Иртәгә Сарманда Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә республикакүләм өстәл теннисы ярышлары узачак
Өстәл теннисы уенын яратучыларны иртәгә, 19 ноябрьдә, Мөнәвир Фатыйх улы Хөснуллин истәлегенә багышланган республикакүләм ярышларга көтеп калабыз. Инде тугызынчы тапкыр уздырылучы бу бәйге Сарман аграр көллиятенең спорт залында 9 сәгать 30 минутта башлана. Уенчылар ике яшь төркеменә бүленеп ярышачаклар: 1999-2002 елгылар, 2003 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр. Җиңүчеләр һәр яшь...
Өстәл теннисы уенын яратучыларны иртәгә, 19 ноябрьдә, Мөнәвир Фатыйх улы Хөснуллин истәлегенә багышланган республикакүләм ярышларга көтеп калабыз. Инде тугызынчы тапкыр уздырылучы бу бәйге Сарман аграр көллиятенең спорт залында 9 сәгать 30 минутта башлана. Уенчылар ике яшь төркеменә бүленеп ярышачаклар: 1999-2002 елгылар, 2003 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр. Җиңүчеләр һәр яшь төркемендә егетләр һәм кызлар арасында, командалар беренчелегендә ачыкланачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев