САРМАН
  • Рус Тат
  • Республика ЮХИДИе автомәктәпләр рейтингын төзеде

    Республика ЮХИДИе укучылары беренче омтылышта ук имтиханны бирә алган автомәктәпләр рейтингын төзеде.

    Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
    Рейтингка барлыгы 180 мәктәп кертелгән. Аларның тулы исемлеге белән ведомство сайтында танышырга мөмкин.
    Рейтинг 180 автомәктәп укучылары тарафыннан беренче омтылышта ук бирелгән имтихан нәтиҗәләре нигезендә төзелгән. Республиканың Дәүләт автоинспекциясе булачак машина йөртүчеләргә автомәктәп сайлаганда рейтинг белән танышырга, ә уку йортлары җитәкчеләренә нәтиҗә ясарга һәм кимчелекләрне бетерергә киңәш итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: