. Кешеләр аның төбенә утырып ял итәләр иде.
    Агачка "Салих карт агачы" дип исем куштылар.
    Әйе, Салих карт ярлы иде, ләкин ул Аллаһка ышанды, һәм бу ышаныч анда хезмәткә дәрт уятты.
    Ул бөтен җаны - тәне белән Аллаһка буйсынды, Аны яратты һәм Аннан курыкты.
    Ул гомере буе кешегә эшләде, хезмәтеннән зарланмады, кешеләргә файдалы эшләр калдырырга тырышты.
    Аның йөрәгендә беркемгә карата ачу да, көнчелек һәм үч алу хисләре дә булмады.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим