САРМАН
  • Рус Тат
  • Күтәмәле мәктәбендә Сәламәтлек көне оештырылды

    23 февральдә Ватан сакчысы көне билгеләп үтелә. Аның кысаларында Күтәмәле мәктәбендә Сәламәтлек көне оештырылды.

    Укучылар һәм укытучылар, командаларга бүленеп, спорт уеннарында, эстафетада катнаштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

    Сугыш тематикасына мини-фильм карау да булды.

    Шулай ук «Яшь армиячеләр» хәрәкәте сафларына тантаналы рәвештә яңа катнашучылар алынды. Тантаналы ант әйткәннән соң укучылар хәрәкәтнең тулы хокуклы катнашучылары булдылар.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: