САРМАН
  • Рус Тат
  • Анасының йөзен күреп сөенмәгән, зиначының йөзен күреп көенсен...

    Күптән түгел бер авылга барып, вәгазь сөйләп кайтырга насыйп булды. Бер-ике көннән соң бер апакай телефоннан рәхмәт әйтте. "Атна буе балаларны чакырдым, килмәделәр. Вәгазьдән соң икенче көнне өелешеп килеп, бөтен эшләрне эшләп киттеләр", - ди. Сөйләгән сүзең җир өстендә бер генә ананың тормышында сөенечен арттырса да, димәк, заяга түгел. Шул...

    Күптән түгел бер авылга барып, вәгазь сөйләп кайтырга насыйп булды. Бер-ике көннән соң бер апакай телефоннан рәхмәт әйтте. "Атна буе балаларны чакырдым, килмәделәр. Вәгазьдән соң икенче көнне өелешеп килеп, бөтен эшләрне эшләп киттеләр", - ди. Сөйләгән сүзең җир өстендә бер генә ананың тормышында сөенечен арттырса да, димәк, заяга түгел. Шул вәгазьдә гыйбрәт итеп китергән кыйссаны сезгә дә тәкъдим итәргә булдым. Раббым, үзе тәүфыйк бирсен.

    Кыйссаның нигезен пәйгамбәребезнең хәдисендә һәм аны имам Бохари белән Мөслимнең җыентыкларыннан табарга була.
    Моннан берничә мең ел элек, Бәнү Исраил халкында Җөраеҗ исемле бер егет яшәгән. Ул башкалар кебек гади бер егет булган, әмма үзенең Аллаһка күп гыйбадәт кылуы белән аерылып торган. Җөраеҗ сәүдә белән шөгыльләнгән. Кайвакыт, сәүдәсе файда китергән, кайвакыт, күңелен төшергән. Егет һәрзаман табышлы булган ахыйрәт сәүдәсенә күчәргә уйлый һәм, авылдан ерак түгел бер тау өстендә балчыктан кечкенә генә гыйбадәтханә төзеп, шунда китә. Безнеңчә әйткәндә, монах тормышын сайлый. Гыйбадәтнең чын тәмен татыган егет шул бина эчендә көне-төне намазлар укый, зикер-тәсбихләр әйтә. Ризыгын да чикли, аз йоклый...
    Көннәрдән беркөнне аның янына авылдан әнкәсе килә. Газиз әнинең улыннан башка беркеме дә булмый. Бәлки, ананың берәр хәҗәте төшкәндер, улының ярдәме кирәк булгандыр. Бәлки, ул баласын сагынгандыр. Әти-әниләр балаларын сагыналар бит. Без, балалар гына, кайвакыт аларның ул хисләрен аңлап бетерә алмыйбыз.
    Тау итәгенә килеп, әни улына эндәшә: "Җөраеҗ, улым, Җөраеҗ!" Әнисенең тавышы бөтен күңелен биреп намаз укучы улының колагына барып җитә. Шулвакыт, ул аптырашта калып: "Йә, Раббым, кайсын сайлыйм? Әниемнеме, намазымнымы?"- ди һәм тәмләп укыган намазын өзмәскә уйлый. Улына эндәшеп тә, җавапны ишетмәгән ананың күңеле төшеп, авылга кайтып китә.
    Улының хатасы нәрсәдә булды? Әгәр укыган намазы нәфел-өстәмә намаз булса, ул шәригать буенча, намазын өзәргә тиеш иде. Чөнки анага җавап бирү, Аллаһ каршында өстәмә намазлардан өстенрәк тора. Әгәр әнисе фарыз намазны укыганда эндәшсә, намазны бераз тизләтеп, соңыннан әни янына ашыгырга була. Пәйгамбәребез имам булып торганда, арттагы сафлардан бала елаган тавыш ишетсә, ананың күңеленә авырлык китермәс өчен, намазын кыскарак тоткан. Егет гыйбадәтенең, намазының хакын белде, әмма ата-анага итагать итүнең дә иң зур гыйбадәтләрдән икәнен аңламады.
    Икенче көнне, әни янә улы янына юл тота һәм тау итәгеннән: "Җөраеҗ, Җөраеҗ!" - дип кычкыра. Намаз укып торучы егет әнисенең сүзләрен ишеткәч: "Йә, Раббым, әниемме, намазыммы?" - ди һәм намазын өзә алмый. Бу юлы да улының җавабын ала алмаган ана, кәефсезләнеп, өенә кайтып китә. Тугыз ай карынында күтәреп, күпме михнәт аша дөньяга китереп, күпме хәсрәт аша үстереп, кеше иткән балаң синең чакыруыңа җавап бирмәсә, әлбәттә, күңел төшәдер инде ул. Бәлки, ана йөрәге, улым гыйбадәт кыла, дип, үзен юатырга, баласын акларга тырышкандыр. Улымның миңа итагать кылуы гыйбадәт түгелмени, дип тә борчылгандыр.
    Өченче көнне дә ана, баласының тавышын ишетергә өметен өзмичә, тау янына килеп баса һәм: "Җөраеҗ, Җөраеҗ", - дип кабатлый. Җаны-тәне белән намазга чумган ул: "Йә, Раббым, әниемме, намазыммы?" - ди, әмма намаз уку ләззәтен өзәсе килми. Өч көн баласы янына килеп тә, җавап ишетмәгән ананың күңел төшенкелеге рәнҗешкә әйләнә һәм ул Аллаһ Тәгаләгә дога кыла: "Йә, Аллаһ, зиначы хатыннарның йөзләрен күрми, улымның җанын алма". Газиз ана баласын зина кылсын, фахишлеккә чумсын, димәде. "Анасының йөзен күреп сөенмәгән, зиначының йөзен күреп көенсен", - диде. Дөньялыкта кеше өчен иң изге ана йөзен күрергә теләмәгән адәмгә, йөзләрнең иң яманы булган бозык хатын йөзе насыйп була. Кызганыч, бүген, күпме ир-егетләр шатланып, көне-төне зиначыларның йөзләрен күреп куаналар. Кайбер улларга: "Никахсыз сөяркәңме, әллә газиз әнкәңме?" - дисәң, ул сөяркәсенең йөзен якынрак күрә.
    Җөраеҗ, үзе дә сизмәстән, үз өстенә анасының рәнҗешле догасын алды. Ә бит ана ике көн сабыр итте. "Бәлки, артымнан куып җитәр, кичен кайтып китәр", - дип, өметләнде, көтте... Өченче көнгә генә, ана эчендәге үпкәсен тыя алмады һәм аның теленнән Галәмнәр Раббысына рәнҗешле дога китте...Тәмам, дога күкләргә менеп китте... Гади кешеләрнең догалары күк ишекләрен шакып керсә, ана догасына фәрештәләр ишекләрне ачып тора. Пәйгамбәребез әйтте: "Өч төрле дога, һичшиксез, кабул була. Рәнҗетелгән кешенең догасы, мосафирның догасы һәм ата-ананың баласына кылган догасы".
    Ни өчен ананың догасы кабул була? Чөнки улы анасын рәнҗетте. Ул бит нәфел намазын өзә алды. Фарыз булса, кыскартырга була иде. Намазын укып бетергәч, артыннан йөгереп, куып җитеп: "Әнием, гафу ит. Мин намазда идем, нинди хаҗәтләрең бар, ниләр эшлим?" - дип сорый ала иде. Әмма алай эшләмәде. Кайтып киткән ананы куып җитәргә була, әмма күккә киткән догасын куып җитеп булмый.
    Вакытлар үтте, егетнең гыйбадәте тагын да артты. Авыл кешеләре аның диндарлыгы турында бер-берсенә сокланып сөйли башладылар. Әгәр авылда Җөраеҗ исеме яңгыраса, аны бөтен кеше белеп торды. Җөраеҗ кебекләрне бүген табып була микән? Дөньяның бөтен зиннәтләрен, ләззәтләрен ташлап, гыйбадәткә бирелде. Аны балаларына үрнәк итеп сөйли башладылар, аның турында төрле риваятьләр тараттылар...
    Бу сүзләр авылда яшәүче бер бозык хатынга иреште һәм ул: "Әгәр мин аны үземнең матурлыгым, акылым белән туры юлдан яздырсам, миңа нәрсә бирерсез?" - диде. Фахишлектә яшәүче ул хатынның аздыру өчен бар нәрсәсе дә җитәрлек иде. Бу урында бер хикмәтле нәрсә бар: бозык кеше беркайчан да хәерле кешене яратмый. Аның аңа көнчелеге котыра, ачуы килә. Исерек сәрхушнең иң яратмаган кешесе кем? Әлбәттә, айнык кеше. "Әнә, кеше булган. Әле кичә генә безнең белән йөри иде", - диләр. Шуңа күрә зина бәласенә чумган хатынга да кешеләрнең Җөраеҗ турында сокланып сөйләүләре ошамады.
    Зиннәтләнеп, ясанып, ул тау башына, егетнең кечкенә гыйбадәтханәсенә юл тотты. Җөраеҗ тыныч кына намазын укып утыра иде. Зиначы аның янына килеп, киемнәреннән дә арынды, сөйләштереп тә карады, әмма йөрәген Аллаһка биргән һәм ләззәтне гыйбадәттән генә табучы егет аңа күзен дә күтәреп карамады. Үз гомерендә шактый ирләрнең башына җиткән хатынның яшь, сәламәт егеткә көче җитмәде, тешләре үтмәде. Ул, ачуыннан котырып, гыйбадәтханәдән чыгып китте. Әмма ерак та китәргә өлгерми, шайтан аның күңеленә яңа мәкерле план салды. Таудан ерак түгел бер егет көтү көтә иде. Хатын аны фетнәләндереп, көтүче белән зина кылды һәм аннан балага узды...
    Баласы тугач та, хатын аны күтәреп урамга чыкты. Ул заманнарда бозык хатыннар, балаларын тапкач та, урамга күтәреп чыгып, аның атасының исемен әйтә торган булганнар. Хатын белән бала тирәсенә бөтен авыл халкы җыелды. Ирләр җыелышып, бер-берсенә карадылар: "Кайсыбызны әйтер икән?" - дип аптыраштылар. Хатын аларның түземсезлекләрен күреп: "Бу баланың атасы кем икәнен беләсезме?" - дип сорады. Кешеләр: "Кем, кем?"- диделәр. "Аның атасы - Җөраеҗ. Сезнең сокланып сөйли торган изге кешегез", - диде зиначы. Бу хәбәрне ишеткән кешеләр телсез калалар. "Җөраеҗ? Ничек инде? Без аны изге, дип йөрдек". Шулвакыт, арадан берничә кеше: "Ул ялганчы булган, мөнафыйк! Безгә үзен изге итеп күрсәтте, үзе зиначы булып чыкты", - дигән сүзләрне кычкырулары булды, бөтен халык аларга иярде. Менә бу - халык инде, җәмәгать. Ничә еллар ул егеттән изгелектән башка нәрсәсен күрмәсәләр дә, бер зиначы сүзе белән кешене юкка чыгардылар. Гайбәт-бохтанны арадан бер-ике дәрәҗәлерәк кеше кычкырса, калганнары аңа иярә. Шуңа күрә, борынгылар: "Галим абынса, галәм абына", - дигәннәр. Тарих битләре мондый мисаллар белән тулган.
    Авыл халкы, көтү булып, тауга таба китте. Кызык, иң элек ул юлдан ана, аннан соң зиначы, алардан соң бөтен авыл үтте. Тыныч кына үз мәчетендә намаз укып утыручы Җөраеҗнең гыйбадәтханәсен җимерә башладылар. "Ялганчы, харәбәләр астында калып, һәлак булсын", - диделәр. Ә Җөраеҗ бернәрсә дә аңламый. Ул бит дөньяда түгел. Газет-журналлар укымый, аның интернеты юк. Авылда ниләр бар, кем туган, кем үлгән, ул аңа караңгы. "Әй, кешеләр, нәрсә булды?" - дип аптырады ул. "Син укыган намазың белән яшеренәсең, үзең зиначы икәнсең. Әнә ул хатын синең балаң белән мактана", - дип кычкырдылар кешеләр. Егетне өстерәп чыгардылар һәм кыйный башладылар. Кемдер кулы белән сукты, кемдер аягы белән типте. Аягы-кулы җитмәгәннең теленнән: "Ялганчы, мөнафыйк", - дигән сүзләр очты. Гыйбадәтханәне җимереп ташладылар, хәлсезләнгән егетне аягыннан өстерәп авылга, җәза бирергә алып киттеләр. Менә шулай икән тормыш дигәне. Гомере буе "гыйбадәтче Җөраеҗ" исемен йөртәсең дә, "зиначы Җөраеҗ" исеме белән китәсең.
    Егетне аягыннан сөйрәп, авыл буйлап барганда, зиначылар җыелган өй тирәсенә җиттеләр. Йорт эчендәге зиначы хатыннар: "Нәрсә булды микән?" - дип, тәрәзәдән карадылар. Шулвакыт Җөраеҗ аларның йөзләрен күрде һәм анасының догасын исенә төшерде: "Йә, Аллаһ, зиначы хатыннарның йөзләрен күрми, улымның җанын алма". Әйе, анасының теге вакытта кылган догасы күкләрдән хәсрәт булып төште. Җөрәеҗ: "Җәзамны биргәнче, ул баланы китерегез әле", - дип үтенде. Баланы күргәч, ике рикәгать намаз укыды. Үзенең хатасын аңлап, Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорады. Намазын укыгач, баланы кулына алып, бармагы белән аның эченә төртте һәм: "Әй, бала! Кем синең атаң?" - дип сорады. Кешеләр гаҗәпләнделәр: "Яңа туган бала кайдан атасын белсен, ул ничек сөйләшә алсын?" Шулвакыт, Аллаһ кешелек тарихында өч кенә мәртәбә булган могҗизасын күрсәтә һәм балага тел бирә. Яңа туган сабый: "Минем атам - Фүлән, көтүче", - дия. Кайбер риваятьләрдә, сабый бармагы белән атасына төртеп күрсәтте, диелә.
    Бу хәлне күргән кешеләр үз хаталарын аңладылар. Гаепсез егеткә бохтан кылганнары өчен акланырга, гафу үтенергә тотындылар... "Җөраеҗ, син безне гафу ит инде. Без сиңа алтыннан гыйбадәтханә салып бирәбез, шунда намазыңны укырсың", - диделәр. Дөньясын ташлап, гыйбадәткә киткән кешегә алтын һәм көмешләр кирәкме? Әлбәттә, юк. Җөраеҗ: "Юк, ничек балчыктан булса, миңа шуны кайтарыгыз", - диде.
    Бу кыйсса моннан ничә мең еллар элек булса да, мондый хәлләр көн саен кабатланып тора. Күпме егетләр һәм кызлар "мөһим" эшләр белән мәшгуль булып, газиз әти-әниләренә вакыт таба алмыйлар. Намазын өзмәгәнгә, Аллаһ Җөрәеҗне ничек түбән төшерде. Бүген күпме балаларына әти-әнисе эндәшә, ә ул телевизор карый, компьютер артында утыра, дуслары белән футбол уйный... Аларга нинди бәла-казалар төшәр микән? Раббым, безгә әти-әниләребезнең рәнҗешле догаларын алырга язмасын. Безне рәхимлелек белән үстергән кебек, Аллаһ та аларга рәхимле булсын. Әмин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: