Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Республика көне белән котлый

--, 30 август 2016 - 05:25
454
0
0

30 ав­густ­та без Рес­пуб­ли­ка кө­нен бил­ге­ләп үтә­без. Та­тарс­тан ин­де ме­нә чи­рек га­сыр­дан ар­тык со­ци­аль-икъ­ти­са­ди һәм сә­я­си үз­гәр­теп ко­ру­лар юлын­нан ат­лый. Бү­ген ул ил­нең бар як­тан да иң бай тө­бәк­лә­ре­нең бер­се бу­лып то­ра. Рес­пуб­ли­ка ка­за­ныш­ла­ры без­нең ра­йон үр­нә­ген­дә дә ачык ча­гы­лыш та­ба. Ел­дан-ел күб­рәк то­рак йорт­лар, со­ци­аль объ­ект­лар саф­ка бас­ты­ры­ла, мә­га­риф һәм сә­ла­мәт­лек сак­лау өл­кә­лә­рен үз­гәр­теп ко­ру эз­лек­ле тор­мыш­ка ашы­ры­ла, ке­че һәм ур­та эш­мә­кәр­лек­не үс­те­рү­гә һәрь­як­лы яр­дәм күр­сә­те­лә. Ра­йо­ны­быз­да төр­ле мил­ләт һәм дин вә­кил­лә­ре үза­ра дус һәм аң­ла­шып яши­ләр. Өл­кән­нәр да­и­ми кай­гыр­ту то­еп, ак­тив тор­мыш алып ба­ра­лар. Яшь­ләр­гә уку­да, сән­гать­тә, спорт­та та­лант­ла­рын ачу һәм җә­ел­де­рү өчен бө­тен мөм­кин­лек­ләр ту­ды­рыл­ган.

Ра­йон Рес­пуб­ли­ка кө­нен зур хез­мәт уңыш­ла­ры бе­лән кар­шы­лый. Иген­че­ләр бөр­тек­ле­ләр­не сук­ты­ру­ны тө­гәл­лә­де­ләр, бар­лы­гы 155 мең тон­на аш­лык җы­еп алып, рес­пуб­ли­ка­да ал­дын­гы­лар рә­те­ндә баралар. Бү­ген ку­ку­руз­ны бөр­тек­кә сук­ты­ру, көз­ге чә­чү, си­лос әзер­ләү, ши­кәр чө­ген­де­ре алу дә­вам итә. Тер­лек­че­лек­тә кыш­ла­ту чо­ры­на әзер­лек ба­ра. Нефть­че­лә­ре­без тот­рык­лы эш­ләп, хез­мәт уңыш­ла­ры бе­лән ку­ан­ды­ра­лар. Ки­лә­чәк­тә дә эш­лә­ре­без­нең уң бу­ла­ча­гы­на, ра­йон­даш­лар­ның Та­тарс­та­ны­быз ха­кы­на ты­ры­шып, җа­ва­п­лылык то­еп эш­лә­я­чәк­лә­ре­нә ыша­нам.

Хөр­мәт­ле ра­йон­даш­лар! Сез­не чын кү­ңел­дән Рес­пуб­ли­ка кө­не бе­лән кот­лыйм. Сез­гә нык­лы сә­ла­мәт­лек, кү­ңел кү­тә­рен­ке­леге, ку­а­ныч­лы имин тор­мыш те­лим.

Фә­рит Хөс­нул­лин, му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша