САРМАН
  • Рус Тат
  • Татарстанлылар корал өчен премия алдылар

    Татарстанлылар 2019 елда тапшырылган корал өчен ярты миллион сумнан артыграк премия алдылар.

    Алар узган ел 322 корал һәм 189 хәрби кирәк-яраклар тапшырдылар. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе лицензия-рөхсәт эше үзәгенең корал әйләнешенә контрольлек итү бүлеге начальнигы Илнур Сабиров хәбәр итте.
    Татарстанлылар узган ел 322 корал, 189 хәрби кирәк-яраклар һәм 700 граммнан артыграк дары тапшырганнар. Республика муниципаль берәмлекләренең хокук бозуларны кисәтү комиссиясенә гражданнардан тапшырылган корал һәм хәрби кирәк-яраклар өчен акчалата бүләк сорап 318 гариза кергән.
    - Гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча вәкаләтле органга татарстанлыларга 520424 сум кызыксындыру түләүләре тапшыруны гамәлгә ашыру буенча документлар җибәрелде, - ди Илнур Сабиров.
    Росгвардиядә корал яки сугыш кирәк-ярагы тапкан очракта 112 һәм 02 телефоннары буенча тиз арада полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәклек турында искәртәләр.
    - Урынга оператив-эзләү төркеме чыгачак, коралга экспертиза үткәрәчәк. Шуны онытмаска кирәк: табылдык турында мәгълүмат, кагыйдә буларак, тиз тарала һәм корал алына. Ә аны тапкан һәм тиз арада тапшырмаган кеше җинаять җаваплылыгына тартыла, - дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе лицензия-рөхсәт эше үзәгенең корал әйләнешенә контрольлек итү бүлеге начальнигы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: