САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гомер мизгелләре

22 февраля 2012, 07:02

949

0

0

Гомер мизгелләре

Без аның белән беренче тапкыр 1985 нче елның август ахырында очраштык. Ул елны мин Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Азалак урта мәктәбенә эшкә кайттым. Кабинетларда вак-төяк ремонт эшләрен төгәлләгәч, мәктәп директоры Язкар абый Курмашев безгә: "Барыгыз, кызлар, планнарыгызны яза торыгыз", - диде.
Без барыбыз бергә мәктәп китапханәсенә кереп урнаштык. Августның искиткеч җылы, матур иртәсе. Әнә шул иртәне тагы да ямьләп, кояштай балкып килеп керде ул безнең янга. Аның иреннәре генә түгел, ә бөтен йөзе елмая иде. Калын чәчләре бөдрәләнеп тора, ә өстендә - зәңгәр җирлеккә ак түгәрәкләр төшкән искиткеч матур күлмәк. (Шул вакытта минем күңелгә "Хатын-кыз өчен иң матур күлмәк шундый була икән" дигән уй килде һәм мин бүген дә шул фикердәмен.) Озакламый без аның исеме Гөлсем, үзе математика укытучысы, Кәүҗияк авылыннан икәнлеген дә белдек. Алай гына да түгел, тулай торакта бергә яши дә башладык.
Азалак урта мәктәбендә берничә ел эшләү дәверендә минем күңелдә аның хакында бары тик матур хатирәләр генә калды.
Баксаң, Гөлсем апа шәһәр кызы икән бит. Ул Пермь өлкәсе Березники шәһәрендә әтисе Гыйзетдин һәм әнисе Халидә апаның икенче баласы булып дөньяга килә. Ләкин төп чыгышлары белән Кәүҗияктән булган әти-әнисенә туган якны сагыну, җирсү тынгылык бирми. Алар туган якларына кайтып төпләнәләр. Гөлсем апага бу вакытта дүрт яшь була.
Туган якта - әби-бабайның догасы, риза-бәхиллеге булган нигездә тормыш гөрләп дәвам итә. Гөлсем атлы нәни кызга яңа дуслар да табыла. Гаҗәеп матур табигатьле Кәүҗияк авылы, ямьле су буйлары, хәтфә болыннар шәһәрне бик тиз оныттыра. Шәһәр истәлеге булып, кулыннан бер дә төшермәгән, матур уенчыкларын салып алып кайткан ридикюль генә кала. Аңа әле авыл кызлары белән бергә су буеннан җыйган ялтыравык эчле әкәм-төкәм кабырчыклары, матур тәтәйләр дә сыя. Үсә төшкәч, ул уенчыкларны дәфтәр, төсле карандашлар алыштыра.
Баксаң, андый сумка авылда укытучыларда гына икән бит. Укытучы апалар, һәр иртә-кичне әнә шундый матур сумкаларын тотып, алар урамыннан узалар. Бәлки, укытучы булу хыялы аның күңеленә әнә шул вакытта ук кереп оялагандыр.
Дус кызлары белән уйнаганда, ул һәрвакыт укытучы була. Кызыл карандашы белән, "4" һәм "5" билгеләрен кызганмый тезә. Ә инде мәктәптә укый башлау, укытучыларның аны һәрвакыт мактап, башкаларга үрнәк итеп куюлары укытучы булу турындагы хыялын тагы да ныгыта. Ә нинди укытучы булырга? Математиканы "су урынына эчкән" кыз күңелендә бу сорау бернинди икеләнү тудырмый. Шул хыялын тормышка ашыру нияте белән ул укуын Сарман урта мәктәбендә дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга педагогия институтына укырга керә. Биш ел буе "4" һәм "5" билгеләренә, югары стипендия алып укый, төркемнең старостасы була. Хезмәт юлын Иске Әлмәт урта мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. Эх, ул кабатланмас, күңелле, шаулап-гөрләп торган чаклар! Кыюлык та, тәвәккәллек тә, үзе әйтмешли, яшьлек җүләрлеге дә җитәрлек булгандыр, күрәсең. Үзе Чаллы, Әлмәт, Алабугадан башка шәһәр күрмәгән кыз җәйге каникулда 13 баланы Волгоградка бер атналык экскурсиягә алып чыгып китә. "Атна буе куркып йөрдем ул балалар өчен. Исән-сау алып кайтып җиткерә алсам иде, дип, теләкләр теләдем", - дип искә ала Гөлсем апа ул чакларын. Аның каравы, сәяхәт балаларга бик ошый.
Хезмәтендәге уңышлары өчен ул остазы, үзе дә математика укытучысы булган Язкар абыйга рәхмәтле. Һәр эшкә җаваплы карарга, һәр дәрескә ныклап әзерләнергә, балаларга шәхес итеп карарга безне нәкъ менә Язкар абый өйрәтте. Үзебез генә булганда, җитешсезлекләребез булса, ачулана, ә кеше барында мактап туя алмый, бездән дә яхшы укытучы юк иде аның өчен. "Тормыш мәктәбе" әнә шундый иде. Без аны Гөлсем апа белән бергәләп үттек.
Укытучы буларак, ул - үз фәненә соң дәрәҗәдә бирелгән кеше. Аның өчен яхшылар һәм начарлар юк, математиканы барысы да белергә тиеш. Аңлап бетермиләр икән, ул аларны дәрестән соң алып кала, кич белән "математика түгәрәге" эшли башлый. Гөлсем апада математика фәнен укыган укучылар югары уку йортларына бернинди авырлыксыз барып керәләр иде. Шул тырышлык, фидакарьлек эзсез югалмаган: аны һаман да сагыналар, хөрмәт итәләр, яратып искә алалар. Шулай булмаса, Азалак урта мәктәбендә укыган укучылары, 20 елдан соң, машиналарга төялеп, Кәүҗияккә килеп төшмәсләр иде. Аларның искиткеч матур роза чәчәкләре төшкән открыткага чын күңелдән язылган рәхмәт сүзләрен сезгә дә җиткерәсем килә: "Хөрмәтле Гөлсем апа! Сезгә тырыш һәм намуслы хезмәтегез, ихласлыгыгыз, безгә биргән белем һәм тәрбиягез өчен, рәхмәт белдерәбез. Безнең һәрберебез күңел түрендә Сезнең белән бәйле җылы хатирәләр саклый, Сезгә карата рәхмәт хисләре йөртә.
Сезгә бәрәкәтле озын гомер, җан тынычлыгы, күңел сафлыгы, ихтирамлы тормыш телибез. 1990 елгы чыгарылыш классы укучылары".
Гөлсем апа, математика укытучысы булып, инде 33 нче елын эшли икән. Хезмәт юлын туган авылы Кәүҗияк урта мәктәбендә дәвам иткәндә дә, ул үз фәненә тугры булып кала. Шуның өстенә, "Кормаш мәктәбен" үткән укытучы буларак, начар укытучы да була алмый. Ирешкән уңышларын санап кына бетерү дә мөмкин түгелдер. Ул укучылары белән математика, физика фәннәре буенча район олимпиадаларында гына түгел, Интернет-олимпиадаларда да бик еш катнаша, инде бөтен дәрәҗә дипломнарны алып бетергәннәр, БДИ буенча да нәтиҗәләре куанырлык. 2011 елда "Иң яхшы укытучы" грантына ия булган, математика буенча куст-методик берләшмә, мәктәптә класс җитәкчеләре семинары җитәкчесе. Шуның өстенә Гөлсем апа әле бөтен ир-ат та башкарып чыга алмастай олы эш башкарган: туган авылы Кәүҗияктә йорт салып кергән. Туганнары, әти-әнисе ярдәм иткән, билгеле. Бәхеткә, Гөлсем апаның аны сеңел, апа итеп якын итә торган өч ир туганы бар. Беренче бәхете - яраткан хезмәте, икенчесе - әти-әнисе, туганнары булса, өченче бәхете - улы Рамил, инде буй җиткергән егет. Гөлсем апа гомере буе аның өчен яшәде, әни кош үз баласын ничек сакласа, ул да үз улын шулай саклады. Улы өчен ул да - иң яхшы әни генә түгел, ә сер сыярдай, тормышта төпле киңәш бирә , олы таяныч була алырдай иптәш тә. Кама физик тәрбия академиясен бетергәч тә, Рамил башкалар кебек читкә чыгып китмәгән, ә әнисен хөрмәт итеп, туган авылында яши һәм эшли.
Мин аны озак еллардан соң кабат очраттым. Күрү белән таныдым, ул гел үзгәрмәгән шикелле. Шул ук ягымлы елмаю, иреннәре генә түгел, бөтен йөзе балкый, күзләре елмая. Димәк, бәхетле Гөлсем апа. Бәхетле, җаны тыныч кеше генә шулай елмая ала.
Моңайма, еллар үтә, дип,
Елмай син, бәхетле бул.
Котлы булсын
бәйрәмнәрең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык, сөенечләр белән
Тулы торсын гомерең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев