САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Флорболын да уйныйбыз

2011нче елда поселокта бик күп ярышлар герой-шагыйрь М. Җәлилнең 105 еллыгына багышлап уздырылды. Идарә беренчелегенә флорбол ярышлары да шул уңайдан үтте. Мин барлык ярышларны да карап барам. Флорболны да кызыксынып карадым. Кызык та бит: ир-егетләр идәндә хоккей уйныйлар. Һәр командада - биш уенчы һәм капкачы. Идарә беренчелегенә үткәрелгән ярышларда 70ләп...

2011нче елда поселокта бик күп ярышлар герой-шагыйрь М. Җәлилнең 105 еллыгына багышлап уздырылды.
Идарә беренчелегенә флорбол ярышлары да шул уңайдан үтте.
Мин барлык ярышларны да карап барам. Флорболны да кызыксынып карадым. Кызык та бит: ир-егетләр идәндә хоккей уйныйлар. Һәр командада - биш уенчы һәм капкачы. Идарә беренчелегенә үткәрелгән ярышларда 70ләп ир-егетләр үз цехлары данын яклады.
Яшерен-батырын түгел, мин, нинди генә ярыш булмасын, үземнең элекке укучыларымны күреп сөенеп, аларга көч-дәрт биреп утырам. Бу көнне уйнаган 12 команданың һәркайсында ике-өч элекке укучым бар иде. Рәшит Сафуанов, Таһир Хәмәтҗанов, Эльмир Сафин, Илдар Кәрамов, Илнар Фазылҗанов, Марат Йосыпов, Ирек Шәвәлиев, Илнур Фәткуллин, спорт осталары кебек, матур уйнадылар. Владимир Филимонов (40 яшь), Альберт Әкбәров (52 яшь) яшьләрдән кимен куймадылар. Рамил Хәйруллов, Максим Яковлев, Тимофей Поповның (алар 1нче мәктәпне тәмамлаган) уйнауларын да бик ошаттым. Уенчыларның кайсы мәктәптә укулары мөһим дә түгел. Иң мөһиме - алар беренче чыныгуны физкультура дәресләрендә алганнар. Киләчәктә флорбол ярышларын поселок беренчелегенә, укучылар арасында да үткәрергә кирәктер, бәлки.
"Җәлилнефть" идарәсенең спорт буенча кураторы Рамил Хәйруллов та минем фикерне куәтләде. "Яшьләргә күбрәк игътибар бирергә кирәк", - ди ул һәм, уңышларына сөенеп, дәвам итә: " Идарә беренчелегенә өченче тапкыр ярышлар үткәрдек. "Татнефть" беренчелегенә үткәннәрендә дә уңышлы гына чыгыш ясыйбыз: бер мәртәбә икенче урынны алдык, ә биш тапкыр чемпион булдык".
Алар өчен мин дә куанам. Яңа ел Җәлил спортчыларына яңа җиңүләр алып килсен.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X