Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Һәр ел саен июль башында юл хәрәкәте иминлеге сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел Дәүләт автомобиль инспекциясе оешуга 80 ел тула.
Яшерен-батырын түгел, "гаишник"ларны бөтен кеше дә "өнәп" бетерми: алар күзенә, мөмкин булганча, бик чагылмаска тырыша, хәтта моның өчен урау юллар үтүчеләр дә бар. Куркынычсызлык каешын эләктерми, кечкенә баласын махсус кресло-җайланмага утыртмый гына йөрүчеләр дә шактый. Теге яки бу кагыйдәне бозган өчен штраф салучы хокук сакчысын "эт" итеп сүгәләр. Ә бит, чынлыкта исә, алар халыкның тормыш иминлеген, кеше гомерен хәвеф-хәтәрләрдән саклап калыр өчен тырышалар. Әле дә ярый алар бар.
Кышкы бураннарда, көзге җил-давылда, зәмһәрир суыкларда да алар үзләренә йөкләнгән вазифаны башкаруда. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аларны чираттан тыш рейдка чакырырга мөмкиннәр. Төрле операцияләр вакытында хезмәтләре тагы да күбрәк җаваплылык таләп итә. Нәкъ менә аларның уяулыгы, үҗәтлеге аркасында күпме җинаятьләр, юл һәлакәтләре булмый кала. Үзләренең дә гомерләрен куркыныч астына куеп, алар һөнәри бурычларын үтиләр.
Район бүлекчәсен бүгенге көндә Дамир Өлфәт улы Йосыпов җитәкли. Аның кул астында хезмәт куючы 6 инспектор, 3 техник белгеч - үз эшләренең осталары. Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Алсу Ситдыйкованы хәтта балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә таныйлар. Алар һәм мәктәп укучылары катнашында районда бик күп профилактик чаралар үткәрелә.
Һәр хезмәтнең үз нечкәлекләре бар. Һөнәренә тугры кеше эшендә дә вакыт белән исәпләшми. Автоинспекция хезмәткәре кайвакыт гаилә бәйрәмнәреннән дә читтә кала. Без бүген аларның тормыш иптәшләренә, "Гаишник" хатыны булу җиңелме?", дигән сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдык.
Галия Йосыпова:
- Җиңел, димәс идем. Төрле вакытлар була, шулай да хезмәтләренең җаваплы икәнен аңлап, иптәшемнең хәленә керергә тырышам. Гаиләсе терәк булганда гына, ир-атка да, хатын-кызга да, бигрәк тә җитәкче булса, хезмәтендә күпкә җиңелрәк, дип уйлыйм. Мин үзем дә машина йөртәм. Барлык юл йөрү кагыйдәләрен дә үтим, иминлек, иң беренче чиратта, үзебезгә кирәк бит. Мөмкинлектән файдаланып, тормыш иптәшемне, хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим, ныклы саулык, хезмәтләрендә уңышлар телим.
Гүзәл Гәрәева:
- Төрле вакытлар була. Балалар кечкенә чакта әтиләре алар йоклагач кына кайта, иртүк чыгып китә, улларыбыз әтиләренең эштән кайтуын көтеп алалар иде. Хәзер дә күп вакыты хезмәттә үткәч, әтиебез белән шулай бер-беребезне сагынып кына күрешәбез. Исән-имин эшләсеннәр, дигән теләктә калам. Төрле ситуацияләрдә калырга туры килә үзләренә. Бәлагә тарыган кешегә дә иң беренче ярдәм кулы сузарга әзер торучылар алар. Кыйммәтле товарлар саклап та, юл һәлакәтләрен тикшереп тә, эчкән килеш руль артына утырган йөртүчене тоткарлап, аны күпме бәла-казадан, җинаять эшләүдән туктатып та калалар. Соңыннан кагыйдә бозучылар үзләре үк, вакытында туктатканнары, кисәткәннәре өчен рәхмәт әйтәләр. Үзебез дә, пассажир буларак, барлык кагыйдәләрне төгәл үтибез.
Динә Хөснетдинова:
- "Гаишник" хатыны булу - бер дә җиңел түгел. Ирем тәүлек буе эштә, телефон шалтыраудан гел туктамый. "Кайчан кайтасың?" соравына беркайчан да конкрет җавап бирә алмый, чөнки эшләре авыр да, куркыныч та. Кем генә очрамый бит юлда, берүк әйбәт кенә эшләсеннәр. Бәйрәмнәре уңаеннан барлык "гаишник"ларга - адекват техника йөртүчеләр, а хатыннарына түземлек телим.
Без, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге журналистлары, район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торабыз, бергә рейдларга чыгып, төрле чараларда катнашып, матур хезмәттәшлек итәбез. Без барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан тәбрик итәбез. Гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, юлларда тынычлык, уңышлар телибез.
Шулай ук укыгыз:
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин ЮХИДИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
Нет комментариев