САРМАН
  • Рус Тат
  • Өч миллион алдыңмы?

    Соңгы вакытларда халык Бөек Ватан сугышы солдатларының саклык кенәгәләрендә җыелган хезмәт хакларын алу артыннан йөри. Зур суммалы акчалар турында сүз чыкса, халык хәрәкәткә килә. Документлар артыннан көннәр буена сузыла торган чиратларда тору, мәгълүматлар эзләү, Мәскәүләргә хәтле юл тоту... Тик нишләптер, Галәмнәрнең Хуҗасы булган Бөек Аллаһы Тәгалә вәгъдә иткән җәннәткә керергә...

    Соңгы вакытларда халык Бөек Ватан сугышы солдатларының саклык кенәгәләрендә җыелган хезмәт хакларын алу артыннан йөри.
    Зур суммалы акчалар турында сүз чыкса, халык хәрәкәткә килә. Документлар артыннан көннәр буена сузыла торган чиратларда тору, мәгълүматлар эзләү, Мәскәүләргә хәтле юл тоту... Тик нишләптер, Галәмнәрнең Хуҗасы булган Бөек Аллаһы Тәгалә вәгъдә иткән җәннәткә керергә әзерләнүдә мондый җитди хәрәкәт күренми. Югыйсә, җәннәтнең бәясе ниндидер алты нольле кәгазь акча белән чагыштырырлык та түгел! Барча күкләр һәм җир бәясенә җәннәттәге бер уч хәтле җирне дә сатып алып булмый. Ләкин алданабыз, очсыз һәм түбән кәгазьне сайлап алабыз, ә мәңгелек җәннәткә кул селтибез. "Анда тормыш бармы әле, юкмы, берәүнең дә кире кайтканы юк бит!" - дибез.
    Тирәнрәк уйлап карасак, дөнья байлыгы булып санала торган ул өч миллион кулга тигән очракта да, аннан коры калу да бик җиңел. Мисал өчен, берәү бу акчага иреште, ди. "Тагын кайчан миңа мондый акча килә әле!" - дип, бу бәягә бер яхшы гына "Джип" машинасы алды, ди. Автосалоннан кузгалып, йөз метр үтүгә, юл кырына төшеп, машинасын металлоломга тапшырырга гына ярарлык хәлгә китерде, ди. Күрәсезме, дөнья байлыгы нибары биш секундка гына җитте. Ә Аллаһы Тәгалә мөселманнарга вәгъдә итә торган җәннәт - мәңгелек.
    "Раббыбыз Аллаһ намаз укырга куша", - дисәң, "Мин мөселман!" - дип, күкрәк киереп йөрүче татарлар: "Бөтен кешенең дә намаз укып утырырга сезнең шикелле вакыты юк шул", - диләр. Ә миллион алыр өчен, көннәр буе чиратта торырга вакыт табыла. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Әгәр бер кеше (динен онытып) дөнья байлыгына гына ашкынса, без аңа теләгән кадәр дөнья байлыгын бирербез, ләкин соңыннан (динен онытканы өчен) аны җәһәннәм уты көтәр, һәм ул анда кимсетелгән, мәхрүм ителгән хәлдә булыр. Әгәр инде кеше киләсе тормышта уңышка ирешергә теләсә һәм бу юлында тырышлык күрсәтсә (дин юлында яшәсә, иманлы булса), мондый тырышлык күрсәтү чын мактаулы эштер! Дөнья байлыгын гына теләүчегә дә, киләсе тормыш өчен тырышучыга да бу дөньяда Раббың ризык бирәдер, чөнки дөньяда вакытта Раббыңның ризыкландыруы һичкем тарафыннан туктатылмады. Бу дөньяда кешеләрнең бер-берсенә карата өстенлекләренә игътибар ит. Әмма бел: киләсе тормыш байлыгы (җәннәт), дөнья байлыгына караганда, бик күпкә (чагыштыргысыз) өстен!" ("Исра" сүрәсе, 18-21). Мөхтәрәм җәмәгать, бу аятьтә нәкъ шушы хәл турында сөйләнелә түгелме соң? Аллаһы Тәгаләне, Аның динен ташлап, "акча-акча" диеп чабу ахырында җәһәннәм уты көтә икән бит!
    Бу язманың максаты - акча алмагыз, дип әйтү түгел (бер акыллы кеше дә, акча бирәбез, дигәндә: "Юк, кирәк түгел", - дип тормас), ә үзебезнең мөселман халкы икәнлегебезне искә төшерү. Байлык артыннан гына куып, асылыбызны онытмыйк.
    Шуны аңларга кирәк, мөселманлык ике төрле була: милли һәм хакыйки. Милләт ягыннан мөселманлык - ягъни "Мин татар, димәк, мөселман," - дигән фикердә булу, дингә традиция буларак кына карау, гомереңнең өч туе үткәрелү белән генә чикләнү (тугач, мулла сиңа исем куша, өйләнү яшенә җиткәч, никах укый һәм үлеп киткәч - җеназа). Кыямәт Көнендә Бөек Хуҗаң Аллаһы Тәгалә каршына мондый мөселманлыкны күтәреп бару оят булмас микән? Ә хакыйки мөселманлык нинди була? Монысын белер өчен, безгә динебезне өйрәнергә, мәчетләргә сукмак салырга кирәк тә инде. Өйдә сериал, боевиклар карап ятып кына монысына ирешеп булмый. Хакыйки мөселманлыкны булдырасың килсә, тырышлык күрсәтергә туры киләчәк, чөнки җәннәт ялкауланган кешегә бирелми. "Аллаһ җәһәннәмне нәфесебез (күңелебез) тели һәм ярата торган ләззәтләр белән әйләндереп алган, ә җәннәт, киресенчә, авыр булган, нәфес яратмаган нәрсәләр белән әйләндерелгән", - диелә хәдистә. Шуның өчен җәһәннәмгә кереп китү җиңел һәм ансат, тырышырга, көч түгәргә дә кирәкми: нәфесеңә, күңелеңә ирек кенә бир - бик тиз арада гөнаһка батып, утка кереп киткәнеңне сизми дә калырсың. Ә җәннәткә керер өчен, шуны биләп алган авырлыкларны үтеп чыгарга кирәк: башкалар ял иткәндә - намаз укырга, башкалар ашаганда - ураза тотарга, харамнардан тыелырга, сүз итүләргә сабыр итәргә... "
    Аллаһы Тәгалә Коръәндә кешенең җаны чыкканда әйтә торган сүзләрен безгә хәбәр итә: "Адәм баласын әҗәл тотып алгач, ул ялварып сорый башлый: "Әй Раббым, кайтарчы әле мине кире! Мин үтәмәгән изге гамәлләремне үтәр идем (мөселманча яшәр идем)!" Ләкин бу - буш сүзләр булыр, аларның артыннан ишек ябылган булыр" ("Мөэминнәр" сүрәсе, 99, 100). Бу сүзләрне әйтергә туры килмәсен, киресенчә: "Әй Раббым, мин Сиңа буйсындым, гыйбадәтләремне кылдым, Синең каршыңа җавап бирергә барырга әзерләндем, мине хурлыкта калдырмассың, газабыңа дучар итмәссең!" - дип, курыкмыйча күчәргә насыйп итсен. Әмин!
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      198
      0
      0
    Ночной режим