САРМАН
  • Рус Тат
  • Төп яңалык

    • 12 декабрь 2019 - 15:51
      Конституция көнендә төп документлы - паспортлы булдылар
      Бүген - Россия Федерациясе конституциясе көнендә районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда матур чара – ундүрт яшьләре тулган үсмерләргә паспортлар тапшыру узды.
    • 11 декабрь 2019 - 14:14
      Районда тренировка үтте
      Бүген районда террорчылыкка каршы тору чараларын тормышка ашыру, террорчылык гамәлләре кылынган очракта, шулай ук янгын чыккан очракта хәрәкәт итү күнекмәләрен булдыру максатыннан, суд приставларының район бүлегендә өйрәнүләр узды.
    • 6 декабрь 2019 - 11:48
      Районда "автобабай" бәйгесе үтте
      Бүген районда инвалидлар ункөнлеге кысаларында, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте, ДОСААФның район оешмасы һәм ЮХИДИнең район бүлекчәсе белән берлектә, традицион “Автобабай” бәйгесен үткәрде.
    • 5 декабрь 2019 - 08:31
      Җәлил бистәсенең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Якташлар очрашуы” үтте
      Җәлил бистәсенең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, анда тәрбияләнүче райондашлар белән “Якташлар очрашуы” дип исемләнгән чара үтте.
    • 1 декабрь 2019 - 18:04
      Сарманлыларның 56,9 проценты тавыш бирде
      Район үзәгендә үзара салым өчен тавыш бирү ахырына якынлаша. 20.00 сәгатькә сайлау участоклары сайлаучылар өчен үз ишекләрен ябачаклар.
    • 29 ноябрь 2019 - 08:38
      Сарманлылар депутат белән очраштылар
      Кичә – 28 ноябрь көнне гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында районга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Глушков Геннадий Николаевич килде.
    • 27 ноябрь 2019 - 14:03
      Сарманлылар СПИДка каршы
      1 декабрь көнне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
    • 26 ноябрь 2019 - 14:59
      Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә теннис турниры үткәрелде
      21-24 ноябрь көннәрендә Сарман аграр көллияте спорт залында Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә өстәл теннисы буенча республика турниры үткәрелде.
    • 26 ноябрь 2019 - 11:16
      Әлмәт авылында яшәүче Рәхимова Бриллиант Вәлиәхмәт кызына 90 яшь тулды
      Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде.
    • 25 ноябрь 2019 - 13:47
      Сарманлылар Идел буе конкурсында I урынны алдылар
      16 ноябрьдә Ульяновск шәһәрендә “Ульяновск – тигез мөмкинлекләр шәһәре” балалар иҗаты фестивале хәрәкәте кысаларында яшь талантлар иҗатының “Без бергә” 1 нче Идел буе фестиваль-конкурсы үткәрелде.
    • 25 ноябрь 2019 - 09:38
      Районда гражданнарны кабул итү атналыгы башланды
      “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Сарман авылы, Ленин урамы, 28 йорт (“Сарман” кинотеатры, 2 нче кат)) гражданнарны кабул итү атналыгы уздырыла.
    • 24 ноябрь 2019 - 12:25
      Җәлиллеләр референдумны хуплыйлар
      Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген – 24 ноябрь көнне Җәлил поселогында үзара салым мәсьәләләренә багышланган референдум үткәрелә.
    • 24 ноябрь 2019 - 08:24
      Җәлилдә үзара салым акчасына матур эшләр башкаралар
      Көннән-көн тормышыбыз уңайлана, матурлана бара. Яңа биналар, йортлар калка, искеләре төзекләндерелә. Юл төзелешенә, социаль объектларны яңартуга зур әһәмият бирелә. Район үзәгендә, җирлекләрдә булган үзгәрешләр һәркемне сокландырадыр. Хәтта чит төбәкләрдә яшәүче якташларыбыздан еш кына көнләшү катыш соклану сүзләре ишетергә туры килә. Бер-ике ел кайтмый торганнар да гаҗәпләнү хисен белдерәләр. Башкарылган эшләрдә, бер яктан, республика программалары ярдәмен тойсак, икенчедән, халыкның үзенең активлыгы - яшәгән җирен матурлау, төзекләндерү теләге көчле булуы сизелә.
    • 21 ноябрь 2019 - 14:43
      Чираттагы сертификат Габидуллиннарга тапшырылды
      21 ноябрьдә Сарман сәнгать мәктәбендә ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы үткәрелде.
    • 20 ноябрь 2019 - 10:32
      “Халкым җәүһәрләре” җиңүчеләрен ачыклады
      Кичә – 19 ноябрь көнне район мәдәният йортында “Халкым җәүһәрләре” район фольклор бәйгесенең гала-концерты үткәрелде.
    Реклама