САРМАН
  • Рус Тат
  • Сочида Хыял лигасында җиңгән "Нефтьче" хоккей командасын Җәлилдә тантаналы рәвештә каршыладылар

    Җәлил бистәсендә бүген шатлыклы вакыйга шаһиты булырга туры килде. Сочи шәһәреннән зур җиңү яулап кайтучы "Нефтьче" хоккей командасын каршылау тантанасы чын мәгънәсендә спорт бәйрәмен хәтерләтте. Көчле алкышлар астында җиңүчеләрне Боз сарае янындагы мәйданчык түренә озаттылар. "Җәлилнефть" идарәсенең хоккей командасы Бөтенроссия Төнге хоккей лигасы уеннарының Хыял Лигасында (Лига Мечты) (18+) чемпион...

    Җәлил бистәсендә бүген шатлыклы вакыйга шаһиты булырга туры килде. Сочи шәһәреннән зур җиңү яулап кайтучы "Нефтьче" хоккей командасын каршылау тантанасы чын мәгънәсендә спорт бәйрәмен хәтерләтте. Көчле алкышлар астында җиңүчеләрне Боз сарае янындагы мәйданчык түренә озаттылар.

    "Җәлилнефть" идарәсенең хоккей командасы Бөтенроссия Төнге хоккей лигасы уеннарының Хыял Лигасында (Лига Мечты) (18+) чемпион исеменә лаек булды. Ярышларда уналты регионнан иң көчле командалар чыгыш ясадылар. Республика данын безнекеләр яклап, 3:2 исәбе белән Якутск командасын җиңеп, чемпион булдылар.

    Хоккейчылар клубы оешкан 1994 елдан алып бүгенге көнгә кадәр команда белән алыштыргысыз остаз Альберт Әкбәров җитәкчелек итә. Хоккейчыларның уйнау тарихында җиңүләре шактый. Күп тапкырлар республика һәм район җиңүчеләре һәм призерлары исемен яулаган команда республика чемпионатының бронза призеры, Эшче хоккей лигасы чемпионатының көмеш призеры исемнәрен алды. "Татнефть" җәмгыяте чемпионаты кубогына ия булды. Бу юлы да җиңү шатлыгын безнең белән уртаклаштылар. Сөенечле хәбәр алу белән, чын күңелдән үзебезнекеләр өчен горурлык хисе кичердек.

    Альберт Әкбәров, команда капитаны:

    - Бу җиңү - безнең уртак җиңү. Безнең өчен республика, район, бөтен поселок халкы борчылып торды, бу да безгә зур җаваплылык өстәп, җиңүгә көч бирде. Команданың һәр уенчысына зур рәхмәт. Барысы да тырышты. Бүгенге хөрмәт, мәртәбә аеруча дулкынландырды. Безне чын геройларны каршылагандай сәламләделәр. Район башлыгына, "Җәлилнефть" идарәсе, бистә җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез зур.

    - Сезне сәламләү миндә зур горурлык хисләре тудыра. Кичә Бөек Җиңүне бәйрәм итсәк, бүген үзебезнең җиңүчеләребезне сәламлибез. Командага, лаеклы чыгыш ясап, республика, район, бистә халкы, нефтьчеләрнең данын яклауда куйган тырышлыклары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Нәтиҗәле уеннар, яңа үрләр, бөек җиңүләр телим, - диде тантанада муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм командага телевизор алу өчен сертификат тапшырды.

    "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов, "Татнефть" җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андрей Зимин, "Җәлилнефть" идарәсе профсоюз комитеты рәисе Владимир Филимонов та спортчыларны мәртәбәле җиңүләре белән тәбрикләп, киләчәктә дә зур уңышлар теләделәр, яшь буынга үрнәк булулары өчен рәхмәт белдерделәр. Дәртле җырлар, биюлэр дә спортчылар хөрмәтенә башкарылды. Яшь җырчы Ангелина Әкбәрова чыгыш ясаганда, һәркемнең күңелендә аның гаиләсе өчен шатлану хисләре тугандыр. Чөнки Ангелина җырын әтисенә һәм аның командасына багышлап җырлады, соңыннан якын кешесенә карата булган хөрмәт өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә дә онытмады.

    Ихластан сөендек: безнекеләр булдыра. Спорт үҗәтләрне, көчле рухлыларны ярата. Сәламәтлекнең нигезе дә - хәрәкәттә.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: