САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Образование

Җәлилдә “Яшел ут” смотр-конкурсының муниципаль этабы үткәрелде

Бүген Җәлил поселогының "Аленушка" балалар бакчасында балалар катнашындагы юл-транспорт травмаларын кисәтү буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре һәм тәрбиячеләр арасында "Яшел ут" республика смотр-конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Ул январь аенда башланып, бүгенге көнгәчә дәвам итте. Конкурс барышында балалар бакчалары портфолио әзерләделәр, тәрбиячеләр ачык чара күрсәттеләр. Бүген исә тәрбиячеләр үз-үзләре белән таныштырдылар,...


Бүген Җәлил поселогының "Аленушка" балалар бакчасында балалар катнашындагы юл-транспорт травмаларын кисәтү буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре һәм тәрбиячеләр арасында "Яшел ут" республика смотр-конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Ул январь аенда башланып, бүгенге көнгәчә дәвам итте. Конкурс барышында балалар бакчалары портфолио әзерләделәр, тәрбиячеләр ачык чара күрсәттеләр. Бүген исә тәрбиячеләр үз-үзләре белән таныштырдылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр.
Авыл балалар бакчалары арасында I урынга - Иске Кәшер, II урынга - Каташ Каран, III урынга Зур Нөркәй коллективлары лаек булды. Район үзәге һәм Җәлил поселогы балалар бакчалары арасында I урын - Җәлилдән "Теремкәй"гә, II урын - Сарманның "Кояшкай", III урын Җәлилдән "Аленушка" балалар бакчаларына бирелде. Ә тәрбиячеләр арасында Җәлил поселогының "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Ишмаковага тиңнәр булмады. II урынга - район үзәгенең "Лилия" балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Һадиева, III урынга шулай ук район үзәгенең "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Гыйльфанова лаек дип табылды.
Аларга юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Район үзәгенең "Сандугач" балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Шәйхетдинова һәм Җәлил поселогының "Аленушка" балалар бакчасыннан Наилә Халитова махсус призга ия булдылар.
Татьяна Ишмакова һәм "Теремкәй" балалар бакчасы район данын республикада яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев