САРМАН
  • Рус Тат
  • «Автоледи» бәйгесен үткәрү вакыты үзгәрде

    .

    Район ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе, «Яшь техниклар үзәге» ДОСААФның район филиалы белән берлектә районның машина йөртүче хатын-кызлары арасында «Автоледи- 2020» бәйгесе игълан иткән иде. Аны үткәрү вакыты үзгәртелде. Конкурс 10 августта уздырыла һәм 09.00 сәгатьтә башлана. Жыелу урыны: район ЮХИДИ бүлекчәсе бинасы (Профсоюз урамы, 19 йорт) Катнашучыларның «В» категорияле транспорт йөртү таныклыклары һәм транспорт чарасын йөртү хокукына ия булу турындагы документлары булырга тиеш. Заявкалар 2-61-21, 8 917 873 74 76 телефоннары буенча кабул ителә.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: