САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәхим ит бәхетнең түренә!

07 марта 2012, 06:40

952

0

0

Рәхим ит бәхетнең түренә!

"Якты йөзле, киң күңелле, җиңел куллы, кешелекле... Елмаеп каршы ала, ихлас киңәшләре белән озатып кала. Аның янында җаныңа тынычлык иңеп, тән сихәтсезлеге онытылып тора..."
Фикерләр һәм тәкъдимнәр китабына аның исеменә язылган рәхмәт сүзләренең берничәсе генә бу. Сарман халкына утыз ел буе хезмәт иткән дәверендә моңа охшаш рәхмәт сүзләре күп әйтелгән аңа.
"Кечкенәдән җырчы булырга хыялланган идем", - ди Гөлфирә үзе. Тик әти-әнисенең аны җырчы итеп түгел, "Картайган көнебездә таянычыбыз булырсың", - дип, шәфкать туташы итеп күрәселәре килә. Ә Илексаз авылының иң хөрмәтле, җырлы-моңлы Зариповлар гаиләсендә бишенче бала булып туган Гөлфирә үзен-үзе белгәннән бирле сәхнәдән төшми. Зәңгәр күзле, чем-кара чәчле кызның исеме генә дә ни тора: Гөлфирә, ягъни "тормышка гашыйк".
Тормышны, кешеләрне яратуы аның җырларына да күчә. Бик күп конкурсларда катнаша, Почет грамоталары, дипломнар белән бүләкләнә, лауреат медале ала. Әлбәттә, чая, шук Гөлфирә җырлап-биеп кенә үсми. Әтисе Фәйзелхак абый сугыштан яраланып кайткан була. Кыз, дүрт апа-абыйсы белән бергәләп, бишәр гектар чөгендерен дә утый, көтүен дә көтә.
Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисе теләгенә каршы килә алмый ул: Түбән Кама медучилищесына укырга керә. Уку еллары яшьлек ялкыны белән гөрләп үтә. Гөлфирә "Яшьлек" ансамбленә йөри, өздереп җырлый, бии.
1982 нче елда кулына шәфкать туташы дипломы алган кызны эшкә Яңа Бүләк авылына билгелиләр. Авыл халкы эшен яратып, белеп башкаручы, кичләрен моңлы җырлары белән клуб сәхнәләрен тотучы кызны тиз арада үз итә. Әмма яшь белгечләргә мохтаҗлык һәркайда да зур була ул елларда. Яңа Бүләккә ияләшеп беттем, дигәндә генә, Гөлфирәне Сарманга чакырып алалар. Унике ел бала тудыру бүлегендә өлкән шәфкать туташы вазифаларын башкара, әниләрнең дә, бәбиләрнең дә икенче әнисе була. Җитез, бер минут та тик утыра белми торган тынгысыз Гөлфирә хезмәттәшләренең дә хөрмәтен казана.
1994 нче елда өлкәннәр соравы буенча район үзәгендә медпункт ачыла. Өлкәннәргә хезмәт күрсәтү өчен, иң тәҗрибәле шәфкать туташы Дамира Әгъләмованы билгелиләр. Дәваланучыларның кайгысы китә. Д.Әгъләмова үз эшен төгәл, пөхтә башкара. Ул лаеклы ялга киткәч, медпунктка Гөлфирә килә. Авырулар аннан да җылы караш, мәрхәмәтлелек кенә күрәләр. "Гөлфирәнең ветераннар медпунктына билгеләнүе безнең өчен күктән төшкән бәхет булды. Ул һәркемне якты йөз белән каршы ала, тәмле теле белән хәл-әхвәлен сораша, процедурасын үткәрә. Ә йөри алмый торганнарның, сумкасын иңенә сала да, өйләренә бара", - диләр аның хакында өлкәннәр. Ә монысы - редакция почтасына Гөлфирә хакында килгән күп санлы хатларның берсеннән: "Ишекне ачуга, әйдәгез, әйдә, узыгыз, рәхим итегез, дип, елмаеп дәшүче, ягымлылыгы, мөлаемлылыгы белән үзенә тартып торучы шәфкать туташы кем, дисәләр, күпләр, һичшиксез, Гөлфирә Сафина, дип җавап бирер". Медпункт ветераннар өчен ачылса да, яшьрәкләргә дә караңгы йөз күрсәтми ул. Шулай итеп, үзенең игелеклелеге белән күпләрнең хәлен җиңеләйтә.
"Балачак, яшьлек хыялың - җырчы булу иде бит әле. Үкенмисеңме?" - дип сорыйм Гөлфирәдән. "Юк, һич кенә дә. Эшемне бик яратам, шулай ук сәхнәне дә. Үкенерлек түгел, гомер буе җырлап яшим", - дип җавап бирде ул. Чыннан да, хастаханә дисеңме, район күләмендә үткәрелгән чарамы ул - Гөлфирә аларның һәркайсында катнаша, кабатланмас тавышы, гаҗәеп моңы белән сарманлылар күңеленә үз эзен сала. Инде күп еллар буе ул район делегациясе составында чит төбәкләрдә үткәрелгән Сабантуенда да катнаша. Юлда барганда, ул һәркемгә ярдәмгә ашыгырга әзер шәфкать туташы булса, сәхнәгә менгәч, туган як җылысына җирсеп, сусап яшәгән милләттәшләребез өчен туган як сәламен җиткерүче моң алиһәсенә әйләнә. Сарманның башка сандугачлары белән аны да кат-кат сәхнәгә чакыралар.
Ә гомер дигәнең - томырылып чапкан ярсу аттай икән. Җыр белән дә үрелгәнгәме, ярты гасыр сизелми дә үткән. Шул арада Үрнәк авылы егете - гармунчы, җырчы Заһит белән гаилә дә корган, үзләре кебек җырлы-моңлы ике бала да үстергәннәр. Кызлары Чулпан Казан мәдәният университетын тәмамлап, Казан шәһәрендә яши, эшли. Уллары Айрат та кечкенәдән җырлап үсте. Моннан берничә ел элек Сарманда үткәрелгән җыр бәйгесендә гран-прига лаек булуы турындагы дипломны аңа бөек җырчыбыз Илһам Шакиров үзе тапшырды. Айрат Әлмәт музыка училищесын тәмамлады, эшли, гаиләле.
Туганнары, күршеләре үз итә, дуслары күп Гөлфирәнең. Табигатькә гашыйк, гөлләр-чәчәкләр үстерә. Тәмле-тәмле ризыклар пешерергә ярата. Ыспай гәүдәле, җор телле бу ханым урамда да башкалардан аерылып тора - ерактан ук елмаеп сәлам бирә, хәлеңне сораша. Аның йортыннан кеше өзелми, гармун-җыр тавышы тынып тормый. "Авыруларның тәннәрен - дару белән, кешеләрнең җаннарын җырым белән дәваларга тырышам", - ди ул. Ә җырларында аның - моң, хис өермәсе.
Сарман авылында яшәүче Гөлфирә Сафинаның 6 нчы мартта - күркәм юбилее. Буранлы көндә тугангамы, хисләредәй өермә буранны ярата ул. Шул ук вакытта яз кояшының беренче нурлары белән аның җанына чиксез наз, җылылык та иңгән. Артта - гомеренең матур еллары. Тик алдагылары тагын да матуррак, яктырак булыр төсле. Әнә бит Дамир Гарифуллин да аңа багышлап язган шигырендә нәрсә ди:
Син, Гөлфирә, башкачарак,
Шифалы кулларың бар;
Җан дәвалары булырлык
Шифалы җырларың бар...
Сиңа, Гөлфирә, үзең кебек, чын күңелдән якты елмаеп: "Әйдә, рәхим ит гомерең үренә, бәхетнең түренә!" - диясе килә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X