САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Здравоохранение

"Нәтиҗәләр бик яхшы"

ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов шулай дип белдерде. Ул узган ел нәтиҗәләренә багышланды, һәм министр шулай ук агымдагы елда башкарылачак проектларга да тукталды. "Соңгы елда республикада формалаштырылган сәламәтлек саклау моделе эшнең нәтиҗәлелеген шактый арттырды", - дип башлады сүзен А.Фәррахов. Нәтиҗәләр, чыннан да, куандырырлык. Соңгы...

ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов шулай дип белдерде. Ул узган ел нәтиҗәләренә багышланды, һәм министр шулай ук агымдагы елда башкарылачак проектларга да тукталды.
"Соңгы елда республикада формалаштырылган сәламәтлек саклау моделе эшнең нәтиҗәлелеген шактый арттырды", - дип башлады сүзен А.Фәррахов. Нәтиҗәләр, чыннан да, куандырырлык. Соңгы 19 ел эчендә беренче тапкыр республика халкының табигый үсеше арткан - ул һәр 1000 кешегә 0,9 процент тәшкил иткән. Бу күрсәткеч аеруча Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск шәһәрләрендә, Балтач, Кукмара кебек районнарда югары. Авыл җирлекләрендә бу күрсәткеч тагы да югарырак һәм аның тууның артуы нәтиҗәсендә югарырак булуы күзәтелә. Узган ел республикада 50443 бала туган. Бу 2010 нчы елгы күрсәткечтән 1652 гә артыграк. Балалар аеруча Казан шәһәрендә, Мөслим, Кукмара кебек районнарда күп туган. Соңгы 11 ел дәвамында узган ел республикада иң түбән үлем-китем булган. Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Балтач, Әлмәт кебек районнарда ул Спасс, Тәтеш, Мамадыш, Кайбыч кебек районнарга карый азрак. Узган ел шулай ук күп еллар дәвамында беренче тапкыр эш яшендәге кешеләр арасындагы үлем-китемнең дә түбәнәюе күзәтелгән. Ә яңа туган балалар үлеме узган ел 16,1 процентка кимрәк булган. Бу - соңгы 60 елдагы иң түбән күрсәткеч. Бүген ул Россиянең уртача күрсәткеченнән шактый түбән һәм күп кенә Европа илләре дәрәҗәсенә тигез. Шунысын да әйтергә кирәк, узган ел карындагы һәм яңа туган балаларны тумыштан булган авыруларга тикшерү быел да дәвам итәчәк. Быел яңа туган балалар да Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының халыкара критерийлары буенча теркәлә башлаячак. "500 граммлы булып туган балаларны да теркәячәкбез", - диде бу уңайдан министр. Моның өчен, сәламәтлек саклауны модернизацияләү Программасы кысаларында республикада берничә урында перинаталь үзәкләр реконструкцияләнә, капиталь ремонт үткәрелә, яңа җиһазлар кайтарыла, кадрлар әзерләнә.
Үлем-китемгә килгәндә, республикада аның беренче сәбәпчесе - йөрәк-кан тамырлары авырулары. Әмма, министр билгеләп үткәнчә, яңа үзәкләрнең сафка басулары, яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә, бу авырулардан вафат булучыларның да азаюы күзәтелгән. Икенче урында - онкологик авырулар. Кызганычка каршы, бу авыруларның күпчелеге соңгы стадиядә ачыклана. Моның сәбәпләренә килгәндә, министр кешеләрнең үз сәламәтлекләренә битараф булуларын, шәхси клиникаларда сыйфатка игътибарның аз булуын билгеләп үтте. Өченче урында исә - травмалар.
Шунысы да куанычлы: узган ел республикада беренче тапкыр бавыр һәм йөрәкне күчереп утырту буенча операцияләр ясалган. Югары технологияле операцияләр ясалу һәм аларның саны арту, республикага федераль заказларның күп булуы да Татарстанда медицинаның шактый алга китүен дәлилли. Шулай ук авыруларны республикадан читтә булган югары технологияле үзәкләргә җибәреп дәвалау да нык арткан. Әйтик, узган ел 5924 кеше читтә дәвалану үткән. Ашыгыч ярдәм бүлеген реконструкцияләүне төгәлләү дә - узган елның зур казанышы.
Быелгы планнарга килгәндә, министр модернизацияләүнең дәвам итәчәген, кабул итү бүлекләрендә күләмле реконструкция үткәреләчәген, шәхси клиникалар эшчәнлегенең дә күпмедер күләмдә контрольгә алыначагын, "Медицина турында"гы закон нигезендә медицина тармагында киләсе елларда да зур үзгәрешләр булачагын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев