САРМАН
  • Рус Тат
  • Татарстанда бер ир-ат коега төшеп үлгән

    Татарстанда 57 яшьлек ир-ат өй янындагы коега төшеп үлгән.

    Фаҗига кичә иртән Олы Шилнә торак пунктында булган.

    Татарстанда 57 яшьлек ир-ат өй янындагы коега төшеп үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    Кичә иртәнге унберләр тирәсендә 112 бердәм номерына Олы Шилнә торак пунктының Көнчыгыш урамында 57 яшьлек ир-атның өй янындагы 3 метр тирәнлектәге коега егылып төшүе хакында хәбәр килгән. Шалтыратып хәбәр итүче ир-атның аңын югалтуын әйткән.

     

    Чакыру буенча килгән коткаручылар альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә ир-атның мәетен өскә чыгарган һәм полицейскийларга тапшырган.

    Фото: ГУ МЧС России по РТ

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: