САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Здравоохранение

Чәчегез коелмыймы?

Чәч коелса, икегә ярылса, буяганнан соң зарарланса, түбәндәге маска бик файдалы. Берәр аш кашыгы бал, алма уксусы, алоэ согы, тигәнәк мае, 1 йомырка сарысы, 1 чәй калагы шампунь алыгыз. Әгәр чәч озынрак булса, һәркайсын икешәр өлеш алырга кирәк. Барысын бергә яхшылап бутагыз. Масканы кулланыр алдыннан, чәчегезне юыгыз, бераз дымлы булып...

Чәч коелса, икегә ярылса, буяганнан соң зарарланса, түбәндәге маска бик файдалы. Берәр аш кашыгы бал, алма уксусы, алоэ согы, тигәнәк мае, 1 йомырка сарысы, 1 чәй калагы шампунь алыгыз. Әгәр чәч озынрак булса, һәркайсын икешәр өлеш алырга кирәк. Барысын бергә яхшылап бутагыз. Масканы кулланыр алдыннан, чәчегезне юыгыз, бераз дымлы булып калганчы киптереп, аннан соң масканы сөртегез һәм полиэтилен пакет киеп, 30 минут тотыгыз. Соңыннан чәчне яхшылап юарга кирәк. Бу масканы атнага бер ясау әйбәт. Чәчегезне тиешле нәтиҗәгә ирешкәнче дәвалагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев