САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

“Барыбыз да Аллаһка кайтачакбыз”

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим. Бүген сүзне "Мәет озату"дан башларга булдым. Бәлки, каберләрне зиярат кылу, аларны карап тору кирәклеге ныграк аңлашылыр. Менә мәет юыла, кәфенләнә һәм аяклары юнәлешендә өйдән чыгарыла. Гадәттә җеназа намазы ишек алдында укыла (мәчет алдында да, зират кырында да укылырга мөмкин) һәм мәет башы юнәлешендә капкадан алып чыгыла. Хатын-кыз җеназасы өстенә...

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим. Бүген сүзне "Мәет озату"дан башларга булдым. Бәлки, каберләрне зиярат кылу, аларны карап тору кирәклеге ныграк аңлашылыр.
Менә мәет юыла, кәфенләнә һәм аяклары юнәлешендә өйдән чыгарыла. Гадәттә җеназа намазы ишек алдында укыла (мәчет алдында да, зират кырында да укылырга мөмкин) һәм мәет башы юнәлешендә капкадан алып чыгыла. Хатын-кыз җеназасы өстенә берәр япма ябыла, һәм мәет ләхет эченә куелганчы, шул япма белән кабер каплап торыла.
Мәет кабергә күтәреп алып барыла. Аны, ким дигәндә, дүрт кеше күтәрү сөннәт. Күп урында мәет йөртү җайланмасына ике яктан өстәмә икешәр тоткыч куелган. Димәк, алар 8 дә булырга мөмкин. Алар белән имамның да бераз күтәреп баруы кирәк. Алып баручыларның җеназаның дүрт почмагына күчеп йөрүләре сөннәт. Зиратлар шактый еракта булу сәбәпле, бераз күтәреп баргач, мәет махсус машинага урнаштырыла.
Җеназа артыннан каберстанга ир-атлар гына баралар. Аларның барулары сәдака өмет итеп түгел, ә гыйбрәтләнү өчен була. Барганда, җәяүлеме яки машинадамы, дөнья сүзләрен сөйләшмичә һәм көлешмичә, тәсбих һәм тәһлил әйтеп, мәеткә Аллаһының рәхмәтләрен теләп, дога кыла-кыла барырга кирәк. Гомумән, мәет турында начар уйламыйлар. Өйдә калган хатын-кызлар һәм җеназа узып барганын күргән кешеләр гыйбрәт белән менә шушы доганы укыйлар: "Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, әшһәдү әннә-ллааһа йүхии үә йүмештү, үә һүүә хәй-йүл-ләә йәмүүт һәәзәә мәә үәгадәнәәл-лааһу үә расүүлүһу үә садәкал-лааһу үә расүүлүһ Аллааһуммә зиднәә илмәнән үә тәслиимән".
Бу доганың татарчасы болай була: "Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән олуграктыр... Калебем белән ышанып әйтәмен: Аллаһы Тәгалә тергезә һәм үтерәдер; Ул, Аллаһы Тәгалә, үзе тередер, һич үләчәк түгелдер; бу үлем безгә Аллаһы Тәгалә һәм аның рәсүле вәгъдә кылган эштер. Ул, Аллаһы Тәгалә, һәм Аның рәсүле дөрес әйткәннәр. Йә, Раббым, безнең иманыбызны һәм мөселманлыгыбызны арттырсаң иде!"
Берәр кеше вафат булганда, түбәндәге дога укыла: "Иннәә лил-ләәһи үә иннәә иләйһи рааҗигуун Аллаһум ин кәәнә һәәззәл-мәйитү мүхсинән, фәзид фии ихсәәниһи, үә ин кәәнә мүсииән фәтәҗәәүәз ганһү". Аның татарчасы болайрак: "Хакыйкатьтә без һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләнеке һәм һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләгә кайтачакбыз. Йә, Раббым! Әгәр дә бу мәет изге кешеләрдән булган булса, изгелеген арттыр; әгәр дә гөнаһлы бәндәләрдән булган булса, гөнаһларын гафу ит".
Хәзер инде мәетне җирләү мәсьәләсенә килик. Монда да төрле фикерләр, тәкъдимнәр һәм ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр бар. Кистереп шуны әйтергә кирәк: мәет озатуда, аны җирләү эшләрендә бернинди дә яңалыклар да, өстәмәләр дә булырга тиеш түгел.
Мәет зиратка баш тарафы белән күтәреп кертелә. Кергәндә, сул кулда каберстанга аяк баскач укыла торган дога язып куелган. Ул пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең догасы. Аны яттан белү яхшы булыр иде, һич тә булмаса - тәфсирен. Бер әйбергә игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Каберстан алды һәм капка төпләре хәзергә асфальтланмаса да, вак таш түшәлгән, чиста, пөхтә итеп җыештырылган. Тик иске зират капкасына кайбер "төп сарманлылар" аяк кырып керәләр, янәсе: җыештырсыннар, акча алалар. Юк, җәмәгать, без акча өчен түгел, ә Аллаһы ризалыгын өмет итеп, киләсе урыныбыз, дип чистартабыз һәм сезне дә шуңа чакырабыз.
Каберстанның яңа өлешендә мәетләрне җирләү тәртипкә салынып килә: каберләр билгеле бер өлгедә һәм зурлыкта казыла, куелган ташлары да артык кычкырып тормыйлар һәм өсләрен дә чытырманлык басмаган. Кешеләр әти-әниләренең каберләрен карап торалар, һәр яз саен чистартып, чардуганнарын буяп китәләр. Дөрес, аерым адәмнәр зират әдәбен саклап бетермиләр, буяу банкаларын, чистарткан чүпрәкләрен күрше кабергә куеп китәләр.
Кабернең бер башы көнбатышка, икенче башы көнчыгышка каратылып, кыйблага аркылы казыла. Мәет ләхеткә башы белән көнбатышка, аяклары көнчыгышка таба, йөзе белән кыйбла тарафына каратылып, туфрак түшәк өстенә уң яны белән кырынрак куела. Хәзер мәет ләхеткә марлядан ясалган тасмалар белән төшерелә. Аларны ләхеттә калдырырга кирәк. Ләхет такта белән капланганчы, кәфенлек япмасының баш һәм аяк очларын бәйләгән чүпрәкләр чишелә һәм кабердә калдырыла.
Мәет гүргә иңдерелеп, туфрак белән күмелгәннән соң, җыелган кешеләр аңа Аллаһының рәхмәтләрен, кабер җиңеллекләрен, сорау алучы фәрештәләрнең сорауларына дөрес җавап бирә алуын насыйблардан кылуын сорап дога кылалар.
Якыныңны җирләдең дә шуның белән бетте түгел, каберләрне зиярат кылу кирәк. Гадәттә, бу эш атнакич һәм җомга көннәрендә башкарыла. Кабер янына барганда, яхшылап тәһарәт алырга, әдәп һәм түбәнчелек белән барырга, анда яткан әрвахларның синнән дога өмет итеп ятуларын, үзеңнең дә шушы хәлгә төшәчәгеңне уйлап барырга кирәк.
Эшне түбәндәге доганы укудан башлыйбыз. "Галәйкүмүссәләәмү, йәә әһләд-дийар, рахимал-лааһул-мөстәкъдимиинә миннәә үәл-мөстәб, хыйриин. Минкүм-Әнтүм ләнәә сәләфүн үә нәхнү ләкүм халәф. Үә иннәә иншәә ал-лааһү бикүм ләәхикуун. Нәсәлүллаһа Тәгааләә ләнәә үә ләкүм әл-гаафийә..." Аның мәгънәсе болай: "Әй бу йортларның кешеләре, сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын. Аллаһы Тәгалә дөньядан башта күчкән сезгә һәм сездән соң күчкән безгә рәхмәтен кылса иде. Сез - бездән элекке кешеләр һәм без - сездән соңгарак калган кешеләр. Хакыйкатьтә без дә озакламый сезнең белән тоташырбыз. Аллаһы Тәгаләдән үзебез өчен дә, сезнең өчен дә сәламәтлек һәм хәерле ахырлар сорыйбыз".
Алга таба үзең теләгән кабер янына барасың, мәетнең йөзе һәм күкрәге турысына килеп, кыйблага арка белән, кабергә таба карап утырасың һәм теләгән кадәр Коръән укып, әгәр укый белмәсәң, үз телеңдә дога кылып, Аллаһтан саваб сорыйсың. Ул савабны үзең теләгән мәетләрнең рухларына һәм каберстандагы барча мәетләрнең рухларына багышлыйсың. Каберстанда, тере кешеләр арасында йөргән сыман, әдәп һәм түбәнчелек белән йөрү шарт. Каберләрне һич тә таптарга ярамый. Берзаман үзеңнең дә, алар кебек, каберстанга китерелеп, кабергә җирләнәчәгеңне һәм анда кергәннән соң булачак сорау һәм җавапларыңны, кыямәт көннәрен, җәннәт һәм җәһәннәмне күз алдыңа китер. "Йә, Раббым, бу мәетләрнең рухларына рәхмәтеңне ирештер, һәркайсысының гөнаһын ярлыка. Мин, зәгыйфь бәндәңә, тәүфыйк-һидаять биреп, гамәлләр кылуны насыйп ит, һәрбер гөнаһларымны гафу ит", - дип дога кылырга кирәк.
Изге гамәл нияттән башлана. Язлар җитеп, көннәр утыргач, төрле җирләрдән, авыл һәм шәһәрләрдән әти-әниләренең, әби-бабаларының һәм туганнарының каберләрен зиярат кылырга ниятләп балалары, оныклары кайталар. Бервакыт Сарман зиратын караучы Ринат Ногманов болай сөйләгән иде: "Мин бер олы яшьтәге хатынны беләм: ул Яр Чаллыда балаларында яши. Ел саен бер яшь кызчыкны, оныгын булса кирәк, ияртеп зиратка килә. Быел да килделәр, кабер кырларын тәртипкә китерделәр һәм үз якыннарыныкын гына түгел, ә узган ел каралмый калган, чүп баскан күрше каберне дә чистарттылар. Җитмәсә, әле чыкканда, төшеп калган чүпне кызчык кире килеп алды". Әйе, күп шул бездә караусыз калган каберләр... Ә бездән дога өмет итеп ятучылар күпме! Әйдәгез, аларның рухларына багышлап, шушы доганы кылыйк. Яттан белмәсәк, язып алыйк та кәгазьдән карап укыйк: "Аллаһүммә, бәллигъ сәүәәбә мәә курийә фии һәәзиһис - сәәгатиишәриифәти мин Китәәбикәл-кәриими иллә әруаахи җәмиигыйль-мөслимминә кәәффәтән үә гаммәтән, хосуусән минһүм иләәә әрүаахи әкърибәә ни үәсъдикааии әлләзиинә әзкүрүһүм билисәәнии". "Савабын мөселман мәетләренең һәрберсенең җаннарына ирештерсәң иде. Хосусән, хәзер санап китәчәк үземә якын һәм дус күргән мәетләрнең җаннарына ирештер". Догаларыбызны Аллаһ кабул кылсын!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X