САРМАН
  • Рус Тат
  • Бездә ничә бәла бар?

    - Яз, яз, яз җитә, Тәрәзәне ачтылар... - дип язса да шагыйребез, язлар җиткәч, тәрәзәләр генә ачылмый икән. Яз кояшы безнең бик күп гаурәт-оят урыннарыбызны ача. Бервакыт, Гарәп Әмирлекләреннән килгән бер кеше кызык кына сүз әйтте: "Яз көне Рәсәйдә ике гаурәт ачыла: хатын-кызлар һәм юллар гаурәте. Кышын тегесе дә, бусы...

    - Яз, яз, яз җитә,
    Тәрәзәне ачтылар... - дип язса да шагыйребез, язлар җиткәч, тәрәзәләр генә ачылмый икән. Яз кояшы безнең бик күп гаурәт-оят урыннарыбызны ача. Бервакыт, Гарәп Әмирлекләреннән килгән бер кеше кызык кына сүз әйтте: "Яз көне Рәсәйдә ике гаурәт ачыла: хатын-кызлар һәм юллар гаурәте. Кышын тегесе дә, бусы да күренми". Чыннан да, яз көненең җылы кояш нурлары җир өстен назлый башлагач, безнең бик күп оят җирләребез ачыла башлый. Әлбәттә, иң беренче һәм иң популяр гаурәт итеп, кадерле хатын-кызларыбызныкын алмасак, аларны үпкәләтүебез бар.
    Кыш буе түзеп
    торганнан соң...
    Газизләребез кыш буе "сабыр итеп" торганнан соң, язын, ашыга-ашыга, аларны азалап торучы киемнәреннән арына башлыйлар. Сизелми җәе дә үтәр, янә кышлар килеп, асыл затларыбызны шушы яраткан олы эшләреннән мәхрүм итәр. "Бүгенге мода таләп итә" дигән сылтау белән, кызларыбыз елдан-ел тәннәрен ачалар. Иң элек итәкләр кыскарды, аннан соң кием, зифа сын буйлап тараеп, тәнгә сыланды, өстендә нәрсәдер булса да, юк кебек тоела башлады. Хәдисләрдә ахырзаман алдыннан киенгән һәм ялангач булган кызлар турында әйтелгән. Без кечкенә вакытта әбиләребез бу гыйбрәтләрне телевизордан күреп: «Боларның читсалары җитми калгандыр инде», - дип аптырашалар иде. Елдан-ел итәкләр кыскарып, мөмкин кадәр югары ноктасына менеп җиткәч, билдән түбән төшә башлады. Өстәгесе исә, киресенчә, аска төшеп терәлгәч, астан югарыга үрмәләде. Без - сау-сәламәт ирләргә исә, быелгы җәйләр нинди яңа сынаулар алып килер инде, дип борчылып торасы гына кала. Чөнки "мода" дип аталучы бүгенге көн алиһәсе үз колларының бер генә дәрәҗәдә калулары белән бер дә ризалашырга теләми. Елдан-ел дизайнерларның мавыктыргыч проектлары иң элек бичара кызларның, аннан соң егетләрнең башларын әйләндерә.
    Кызганыч, бүген күп ирләр хатын-кызларның зифа сыннарыннан, озын чәчләреннән башкасын күрмиләр. Ә бит Аллаһ гүзәл затларыбызга май кояшыннан да җылы хисләр, сахралардан да киң йөрәкләр, кыллардан да нәзек күңелләр һәм башка санап бетерә алмаслык энҗе бөртекләре салган.
    Юл газабы, гүр газабы...
    Халыкта "Юл газабы, гүр газабы" дигән мәкаль бар. Бу сүзләр бөтенләй юллар булмаган заманнардан яшәп килсә дә, бүген дә еш искә төшә. Урыслар да: "Рәсәйнең ике бәласе бар: тилеләр һәм юллар", - диләр. Бу сүзләрне берәүләр, Гоголь әйткән, дисә, икенчеләре Пушкинга кайтара. Кайсы гына булса да, ике гасыр үтеп, илнең хәле артык үзгәрми кебек. Айгырыңны җигеп юлга чыксаң, исең китә! Беренче гаурәт күзләрне киссә, икенчесе көпчәкне тишә. Юлдагы һәр чокыр үз эченә машина йөртүчеләрнең күпме "эчкерсез" хисләрен, татар һәм рус телләренең сүзлекләрендә дә очрамый торган дистәләрчә "матур-матур" сүзләрен җыя. Ул сүзләр арасында еш кына яраткан патшаларыбызның фамилияләре дә лаеклы урын алып тора. Патша булуның бер афәте шунда инде, чокыр-чакырдан үткәндә, гел алар искә килеп төшә, ә яхшы юлдан җилдереп чапканда, патшалар исәнлегенә бер дога кылу нишләптер баштан чыгып оча.
    Шулай да Пушкинның ак хыялларына караганда, киләчәктә Рәсәйдә юллар мәсьәләсе барыбер хәл ителергә тиеш.
    Лет чрез пятьсот дороги,
    верно,
    У нас изменятся безмерно:
    Шоссе Россию здесь и тут,
    Соединив, пересекут…
    А.С. Пушкин. "Евгений Онегин".
    Бөек шагыйрь иншалласын әйткән булса, безгә төзек юлларны өч йөз ел гына көтәсе кала.
    Әхлак
    гаурәтләре...
    Зифа сыннар һәм җимерек юллардан бераз тәрбиябездә булган гаурәтләргә, дөресрәге тәрбиясезлегебезгә күчәсем килә. Әйе, кыш буе яуган җир өстен калын юрган белән каплап, безнең әхлаксызлыгыбызны гел яшереп килде. Әмма карлар эреп, җирләр ачылгач, җәмгыятьнең дә оят җирләре өскә чыкты. Шәһәрләрдә автобус тукталышларындагы, подъезд төпләрендәге чүп-чар, тәмәке төпчекләре, шприцлар... Студентлар яшәүче тулай торакларның тәрәзә асларындагы җилем капчыклар... Әйе, кайвакыт шәһәр халкы, безнең шәһәребез чиста, дип мактана. Әмма "Ул ник чиста соң?" - дигән сорауны бирсәк, ничек җавап кайтарабыз? Кемдә ничектер, әмма безнең ишегалды дворнигыбыз әйбәт эшләгәнгә чиста. Ял һәм бәйрәм көннәрендә җәйләрен ишегалды тәмам чүплек оясына әйләнә. Атасы чүбен чүп савытына сала белмәгәч, баласы кайдан өйрәнсен инде? Яшәгән җирләребезне чиста тота белмибез, безнең пычрагыбызны җыештыручыларны сүгәбез. Шәһәр һәм авыл читләренә чыксаң да, исең китәр, урман буйлары, юл кырлары бөтенләй чүпкә күмелгән. Аллаһы биргән табигать почмагында гаиләң, дусларың белән хозурланып, ял итеп, ничек үзеңнән соң, башкалар ял итмәслек итеп, шакшылык калдырырга була? Елга буйларына гына күз салыгыз, анда без "хомо сапиенслар"дан нәрсәләр кала? Табигатьнең теле булса, ул ниләр сөйләр иде микән? Коръән күзлегеннән караганда, әгәр табигатьнең ихтыяры булса, күкләр күптән өстебезгә таш яудырып, җирләр күптән селкенеп, сулар ярларыннан ташып чыгар иделәр. Ләкин Аллаһ Үзенең безгә булган рәхмәте белән аларны туктатып, тотып тора. Бәлки без - кешеләр, аңыбызга килеп, төзәлербез, дип көтә. Шулай да кайвакыт Аллаһ табигатен бәйдән ычкындыргалап та ала, моның ачы нәтиҗәләренә һәркайсыбыз да шаһит булып торабыз.
    Табигать
    рәнҗеше...
    Соңгы вакытта экология турында күп сүз йөртәбез. Җавапсыз җитәкчеләрне, сансыз завод директорларын сүгәбез. Бөтен авыруларыбызны шуның белән бәйлибез. Кемнедер аклыйсым килүдән түгел, әмма "нәрсә чәчсәң, шуны урырсың" дигән халык. Табигатьне кадерсезләп, рәнҗетеп яшәвебезне дәвам иткәндә, Аллаһ Тәгалә ничек безнең экологиябезне яхшыртсын?! Кама елгасы Татарстанның күпме халкын эчертеп, юып, тазартып тора, һаваны сафландыра, матурлык һәм ял чыганагы булып тора. Без рәхмәтсезләр күпме чүбебезне, нәҗесебезне шул елгага түгәбез. Ә бит пәйгамбәребез, суга кече йомышны үтәү дә зур гөнаһ, диде. Бөтен сарманлыларны үзләренең татлы сулары белән сөендереп торучы Бузат, Кара-каршы чишмәләренә барсаң да, анда кешеләрнең үзләреннән соң шулкадәр пычрак калдырып китүләренә исең китәр. Һәр гаилә, һәр кеше үзеннән башларга тиеш. Балаларың, дусларың белән урман буенда ял иткәч, артыңнан чиста калдырсаң, бу синең рәхмәтең булыр. Кызганыч, без - кешеләр үзебезгә кирәген ала беләбез, ләкин бирергә бер дә ашыкмыйбыз. Элек мәктәптә укыганда, безне яз көннәрендә су буйларын чистартырга, урманда агач утыртырга йөртәләр иде, хәзер анысы да бетте, ахры.
    Ахыр язлар ниләр күрсәтер?
    Аллаһ Тәгалә безгә вәгъдә итеп килгән Кыямәт көнен дә яз белән чагыштырырга була. Ул көнне кешеләрнең гомерләре буе эченә җыеп, башкалардан яшереп килгән барча чүп-чар өскә чыгар. Безнең алдыбызда изге булып күренүче бик күпләрнең, эчләрендә яманнан башка нәрсә табылмас. Гел "дөресен сөйләүче"ләр шыр ялганчы булып чыгарлар. Дөньялыкта яшәгәндә югары катлардан астагыларны күрмәүчеләр, ул көнне кырмыскадан да кече булып, аяк астында тапталырлар. Җыйган байлыклары да, таныш-белешләре дә аларга файда бирмәс. Беркем белән сөйләшеп, беркемне майлап, беркемгә төртеп булмас... Фәрештәләр дә каршыларына зәңгәр мигалкалы токымлы атлар белән килеп басмас. Кыямәт язлары җиткәч, барысы да ачылыр, әмма алар кемнәргә сөенечләр, кемнәргә көенечләр алып килер, анысын Бөек Хуҗадан башка берәү дә белмәс.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим