Сарман картингчылары кышкы сезонны ачып җибәрделәр
20 декабрьдә Баулы шәһәрендә картинг буенча ярышлар үтте. Алар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Әлеге узышлар Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгышы кышкы ярышларының беренче этабы булды. Баулыга Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Алабугадан, Лениногорскидан, Урыссудан, Уфадан, Бирскидан, Туймазыдан һәм Сарманнан спортчылар килделәр. Район данын "Ялкын" картинг-клубында тәрбияләнүчеләр якладылар. Алмаз...
20 декабрьдә Баулы шәһәрендә картинг буенча ярышлар үтте. Алар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Әлеге узышлар Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгышы кышкы ярышларының беренче этабы булды.
Баулыга Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Алабугадан, Лениногорскидан, Урыссудан, Уфадан, Бирскидан, Туймазыдан һәм Сарманнан спортчылар килделәр.
Район данын "Ялкын" картинг-клубында тәрбияләнүчеләр якладылар. Алмаз Ахмедов (Сарман гимназиясе) "Кадет" классында икенче урын алды. "Юниор" классында Сарман аграр көллияте студенты Айрат Фәрхетдинов шулай ук икенче булды. "Honda GX-200" классында Булат Нигъмәтҗанов (Сарман урта мәктәбе) җиңеп чыкты. Аның өчен бу җиңү кышкы ярышларда беренче булды. Артур Заһировка (Сарман гимназиясе) призлы урын алыр өчен аз гына җитмәде - ул үз классында финишка дүртенче булып килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев