Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресе үтте

Әлеге чарада беренчедән алып тугызынчы сыйныфка кадәрге укучылар катнашты. Укучылар алдында иң беренче булып авыл җирлеге депутаты Ризатдинов Габбәс Гайнетдин улы чыгыш ясады. Законнар ничек туа? Ничек гамәлгә керә? Менә шундый сорауларга җавапны үз эченә алган чыгышны балалар зур игътибар, кызыксыну белән тыңладылар. Депутаттан соң сүз җебен тарих фәне укытучысы...

Әлеге чарада беренчедән алып тугызынчы сыйныфка кадәрге укучылар катнашты.
Укучылар алдында иң беренче булып авыл җирлеге депутаты Ризатдинов Габбәс Гайнетдин улы чыгыш ясады. Законнар ничек туа? Ничек гамәлгә керә? Менә шундый сорауларга җавапны үз эченә алган чыгышны балалар зур игътибар, кызыксыну белән тыңладылар. Депутаттан соң сүз җебен тарих фәне укытучысы Салихова Рәмзия Равил кызы алды: ул укучылар алдында кызыклы әңгәмә үткәрде. Чыгыш-әңгәмәдән соң мәктәп укучыларына ТР Конституциясенең кабул итү шартлары турында сөйләде. Ул алган белемнәрне ныгытырга, тирәнтен төшенеп аңларга ярдәм итте. Дәреснең йомгаклау өлешендә исә "Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары" темасына викторина, «Депутат портреты»н төзе кебек мавыктыргыч биремнәр бирелде. Укучылар барлык викторина сорауларына зур энтузиазм белән җавап биреп, барлык биремнәрне дә ярыша-ярыша үтәде.
Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина
фото һәм материал: Гөләндәм Халиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 16 ноября 2021 - 09:09
    С чем сравнивает наш язык Дамир Гарифуллин?
  • 20 сентября 2021 - 11:53
    Ложное сообщение об акте терроризма является уголовным преступлением
  • Ремонтные работы в районной поликлинике подходят к концу
  • Сармановцы приняли участие в заседании Общественного совета нефтяников
  • Сармановская молодежь разрабатывает стратегии развития молодежной политики
  • В Сарманово отпраздновали День семьи, любви и верности
  • Сармановская ЦРБ стала победителем зональной Спартакиады
  • Презентация книги А.Габиди «Күлдәвектә кояш көлә»
  • Районның "Егет солтаны" Вилдан Юнысов Әлмәттә яши
  • В Джалильской СОШ №2 прошло агитационное мероприятие «Я шагаю по улице»
  • В Сарманово прошла сельскохозяйственная ярмарка
  • 9 мая. Поздравление ветеранов в Сарманово
Реклама