Кешеләргә йөрәк җылысын бирүче. "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәламәтлегемне ныгытканнан соң, мондый кешеләрнең барлыгына тагын бер кат инандым.
Без - авылларның ветераннар советлары рәисләре "Шәфкать" үзәгендә семинар-укуда булдык. Биредә һәр көнне нинди дә булса чара үткәрелде, без шулай ук район оешмаларының җитәкчеләре белән очраштык.
Үзәкнең ишек алдына керүгә үк, тәртип һәм матурлык күзгә ташлана. Ә бинаның эченә үтүгә, ял итүчеләрне якты йөз белән социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы каршы ала, бүлмәләргә озата.
Ул - тумышы белән Ләшәү Тамак авылыннан. Әтисе Ильяс Вилдан улы җитәкче постларда эшләде. Дөрештә агроном вазифасын башкарды, Мортамакта колхоз рәисе булды. Гөлнара унынчы классны Мортамакта тәмамлый, аннан соң Алабуга педагогия институтына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, өч ел - Җәлил поселогы гимназиясендә, соңыннан Сарман урта мәктәбендә укыта. 1997 нче елда Боламык авылы егете Флүс белән гаилә коралар. Тормышның җитмәгән якларын бергәләп җиткерәләр. Ике ул үстерәләр. Икесе дә яхшы билгеләргә генә укыйлар, спортны яраталар, җыр-биюгә дә һәвәсләр. Флүс белән Гөлнара ике якны да тигез күреп, матур итеп яшиләр. Инде аларның тормыш корып җибәрүләренә дә 15 ел була икән. Тик менә әтисе Ильяс Вилдан улы гына бу дөньядан иртәрәк китеп барды. Ә Гөлнараның әнисе Хәмдия гомер буе колхозда хисапчы булып эшләде. Хәзер ул лаеклы ялда, балаларына ярдәм итеп, оныклар куанычын күреп яши.
Февраль аенда Гөлнара Ильяс кызына 35 яшь тулды. Без аны чын күңелдән күркәм бәйрәме белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, хәерле матур гомер, Флүс белән тигезлектә яшәвен телибез. Балаларың, якыннарыңның игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерергә, киләчәктә дә шулай матур итеп эшләргә язсын Сезгә, хөрмәтле Гөлнара Ильясовна! Бу теләкләргә Александровка авыл җирлегенең барлык ветераннары да кушыла.
.
Нет комментариев