САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җәлилдә Әсхәт бабай Ишмакаевка 90 яшь тулды

17 марта 2016, 07:40

708

0

0

Җәлилдә Әсхәт бабай Ишмакаевка 90 яшь тулды

Кичә, 16 мартта, Җәлил поселогында Ишмакаев Әсхәт Сәгыйдулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Поселок башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Җиһангиров һәм ветераннар советы рәисе Сания Гыйззәтова да Әсхәт бабайны тәбрикләделәр.

Ул Самара өлкәсендә туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Пенсиягә "АвтоВАЗ" компаниясендә эшләп чыга. Бер кызы һәм бер малае бар. Ветеран II дәрәҗәле Бөек Ватан сугышы ордены, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев