САРМАН
  • Рус Тат
  • Синең күңел нурыңда

    Районда безнең әниебез Нина Ризатдинованы белмәгән кеше сирәктер. Ул - Алан авылында туып-үскән кеше. Табигате шундый матур, йөрәккә ятышлы булгангамы, авыл үз кызына тормышта кирәкле булган иң асыл сыйфатларны сеңдерә. Нинаның әтисе - укытучы, мәктәп директоры, кыз да аның юлыннан китә - мөгаллимә була. Укытучылыкка укырга да китә, ләкин, мөмкинлекләр...

    Районда безнең әниебез Нина Ризатдинованы белмәгән кеше сирәктер. Ул - Алан авылында туып-үскән кеше. Табигате шундый матур, йөрәккә ятышлы булгангамы, авыл үз кызына тормышта кирәкле булган иң асыл сыйфатларны сеңдерә. Нинаның әтисе - укытучы, мәктәп директоры, кыз да аның юлыннан китә - мөгаллимә була. Укытучылыкка укырга да китә, ләкин, мөмкинлекләр булмау сәбәпле, укуны ташларга туры килә. Әтисе үлеп китә, ә гаиләдә - 6 бала. Нина - иң олысы. Әнигә дә булышырга, ничек тә акча ягын кайгыртырга кирәк, дип, ул Лениногорск шәһәренә, яңа төзелешкә чыгып китә. Кызның гомерлеккә дигән пары да шушында булган икән. Ул Сарман егете Өмит белән таныша. Озак та тормый, яшьләр гаилә корып җибәрәләр. Кайнатам: «Тизрәк өйләнү ягын карадым, чөнки Нинаны урлап китәрләр, дип курыктым», - дип искә төшерә иде. Әйе, мәхәббәтләре көчле булгандыр. Әни тормышларны ничек башлап җибәрүләрен, мунча тергезүләрен, башка кызыклы да, гыйбрәтле дә хәлләрне хәзер дә матур, онытылмас хатирәләр итеп сөйли. Ризатдиновлар бераздан Сарманга кайтып төпләнәләр, икесе дә торак-коммуналь хуҗалык идарәсендә эшли башлыйлар. Аларның парлап мунчада эшләгән еллары - үзе бер тарих. Күпме кешене юындырып, тәннәрен-җаннарын сихәтләндереп, үз эшләренә бөтен күңелләрен биреп эшлиләр алар. Үземнең дә бу гаиләгә килен булып төшкән чакларым күз алдына килеп басты. Ул вакытта әни - түгәрәк кенә, бик хәрәкәтчән, берьюлы берничә эшне башкара, барысына да өлгерә. Беркемгә дә «юк», дип әйтми. Ул барыбызны да көйли, бер минут та утырып тормый, хатын-кызның тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрен ялт итеп эшләп куя. Ул вакытта мунчага кеше бик күп йөри иде. Әни белән әти юынырга иртә яки соң килгән бер кешене дә борып җибәрмәделәр. Җитәкчеләр дә эшләрен күрә белделәр: күп сандагы Мактау кәгазьләре, бүләкләр, «Татарстанның атказанган көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре» дигән мактаулы исем әнә шулар турында сөйли. Алар ике ул, ике кыз үстерделәр. Тик кайгы-хәсрәтләр дә читләтеп үтми. Әниләрнең ике улы - гаилә корып, әле яши генә башлап, балалар үстергән Риф белән Рәис фаҗигале төстә бу дөньядан киттеләр. Ике кияүнең дә гомерләре бик кыска булды. Әтиебез дә - гүр иясе инде. Әнкәйгә Ходай сабырлыкны мул итеп биргән. Ул күпме кайгылар күрсә дә, сынмады, сыгылмады. Сагышларым басылыр, дип, сәхнәләргә менде, ансамбльгә йөрде. Аның кебек моңлы итеп керәшен җырларын җырлаучы бармы икән ул?
    Минем бу нигезгә килен булып төшкәнемә озакламый 38 ел була. Аның 25 елы - тол калып, кайнанам-әнием белән бергә-бергә, гел аралашып-йөрешеп яшәгән еллар. Ул миңа ирем урынына да, иптәшем-дустым, ахирәтем-сер сандыгым урынына да булды. Бөтен эшне киңәшләшеп, шатлык-кайгыларны уртаклашып гомер иттек һәм итәбез.
    Соңгы араларда әнинең сәламәтлеге какшап китте. Без аның тизрәк сихәтләнүен, тагын бик күп еллар безнең янәшәдә, балалары, оныклары, туганнары, якыннары хөрмәтен күреп яшәвен телибез.
    Без, дип синең йөрәгең
    Көн яна да, төн яна.
    Безнең бәхеткә, әнкәй,
    Ярый син бар дөньяда.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: