САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманны әйләнеп уза торган юлны октябрь аенда төгәлләргә исәплиләр

    Бу максатларда региональ бюджеттан 80 миллион сум акча каралган. Юл төзелеше 2012 елда ук башланган иде. Бүгенге көндә участокта күләмле төзелеш бара.

    Азнакай юл төзелеше оешмасыннан алынган мәгълүматларга караганда, төзелешкә каралган гомуми сумманың 33 проценты файдаланылган инде. Әлеге участоктагы эшләрне агымдагы елның октябрь аенда төгәлләргә исәплиләр.
    Альбина Сабирова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: