САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Культура

авыл клублы булырга тиеш

Икмәк булса, җыр да була, диләр. Шөкер, икмәгебез дә бар, җырлап та яшибез. Быел ашлык җыюның тулаем күләме буенча район республикада икенче урынга чыкты. Сәнгать осталарыбыз да бәйгеләрдә җиңү арты җиңү яулыйлар. - Безнекеләр сәхнәне беркемгә дә бирмиләр һәм бирергә дә җыенмыйлар, - диде муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров узган...

Икмәк булса, җыр да була, диләр. Шөкер, икмәгебез дә бар, җырлап та яшибез. Быел ашлык җыюның тулаем күләме буенча район республикада икенче урынга чыкты. Сәнгать осталарыбыз да бәйгеләрдә җиңү арты җиңү яулыйлар.
- Безнекеләр сәхнәне беркемгә дә бирмиләр һәм бирергә дә җыенмыйлар, - диде муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров узган җомгада Каташ Каран авылында мәдәният йорты ачылу уңаеннан булган тантанада. - Клублар буш тормый, халык җырлап яши. Шушындый ук мәдәният йорты Мортышбаш авылында төзелә башлаячак. Һәр авылны клублы итү программасы өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Фәрит Хәйруллович, Сезгә рәхмәт.
Әйе, авыл халкының шатлыгын уртаклашырга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килгән иде. "Илһам Шакировны дөньяга китергән як халкы мәдәният йортлы булырга тиеш, - диде ул үз чыгышында. - Мин сезнең хезмәтегез өчен рәхмәт әйтергә һәм шушындый клублы булуыгыз белән тәбрикләргә килдем. Авылыгызның тарихын да белеп китәсем килә.
Авыл халкы мондый йортларга мохтаҗ. Алар искерә, ябыла башладылар. Бу - безне дә, район башлыкларын да борчый торган мәсьәлә. Президент акча бүлде һәм быел без шушындый 46 мәдәният йорты төзү нияте белән эш башладык. Сезнеке 37 нчесе булып ачыла. Ни өчен клублар төзергә булдык, дигәндә, алар яшьләрне тәрбияләү урыннары булырга, балалар үз һөнәрләрен күрсәтергә тиешләр. Өлкәннәр дә клубка йөрергә, яшьләр белән аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга тиеш".
Фәрит Хәйруллович республика җитәкчеләренең райондагы эшләр барышыннан канәгать булуларын белдерде. Шикәр чөгендеренең дә уңышы һәм шикәрлелеге югары булуын әйтеп, аны үстерүдә чын осталарча эшләүне билгеләп үтте. Ул шулай ук алдагы көнне Дәүләт Советы утырышында каралган мәсьәләләрнең кайберләренә тукталды. Мәдәният йортының авыл халкы яратып йөри торган урын булуын теләде һәм аның директоры Әлфия Гәрәевага, мәдәният йортының матди-техник базасын ныгыту өчен, 100000 сумлык сертификат тапшырды. Районда төзү-төзекләндерү эшләренә зур өлеш керткәннәре өчен Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Раушан Солтановка һәм "Благоустройство" җәмгыяте директоры Наил Сафинга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Төзүчеләргә рәхмәт сүзләре ирештерелде, алар район башлыгы кулыннан бүләкләр алдылар. Мәдәният йортына музыкаль үзәк бирелде. Ветераннар советы рәисе Әлфия Сибгатуллина авыл халкы исеменнән җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Символик тасма киселгәннән соң (рәсемдә) кунаклар эчкә үттеләр һәм мәдәният йорты белән таныштылар. Ул шактый иркен фойесы, директор кабинеты, 300 тамашачыга исәпләнгән залы (ул спорт мәйданчыгы булып та хезмәт итә ала), түгәрәкләр өчен, санитария бүлмәләре, котельнаясы булган проект буенча төзелгән. Кайчандыр салына башлаган, стеналары өелеп, яңадан таркатылган клуб урынында "күз ачып йомганчы" калкып чыккан бу искиткеч матур һәм уңайлы бинага авыл халкының яратып йөреренә шик юк. "Безнең кызлар булган, - диләр бит әнә тантанага килгән апалар. - Концертын да куялар, спектаклен дә оештыралар. Гомерле булсын клубыбыз". Амин, шулай булсын. Туган якта җырлап, гармуннар тыңлап кына яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев