САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җыр белән узган гомер

24 февраля 2012, 06:30

963

0

0

Җыр  белән  узган  гомер

"Мин әнкәйнең иң кайгылы баласы булганмын", - дип искә ала ул. Тол калган Шәмсенаһар апага авыр сугыш елларында 4 баланы үстерү бик җиңел булмый. Шуңа күрә Фирузага кечкенәдән әнкәсенең кул арасына керергә, көченнән килгән кадәр колхозга да
булышырга туры килә.
Фируза Башкортстанның Дүртөйле районы Тумырҗа авылында Сафиулла абый белән Шәмсенаһар апа гаиләсендә туа. Ул туганда, әтисе сугышта була. Фируза дөньяга аваз салган көнне Сафый абыйның үлгән хәбәре килә.
Шәмсенаһар апа балаларын зур авырлыклар белән үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгара.
Фируза хезмәт юлын Дүртөйле мәдәният йортында башлый. Шул елларда Сарман егете Инбер белән танышып, гаилә кора. Инбер Югары Яркәй авылы мәдәният йортында директор вазифасын башкара, ә Фируза автоклуб мөдире булып эшли. Мәхәббәт җимешләре - уллары Ильвир, кызлары Ильвира туа. Ләкин тыныч кына яшәргә ара булмый. Район мәдәният йортында халык театры, җыр-бию ансамбле, хор эшли, Фируза белән Инбер һәр чарада актив катнаша. Аларның балалары да сәхнәдә үсә, үзләренә ошап, җыр-биюгә дә оста булалар. Уллары Ильвир музыка мәктәбен тәмамлый, бөтен уен коралларында да уйный. Кызлары Ильвира бию түгәрәгенә йөри.
1985 нче елда Габидуллиннар, йорт җиткереп, гаиләләре белән Сарманга күченеп кайталар. Фируза халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшли. Әлбәттә, сәнгатькә гашыйк күңел монда да җыр-биюсез яши алмый. Фируза мәдәни чараларда актив катнаша. Комбинатның өлкәннәр коллективы "Ягез әле, әбиләр!" бәйгесендә, райпо коллективы белән ярышып, беренчелекне ала. Коллектив смотр концертларында да алдынгы урыннарны бирми, төсле телевизор белән бүләкләнә. Әлбәттә, боларның һәммәсендә Фируза белән Инбернең дә өлеше зур була. Лаеклы ялга чыккач та, аларны концертларда катнашырга еш чакыралар. Комбинат җитәкчесе Мөнир Закиров та сәнгать өчен көченнән килгәннең барысын да эшли, матур-матур сәхнә күлмәкләре тектерә.
Сарманга күчкәч, Ильвира Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Балалар башлы-күзле булып, инде алар куанычын күреп, тынычлап яшибез, дигәндә, көтмәгәндә Инбер вафат була. Ялгыз аккош сыман, Фируза япа-ялгызы кала. Әле ярый каенанасы белән каенатасы бик әйбәт булалар, "кызым" дип кенә торалар. Инбернең ир туганнары да килен итеп түгел, кыз туганнары кебек якын күрәләр.
Өйдә уйланып, берүзең моңаеп утырма, кеше арасында бул, дип, без Фирузаны "Җәүһәр" ансамбленә чакырып алдык. Инде менә ничә еллар бергә без. Ветераннар клубында "Сөембикә" ансамблен оештырдык. Кыскарак гомерле булса да, халык күңеленә кереп калды ул. Гомумән, Фируза оештыру эшләренә бик сәләтле. Моңлы итеп җырлый да, скетчларда да уйный. Район газетасына мәкаләләр яза. Өенә килеп керсәң дә, күзләр камаша. Тәрәзә төпләре тулы гөлләр чәчәк атып утыра. Җәй көне бакчасына керсәң, пөхтәлеккә исең китәрлек. Фирузада сабырлык кебек сыйфат та бик мулдан. Сүзләрен уйлап кына әйтә, үзенә авырлык килсә килә, аны кешегә салмый. Без аңа чын күңелдән сокланабыз. Бүгенге көндә ул "балаларым" дип, аларга ярдәм итеп яши, сәламәтлек белән, пар канатлар булып яшәүләрен тели.
26 нчы февральдә - Габидуллина Фируза Сафиулла кызының гомер бәйрәме. Хөрмәтле Фируза Сафиулловна! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге, бәрәкәтле имин тормыш телибез. Балаларың, оныкларыңның кадер-хөрмәтләрен күреп, туганнарыңның күңел җылысын, әйләнә-тирәдәгеләрнең ихтирамын тоеп, шатлыкларга төренеп яшә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев