САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Штанга күтәр – көчең артыр

Сезнең ятып штанга күтәргәнегез бармы? Ятып түгел, баскан көе дә күтәргәнебез юк әле, дияр кайберәүләр. Ә шөгыльләнеп карарга кирәк! Көчең дә артыр, мускулларың да үсәр. Сарманда яшәүче Илшат Ситдыйков инициативасы белән декабрь азагында оештырылган ярышларны карарга килгән булсагыз, спортның бу төрен тагын да ныграк үз итәр идегез. Сүз - Илшатның...

Сезнең ятып штанга күтәргәнегез бармы? Ятып түгел, баскан көе дә күтәргәнебез юк әле, дияр кайберәүләр. Ә шөгыльләнеп карарга кирәк! Көчең дә артыр, мускулларың да үсәр. Сарманда яшәүче Илшат Ситдыйков инициативасы белән декабрь азагында оештырылган ярышларны карарга килгән булсагыз, спортның бу төрен тагын да ныграк үз итәр идегез. Сүз - Илшатның үзенә:
- Бу ярышларны без беренче тапкыр гына үткәрмибез. Районда киң масштаблы бәйрәмнәр үткәрелгән көннәрдә штанга күтәрүчеләр бәйгесе дә була, -диде ул. - Көч сынашулар уздырылган җиргә бик күп яшьләр җыела. Аның чираттагысы Яңа ел алдыннан үткәрелде. Авырлыклары 55 килограммга кадәр һәм аннан да зуррак үлчәүдәге спортчылар арасында мәктәп, аграр көллият укучылары шактый иде. 55 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында беренче урынны Сарман гимназиясеннән Левон Ршоян алды. 60 килограммга чаклы үлчәүлеләр арасында беренчелек Сарман урта мәктәбеннән Айрат Ситдыйковта иде. Авырлыклары 60 килограммнан артканнар арасында Булат Ситдыйков җиңүче булды. Алар авырлыклары 70 килограммнан да артык булган ир-егетләр күтәрә алмаган 102-115 килолы штангаларны күтәрделәр. Аграр көллияттән Марат Кашапов, Җәлилдән Илдар Нуриәхмәтов, Рамил Минһаҗев 70 килограммлы, 80 килограммлы һәм аннан да авырраклар арасында иң көчлеләр булдылар. Рамил, ятып, 150 килограммны күтәрде һәм абсолют чемпион булып калды. Сарайлыдан Ришат Шакиров, Сарман гимназиясеннән Рамил Зәкиев, аграр көллияттән Марат Фәсәхов, Айнур Мансуров, эшмәкәр Радмир Әхтәмов, Җәлилдән Александр Филатов үз үлчәүләрендә - икенче, Сарман гимназиясеннән Азамат Ситдыйков, Геворг Ршоян,Сарман урта мәктәбеннән Радис Гәрәев, икенче Җәлил урта мәктәбеннән Гаяз Искәндәров, Сарман РЭСыннан Радик Дәүләтбаев, яшьләр белән эшләү, спорт, туризм бүлегеннән Булат Әхмәдуллин үз авырлыкларындагы спортчылар арасында өченче урыннарга чыктылар. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев