САРМАН
  • Рус Тат
  • Аллаһының рәхмәте ирешсен

    Соңгы елларда зиратларга игътибар нык артты. Аларны төзекләндерү, чистарту һәм башка мәсьәләләр буенча район башлыгы Нәфис Закировка ярдәм сорап еш керергә туры килә. Кайчан гына кермә, ул бер генә үтенечне дә кире какмый, ярдәм кулын суза. Аның җитәкчелегендә район оешмалары да һәр эштә булышлык күрсәтәләр. Күптән түгел зират эшләре буенча...

    Соңгы елларда зиратларга игътибар нык артты. Аларны төзекләндерү, чистарту һәм башка мәсьәләләр буенча район башлыгы Нәфис Закировка ярдәм сорап еш керергә туры килә. Кайчан гына кермә, ул бер генә үтенечне дә кире какмый, ярдәм кулын суза. Аның җитәкчелегендә район оешмалары да һәр эштә булышлык күрсәтәләр.
    Күптән түгел зират эшләре буенча район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова янында булырга туры килде. Ул иң элек минем эш планнарым белән танышты һәм гозерем буенча чаралар да күрә башлады. Шунысы сөендерде, ул чаралар икенче көнне үк тормышка ашырыла башлады. Гөлфирә Сөнгатовна үзе дә, урында булып, эшләрнең барышы белән танышты.
    Зиратларны тәртиптә тотуда Сарман авыл җирлеге, аның башкарма комитеты җитәкчесе Р.Әхмәдуллин да зур ярдәм күрсәтәләр: өмәләр оештырыла, башка эшләр башкарыла.
    Зиратка, иң беренчеләрдән булып, Х.Фарукшин җитәкчелегендәге "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре чыктылар. Зират йортының түшәмнәрен ремонтладылар, стеналарны агарттылар, ишек-тәрәзәләрне буядылар. "Водоканалсервис" җәмгыятенең Сарман филиалы җитәкчесе Р.Габ-драхманов эретеп ябыштыру эшләре белән ярдәм итте: коймалар төзекләндерелде, капка ясалды. Пенсия фонды да (җитәкчесе - А.Харисов) ярдәм эшләрен уңышлы башлап җибәрде, коллектив булышлыгы белән ике зират арасы куаклыктан чистартылды, хәзер анда гербицид сиптерелә. Эшмәкәр Р.Нуруллин төзелеш материаллары белән зур ярдәм күрсәтте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ф.Хөснуллин техника белән, чүп үләннәренә һәм башкаларга каршы гербицидлар сиптерүдә булышлык итте. "Сарман" агрофирмасының "Якты көн" бүлекчәсе җитәкчесе Н.Миңнеголов трактор белән тәэмин итүдә, эретеп ябыштыру эшләрендә ярдәм итсә, район электр челтәре җитәкчесе Р.Ялаев, "Төзекләндерү" җәмгыяте җитәкчесе Н.Сафин, 131 нче янгын сакчылыгы бүлеге (җитәкчесе - И.Гыйззәтуллин) төзекләндерү, чистарту, су белән тәэмин итү кебек эшләрдә зур булышлык күрсәтәләр.
    Югарыда исемнәре аталган кешеләрнең һәммәсенең яхшылыклары үзләренә игелек булып әйләнеп кайтсын, аларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре насыйп булсын иде.
    Халыкка шуны әйтәсем килә: зиратта күмәк көч белән зур эшләр башкарылды һәм башкарыла, биредә булучыларның да башкалар хезмәтен хөрмәт итүе, зиратта чисталык саклавы, үзеннән соң чүп-чар калдырмавы кирәк. Якыннарыгызның каберләрен зиярат кылып, җыештыру эшләре башкарасыз икән, чүпләрне контейнерга яки билгеләнгән урынга гына ташлавыгыз сорала. Зират ул һәркайсыбызның мәңгелек һәм төп йорты икәнлеген беребез дә онытмасак иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      198
      0
      0
    Ночной режим