САРМАН
  • Рус Тат
  • Бәхет сандыклары сере

    Безне бар итүче Аллаһы Тәгалә бәхетле булуыбызны тели һәм гомеребез буе бәхет яшерелгән сандыкларны юлыбызга чыгарып тора. Кызганыч, күп вакытта без үзебез генә, һавадагы болытларда йөзеп, буш хыялларны куып, каршыбыздагы хәзинәләрне күрмибез. Кеше бу җирдә үзе генә яшәми, аның тормышы һәрвакыт тирә-юнь, якыннары, дуслары белән бәйле. Хәтта җәннәт бакчаларының да...

    Безне бар итүче Аллаһы Тәгалә бәхетле булуыбызны тели һәм гомеребез буе бәхет яшерелгән сандыкларны юлыбызга чыгарып тора. Кызганыч, күп вакытта без үзебез генә, һавадагы болытларда йөзеп, буш хыялларны куып, каршыбыздагы хәзинәләрне күрмибез. Кеше бу җирдә үзе генә яшәми, аның тормышы һәрвакыт тирә-юнь, якыннары, дуслары белән бәйле. Хәтта җәннәт бакчаларының да бер сөенече - ул бакчаларда гаиләң, якыннарың белән яшәүдә. Аллаһ, безнең гомерләребезне башкаларның тормышларына бәйләгән кебек, бәхет-сәгадәтебезне дә башкаларның бәхетләренә бәйле кылды. Үзенә хәерле тормыш теләгән кешедән башкаларга да хәерлелек ирешергә тиеш. Якыннарыңның иминлекләрен төземичә, үзеңнекен төзеп булмый. Кеше сиңа никадәр якынрак булса, аның бәхете шулкадәр синекенә бәйле. Әлбәттә, иң якын һәм кадерле затларыбыз - безне үстергән, кеше иткән әти-әниләребез. Алар аркасында без яшибез, якты дөньяны күргәнбез, шуңа күрә бәхетебез иң элек аларның бәхетләре белән бәйле. Үз көннәрен якты, төннәрен имин итәргә теләгән кеше, үзен тудыручы, тәрбияләп үстерүче әти-әнисен бәхетле итәргә тиешле. Әйе, ата-аналарыбыз, тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, ничек булса да, безне яхшы кешеләр итәргә тырышалар. Әлбәттә, балалар өстендә ата-аналарның хаклары бик зур. Бала күпме генә тырышса да, ата-анасына шөкер итеп бетерә алмый.
    Гадәттә кеше үзенә изгелек кылган, аны кайгырткан кешеләрне ярата. Аллаһ һәм Аның илчесеннән соң безгә газиз әти-әниләребездән дә күбрәк яхшылык кылучылар булырга мөмкинме? Газиз әнкәйләребез, безгә гомер бирим дип, күпме аза чиккәннәр. Аллаһ Тәгалә Үзенең китабы Коръәндә ананың баласы белән булган кичерешләрен исебезгә төшерә: Аллаһ Тәгалә әйтә: «Кешегә ата-анасына изгелек кылырга васыять иттек. Баланы анасы, авырлык өстенә авырлык кичереп, карынында күтәрде, авырлык белән тудырды. Соңра баласын имезү ике елдыр. Миңа һәм ата-анаңа рәхмәтле бул, бит ахырда Миңа кайтачаксыз» («Локман», 14).
    Гыйлем һәм хикмәт ияләре үзләренең хезмәтләрендә корбан булу, фидакарьлек үрнәкләре турында күп хезмәтләр язып калдырганнар. Корбан булуның иң бөек үрнәге - ана, диләр. Чөнки ана үзенең баласы өчен бөтен нәрсәсен корбан итә. Карындагы баланың ризыгы кендек аша анасыннан керә. Шуңа күрә әнисенең бөтен файдалы матдәләрен бала суырып ала. Нәтиҗәдә, күп әниләрнең авырлы вакытларында организмнары зәгыйфьләнеп, кемнеңдер биле авырта, сөякләре сызлый, кемнеңдер тешләре бетә. Төннәрен йокламыйча, газиз әниебез безне дөньяга китерергә әзерләнгән, борчылган, кайгырган... Бер карасаң, адәм баласы, шушы дөньяга килгәндә үк, иң якын кешесенә күпме хәсрәт китереп килә. Баласына гомер бирим дип, ананың күпме көче, күпме саулыгы корбан була. Бу хакта кайсыгызның уйлап караганы бар?
    Бервакыт, авыру анасын аркасына салып, Кәгъбә тирәли тәваф кылып йөрүче бер кеше, Габдуллаһ ибн Гомәрне күреп: «Габдуллаһ, күрәсеңме, ерак җирдән әниемне күтәреп хаҗга алып килдем. Бу изгелегем белән мин аның хакын үтимме?» - дип сорый. Хаҗ кылган кешеләр ул гамәлнең никадәр авыр икәнен яхшы белә. Әниемнең хакын үтим, дип килгән бу кеше, өмет белән Гомәрнең улына мөрәҗәгать итә. Әмма Габдуллаһ аңа: «Син бу эшең белән аның сине тудыргандагы бер ыңгырашуы өчен дә түләмисең», - дип җавап бирә. Я, Раббым, ә без аларны күпме борчыйбыз, аларның төннәрен йокысыз, көндезләрен тынычлыксыз калдырабыз.
    Шулай да, сабыеның тәүге авазын ишеткәч тә, ана, бөтен хәсрәтләрен онытып, хыял-өметләрен шул сабые белән бәйли. Бала туды да, аның хәсрәте беттеме? Әлбәттә, юк, михнәт әле башлана гына икән. Яшь әниләрнең тәмам сабырлыклары бетә башласа, әбиләр аларны: "Сабыр ит, кызым, эчтә булганда, бала еламый да, астын да алыштырасы юк", - дип шаяртып та куялар. Чыннан да, бала туып, әнинең мәшәкате арта гына. Шул җаваплы мәшәкатьләрнең, изге бурычларның берсе - балага күкрәк сөте имезүдер.
    Аллаһы Тәгаләнең хикмәте белән, карында вакытта әнисе аша ризыкланган кебек, дөньяга тугач та, бала ризыгын әнисе аша кабул итүен дәвам итә. Сабыйга ана сөте кирәк. Коръәндә Аллаһ әниләрне ике ел имезергә чакыра. Ягъни ике ел анасының сөтен имү баланың хакы булып тора. Кызганыч, соңгы вакытларда күп кенә яшь әниләр, төрле сәбәпләр табып, балаларын имезүдән качалар. Фигура бозыла, янәсе, хәзер сөт кухнялары да яхшы гына эшләп килә, кибетләрдә кәҗә сөтенә кадәр бар. Сөбханаллаһ, кәҗә сөтеме, сыерныкымы - берсе дә сабыйга Аллаһ Тәгалә биргән, анасының күкрәге аша чыккан ризыкны алыштыра алмый. Ана сөте белән балага калорий һәм витаминнар гына керә, дип уйламагыз. Иң мөһиме - күкрәк сөте белән балага ананың йөрәгендәге иң җылы хисләре керә. Сабыен күкрәгенә кочып имезгәндә, алар арасында ныклы мәхәббәт урнаша. Баланың авызына «пустышка» яки шешә каптырып, мондый нәтиҗәгә ирешеп булмый. Газиз баласына булган мәхәббәте белән ана төннәр буе көйсезләнгән баласын юата. Балакаем кеше булсын, тормышымда терәгем булсын, дип үзенең бар нәрсәсен корбан итә.
    Бер кеше Гомәр ибн Хаттаб янына килеп: «Гомәр, әнием бик картайды, авырый башлады. Мин аны, кулыма күтәреп, хаҗәт үтәргә алып барам. Бу эшем белән аның хакын үтимме?» - дип сорый. Әлбәттә, олыгайган әти-әниеңне тәрбияләү - җиңел түгел. Әмма ул изгелекне кылучы кешене дә Гомәр сөендерергә ашыкмады. Ул аңа: «Юк, үтәмисең", - диде. «Ни өчен үтәми?» - дисәгез, җавап - бик хикмәтле. "Әниең дә сине кечкенә вакытыңда, кулына күтәреп, хаҗәт үтәргә йөртте. Ләкин әниең сине тәрбияләгәндә, балам яшәсен, дип сабыр итте, ә син: бу хәл кайчан бетәр инде, дип түзәсең", - диде Гомәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд, кечкенәдән ятим калып, тиешенчә ата-ана назын күрмәсә дә, аларга карата зур игътибар сорады.
    Пәйгамбәребез янына бер кеше килеп: "Әй, Аллаһның илчесе, синең яныңа һиҗрәт кылырга бәягать бирү өчен килдем. Өйдә әти-әнием елап калдылар", - дип әйтә. Пәйгамбәребез аңа: "Әти-әниең янына кайтып, аларны ничек елаткан булсаң, шулай сөендер", - дип җавап бирә (Әбү Даут риваяте). Бер кеше, пәйгамбәребез янына килеп: «Әй Аллаһның илчесе, мин бик зур гөнаһ кылдым, миңа тәүбә бармы?» - ди. Пәйгамбәребез: «Әти-әниең бармы соң?» - дип сорый, тегесе: «Әйе, әнием бар», - дигәч, ул: «Кайт әниеңә һәм аңа изгелек кыл», - дип җавап бирә». Ягъни анасына изгелек кылуы гөнаһыннан котылуына сәбәп була. Бервакыт, пәйгамбәребез ит таратканда, аның янына бер ханым килә, Аллаһның илчесе, шунда ук чапанын салып, җиргә җәя һәм ханымга утырырга тәкъдим итә. «Бу нинди ханым?» - дип сорагач, кешеләр: «Ул - пәйгамбәрнең сөт анасы», - дип җавап кайтаралар. Күрегез, кардәшләрем, пәйгамбәребез нинди үрнәк күрсәтте. Кардәшем, шуны аңла: синең бәхетең - ата-анаңа изгелек кылсаң, хәсрәтең - аларны берәр төрле рәнҗетсәң. Дөньяда да, ахирәттә дә уңышка ирешеп, бәхетле буласың килсә, аларны сөендереп, тормышларын җиңеләйтә торган эшләрне күбрәк кылырга тырыш.
    Я, Раббым, Син безгә кечкенә вакытларыбыздан безне яратучы, көн-төн кайгыртучы әти-әниләребезне нигъмәт иттең. Аларның киң йөрәкләренә без - балаларына карата рәхим-шәфкать иңдердең. Әти-әниләребез безне рәхимлелек белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга Үз рәхмәтләреңне насыйп итеп, аларга ныклы саулык, бәрәкәтле тормыш бирсәң иде.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим