САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Культура

Күңелле үтә кичләр

Ләшәү Тамак мәдәният йортында әледән-әле кичәләр, үзенчәлекле чаралар булып тора. Авылыбызда мәдәни тормышның яңаруына ихластан сөенәм. Авылыбыз килене, Яңа Имән авылы кызы Мәймүнә Нуриева Казаннан Президент кулыннан "Ана даны" медале алып кайтуга, аны мәдәният йортында әзерләнгән тантана көтеп тора иде. Биш бала анасы Мәймүнә Мөхтәровнаны бик җылы итеп балалары, күп...

Ләшәү Тамак мәдәният йортында әледән-әле кичәләр, үзенчәлекле чаралар булып тора. Авылыбызда мәдәни тормышның яңаруына ихластан сөенәм.
Авылыбыз килене, Яңа Имән авылы кызы Мәймүнә Нуриева Казаннан Президент кулыннан "Ана даны" медале алып кайтуга, аны мәдәният йортында әзерләнгән тантана көтеп тора иде. Биш бала анасы Мәймүнә Мөхтәровнаны бик җылы итеп балалары, күп еллар хезмәт куйган мәктәп коллективы исеменнән Разия Мәрвәровна, иң соңгы укучылары булган сигезенчеләр котладылар, матур җырлар башкардылар. Ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдыйкова аның әле искиткеч күрше дә булуын әйтеп, кызыл розалар бәйләме тапшырды.
Бәйрәм киче авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле белән дәвам итте. Төп рольләрдә уйнаган хезмәт ветераны, гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Земфира Бәдертдинова, күп еллар авыл советы секретаре вазифасын башкарган Лира Юнысова, балалар бакчасы мөдире Гөлшат Әгъләмова, барлык мәдәни чараларда теләп катнашучы Гөлия Розыкова, мәдәният йорты директоры Илсөяр Кәлимуллина, бухгалтер Юлия Ризатдинова, техник хезмәткәр Венера Васикованың уенын тамашачылар яратып карадылар, күздән яшьләр килерлек итеп уйнауларына сокландылар.
Мин авыл китапханәсендә эшләп, төрле мәдәни чараларны байтак оештырган кеше буларак, авылыбызда мәдәни тормышның яңадан җанлануына ихластан сөенәм. Үзешчән артистларга яңа иҗади үрләр, мәдәният йорты директоры Илсөяргә һәм аның гаиләсенә зур рәхмәт әйтеп, мәдәният учагын шулай сүндермичә эшләүләрен телим.
РӘСЕМДӘ: спектакль башланыр алдыннан.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X