САРМАН
  • Рус Тат
  • Якын кешесен югалткан гаиләгә чит кешенең мәетен биргәннәр +ВИДЕО

    Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан моргында гаиләгә чит кеше мәете бирелүне аңлатты. Казанның бер моргында бүген җәнҗал чыккан. Анда ниндидер ялгышлык аркасында якын кешесен югалткан гаиләгә чит кешенең мәетен биргәннәр. Ир-ат урынына хатын-кызныкын, җитмәсә.

    Мәетләрнең моргта алмаштырылып бирелүен туганнары мәчеттә генә абайлап алган. Шунда ук кире моргка әйләнеп кайтучылар бина янында җәнҗал оештырган һәм булган хәлләрне видеога яздырган. "Намуссыз, ничек бутарга була?" - ди бер хатын-кыз.   Бу хәлгә карата Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә комментарий биргәннәр, дип яза «БИЗНЕС Online».   ТР сәламәтлек саклау министрлыгында моргтан мәрхүмнәнең җәсәден бирү тәртибе расланган, кагыйдә буенча мәетләрне туганнарына күрсәтмичә бирмиләр, дип аңлаталар.   "Бу очракта туганы мәетне алыр алдыннан битен ачып караган, аны таныган. Бу видеокүзәтү системасы белән теркәлгән. Гаеплеләргә карата дисциплинар кисәтү чаралары кулланылачак", - дип белдерәләр министрлыкта.   Суд-медицина экспертизасы бюросы администрациясе бу хәл өчен гафу үтенгән инде. Туганнары белән аңлауга ирешелде, дип өстәделәр республиканың сәламәтлек саклау министрлыгында.   

    ВИДЕО:https://vk.com/video-24217919_456243905

    Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27884

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: