САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мөнәвир абый истәлегенә

Бу көнне Сарман гимназиясе теннисчылары аеруча көтеп алалар. Аңа айлар буе әзерләнәләр. Быел да 19 нчы ноябрьдә гимназиянең спорт залы иртәдән кичкә кадәр гөрләп торды. Сәбәбе - мәктәпләр һәм аграр көллият укучылары арасында Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә багышланган ярышлар. Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелде. Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә ярышлар уздыру турындагы тәкъдим...

Бу көнне Сарман гимназиясе теннисчылары аеруча көтеп алалар. Аңа айлар буе әзерләнәләр. Быел да 19 нчы ноябрьдә гимназиянең спорт залы иртәдән кичкә кадәр гөрләп торды. Сәбәбе - мәктәпләр һәм аграр көллият укучылары арасында Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә багышланган ярышлар. Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелде.

Реклама

Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә ярышлар уздыру турындагы тәкъдим белән Фәрит Хөснуллин янына кергәч, ул берсүзсез ризалык биргән иде. Ә бит кызлар һәм малайлар арасында өч яшь төркемендә уздырылучы ярышлар өчен шактый чыгым кирәк. Гадәттә, мондый ярышларны я берәр күренекле спортчы, яки һәвәскәр спортчы истәлегенә уздыралар. Мөнәвир абый, бәлки, үз гомерендә бер генә тапкыр да өстәл теннисы уйнап карамагандыр. Әмма бу мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе - аның район тарихында якты эз калдыруы. Сабада Президентның әтисе хөрмәтенә өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар да үткәрәләр. Әйтәсе килгән фикерем шул: Мөнәвир һәм Фәрит Хөснуллин кебекләр күбрәк булган саен, балалар өчен ярышлар да ешрак булыр, төрле спорт түгәрәкләре дә эшләп торыр. Балаларга үрнәк алырдай мисаллар да күз алдында булыр. Иң мөһиме, минемчә, шул.
Ярышларга килгәндә, быел аларда 13 мәктәптән 96 укучы катнашты. Ә арада оешканлык ягыннан иң аерылып торганы Зур Нөркәй мәктәбе булды. Алар бәйгегә 19 спортчы алып килгәннәр. Тренерлары Айрат Сөләймановка, автобус белән ярдәм иткән өчен, җитәкчеләренә рәхмәт.
Уеннар башланганчы ук, балалар кемнең нинди урын аласын алдан ук чамалап торалар. Чөнки ярышлар булгалап тора, һәм һәркем кемнең ничек уйнаганын яхшы белә. Бу юлы да Айрат Дольскийның яки Алинә Фәртдинованың беренче булачагы беркемдә дә шик уятмады. Ә менә кечкенәләр уенын алдан фаразлап булмый. 2000 нче елгы һәм аннан кечерәк кызлар бәйгесендә Сарман гимназиясеннән игезәкләр Лиана һәм Диана Галиевалар финалда үзара уйнадылар. Диананың республика рейтингы югарырак булуга карамастан, Лиана 3:1 исәбе белән җиңү яулады. Өченче урынны исә Зур Нөркәй мәктәбеннән Яна Зәбирова алды. Ә ярышларның иң кызык һәм иң мавыктыргыч уеннары шушы яшь төркемендә финалда уйнаган малайлар арасында булды. Барлык көндәшләрен дә бик җиңел отып, хәлиткеч уенда Рөстәм Зәкиев (2001 нче елгы) һәм Динар Йосыпов (2002 нче елгы) очраштылар. Рөстәм республика ярышларында инде ике ел катнашып килә. Аның рейтингы да югарырак. Динар исә узган ел гына уйный башлады. Шулай да, рәттән ике партияне отып, 2:0 исәбе белән алга чыкты. Әмма Рөстәм дә төшеп калганнардан түгел, осталыгы да җитәрлек. Нәтиҗәдә, рәттән ике партияне отып, исәпне тигезләде. Хәлиткеч бишенче партиягә җиткәнче, күз яшьләре дә, шатлыклар да җитәрлек булды. Җанатарлар да һәркайсына көч биреп тордылар. Уен тигез барды, шулай да җиңү бу юлы Динарга елмайды. Өченче урынны шулай ук Сарман гимназиясе укучысы Әмир Хаҗиев яулады. 1997-1999 елгы кызлар арасында өстенлек шулай ук Сарман гимназиясе укучыларында булды. Алинә Фәртдинова - I, Гөлшат Сабитова II булдылар. Ә III урынга Петровка Завод урта мәктәбе укучысы Айгөл Нотфуллина лаек булды. Егетләр арасындагы бәйге көтелмәгәнрәк нәтиҗә китерде. Айрат Дольскийның өлкәннәр төркемендә уйнаячагы билгеле булгач, беренчелекне Рөстәм Сәлаховка юраганнар иде. Ләкин аңа, үзеннән ике яшькә кечерәк Ринат Миргалиевка 3:1 исәбе белән оттырып, икенче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Ринатның бу уңышы - күнегүләр вакытында техник алымнарны камилләштерүе өстендә ныклап эшләве нәтиҗәсе. Пьедесталның өченче баскычына гимназия укучысы Илһам Галиев күтәрелде. Ярышка иң соңгылар булып, өлкән төркемдәге уенчылар кушылды. Алар арасында аграр көллияттән Анна Муханова һәм Зәринә Хуҗинага тиңнәр булмады. Финалда Анна 3:0 исәбе белән беренчелекне яулады. Зур Нөркәй мәктәбеннән Гөлгенә Миңнуллина өченче булды. Егетләр арасында призлы урыннарны гимназия укучылары бүлеште. Айрат Дольский - I, Булат Ситдыйков - II, Айдар Шәехов III булды.
Һәр ярышның иң күңелле өлеше - бүләкләүләр. Фәрит абыйлары быел да аларны мулдан әзерләгән иде. Призлы урыннарны алган укучыларга дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Гомумкоманда беренчелегендә җиңү яулаган Сарман гимназиясе командасы күчмә кубок һәм дипломга ия булды. Зур Нөркәй мәктәбе командасы - II, аграр көллият командасы - III урында. Призлы урыннар алган командаларның тренерларына да акчалата бүләкләр тапшырылды.
Ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен, яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлегенә, Сарман гимназиясе директоры Лилия Газимовага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X