САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Ялкын" – беренче

13 нче октябрьдә Баулыда картинг буенча ачык ярышлар узды. Аларда Азнакай, Урыссу, Октябрьск, Уфа, Туймазы шәһәрләренең һәм Сарман картингчылары катнашты. 8-14 яшьлекләр - "Кадет" классында (двигатель күләме - 60 см.куб.), 13-18 яшьлекләр - "Союзный - Юниор" (125 см.куб.), 16 яшьтән өлкәнрәкләр шундый ук двигательле "Союз" классында көч сынаштылар. "Кадет" классында...

13 нче октябрьдә Баулыда картинг буенча ачык ярышлар узды. Аларда Азнакай, Урыссу, Октябрьск, Уфа, Туймазы шәһәрләренең һәм Сарман картингчылары катнашты.
8-14 яшьлекләр - "Кадет" классында (двигатель күләме - 60 см.куб.), 13-18 яшьлекләр - "Союзный - Юниор" (125 см.куб.), 16 яшьтән өлкәнрәкләр шундый ук двигательле "Союз" классында көч сынаштылар. "Кадет" классында Сарман гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Илһам Шакиров, башкаларга бернинди өмет калдырмыйча, ышанычлы җиңү яулады. 7 нче сыйныф укучысы (гимназия) Айрат Фәрхетдинов та беренче унлыкка эләкте. "Союзный - Юниор" классында чыгыш ясаган Сарман урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айдар Әюпов финишка икенче булып килде. Аграр көллияттән Илһам Гыйниятуллин "Союзный" классында узышып, 7 нче урынны алды. Нәтиҗәдә, "Ялкын" командасы ярышлардан призлы икенче урын белән кайтты.
14 нче октябрьдә команда Кама Аланында балалар, яшүсмерләр, яшьләр арасында "Мини-Бегги" классында узган Татарстан Республикасы кубогына һәм "Пилот", "Стриж", "125" классларында "ТАИФ-НК" кубогына ярышларда катнашты. Әлеге ярышларның иганәчеләре "ТАИФ-НК" ААҖ һәм "Салават" эстрада театры иде. Аларда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Алабуга һәм башка шәһәрләрнең иң көчле узышчылары көч сынашты. Безнекеләр бу юлы да сынатмадылар.
"Пилот" классында командадан өч узышчы чыгыш ясады. Сарман урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Исламхан Латыйпов иң яшь узышчы иде. Ул финишка җиденче булып килде. Айрат Фәрхетдинов финиш сызыгын - өченче, ә Илһам Шакиров беренче булып кисте. Бу - Илһамның "Пилот" классында икенче ел рәттән җиңүе.
"Стриж" классында дүрт узышчы көч сынадылар. Риналь Сабиров - сигезенче, Алмаз Әхәтов - тугызынчы (гимназиянең 4 нче сыйныф укучылары), Айрат -дүртенче, Илһам өченче булдылар. "125" классында чыгыш ясаган аграр көллият укучылары Руслан Харрасов һәм Илһам Гыйниятуллин финишка унөченче һәм алтынчы булып килделәр. Рәмис Хәбибуллин Казан узышчысыннан бераз гына калышып, өченче урынны ала алмый калды. Ә Айдар Әюпов призлы икенче урынны алды. Бу юлы техника сынатмады. Бу - команда механигы Мөдәрис Гыйниятуллинның хезмәте.
"Мини-Бегги" классында безнең тәҗрибә дә, мондый техника да юк. Шулай да безнекеләр монда да сынатмадылар. Арендага алынган "Бегги"ларда Алмаз һәм Риналь алтынчы, дүртенче булып килделәр. Әлеге техникага беренче тапкыр утыручылар өчен бу начар күрсәткеч түгел.
Мондый ярышлар юл йөрү иминлеген арттыру, балалар арасында юл травматизмын кисәтү, спортның техник төрләрен үстерү һәм популярлаштыру, спортчыларның осталыкларын арттыру һәм иң яхшы спортчыларны, командаларны ачыклау максатыннан үткәреләләр. Бу ярышларда безнең "Ялкын" командасы почетлы беренче урынны алды. Икенче урында - Яр Чаллының "Экстрим", өченче урында - Казанның "Мак-ТИТАН" командалары. Аларга кубоклар, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды. Призларны татарстанның халык артисты, автокроссларда үзе дә күп мәртәбәләр җиңү яулаган Салават Фәтхетдинов тапшырды.
Ярышларга картларны алып баруда ярдәм иткәне өчен Радик Сабировка һәм автобус шоферы Ришат Шакировка да зур рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев