САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь янгынчылар ярышты

18 нче май көнне Сарман урта мәктәбендә район мәктәпләренең яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары арасында ярышлар үткәрелде. Аның максаты - балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә, утсүндергечләрдән файдаланырга өйрәтү, аларның бу өлкәдәге белемнәрен ныгыту. Ярышларда өч команда - Сарман урта, Иске Кәшер, Юлтимер мәктәпләре яшь янгынчылары катнашты. Яшь дружиначылар эстафета һәм спортның башка...

18 нче май көнне Сарман урта мәктәбендә район мәктәпләренең яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары арасында ярышлар үткәрелде. Аның максаты - балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә, утсүндергечләрдән файдаланырга өйрәтү, аларның бу өлкәдәге белемнәрен ныгыту.
Ярышларда өч команда - Сарман урта, Иске Кәшер, Юлтимер мәктәпләре яшь янгынчылары катнашты. Яшь дружиначылар эстафета һәм спортның башка төрләрендә җитезлекләрен күрсәттеләр, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Иң күп балл җыеп, I урынны - Юлтимер, II урынны - Сарман урта, III урынны Иске Кәшер мәктәбе командалары яулады. Дәүләт күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге җитәкчесе Р.Госманов, Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Сарман участогы инструкторы Р.Камалетдинова аларга Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Әлмәт районара бүлеге Сарман участогы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар.
Ярышларны оештыручылар аларны үткәрүдә ярдәм иткән оешмаларга, мәгариф бүлегенә, Сарман урта мәктәбе җитәкчелегенә рәхмәт белдерәләр.
Рәсемдә: яшь янгынчылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X